Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Очрашу якынлаша
16.03.2012

Очрашу якынлаша

Яз бар табигатькә яңа сулыш өреп, күңелләргә яшәү дәрте өстәү белән беррәттән, ел саен безгә яңа бәйрәм алып килә. Узган язда «Яңарыш»ыбызның 20 еллык юбилеен билгеләп үткән идек. Быелгы яз тагын безнең өчен истәлекле булачак. Чөнки 5 апрельдә милли басмабызның 1000нче саны дөнья күрәчәк. Меңенче сан – меңенче адым. Бу адымнарны, хөрмәтле газета укучыларыбыз, 21 ел дәвамында без бергә атладык һәм кайгы-шатлыкларыбыз да, югалту-табышларыбыз да, казанышларыбыз да уртак булды. Газетабызның 1000нче саны махсус сан булып дөнья күрәчәк. Милли басмабыз белән бәйле хатирәләрегез, фикерләрегез булса, тиз арада язып, редакциягә юллый аласыз. Уртак бәйрәмебездә — «Чын күңелдән» дип аталган кичәдә дә теләп катнашырсыз дип ышанабыз. Әлеге кичә моңа кадәр узган очрашуларыбыздан үзенчәлеклерәк, кызыклырак булачак. Сезне газетабызда дөнья күргән язмаларның геройлары белән очрашулар, кызыклы тамашалар көтә, редакция хезмәткәрләрен һәм актив хәбәрчеләребезне сәхнәдә яңа рольләрдә дә күрәчәксез.

Очрашу 12 апрельдә «Спартак» халык иҗаты йортында узачак.

Башлана 16.00 сәгатьтә. Керү ирекле.