Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Очрашу эзсез югалмас
11.05.2012

Очрашу эзсез югалмас

9 май – Бөек Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннары белән очрашу, һәлак булганнарны искә алу, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә багышланган кичәләр еш уза.

4 майда Ижау шәһәренең 68нче мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресләре»ндә яугирләр белән очрашу оештырылуын ишеткәч, бирегә ашыктым. Анда катнашу теләгемнең сәбәпләре дә җитди: укучылар белән очрашырга үз милләттебездән булган мөхтәрәм шәхесләр – Шәһәр думасы депутаты, 1нче класслы хәрби очучы, майор, «Сугышчан бердәмлек» («Боевое братство») ветераннар иҗтимагый оешмасы әгъзасы, кораллы көчләр ветераны Җәүдәт Рәшит улы Дәүләтшин һәм әлеге иҗтимагый оешманың Удмуртия буенча рәис урынбасары, хәрби очучы, кораллы көчләр ветераны Флүр Мансур улы Шагеев килде. Милләттәшләремне күрү — бирегә килүемнең беренче сәбәбе булса, икенчесе «Батырлык дәресләрен укучылар ничек кабул итә, бүгенге көндә аларны бу тема кызыксындырамы», — дигән сорауларга җавап эзләү иде.

Флүр Мансур улы Шагеев 1986-87 елларны Әфган сугышында катнаша. Биредә бик каты сугыш барган, дошман тарафыннан самолет-вертолетлар аеруча зур вәхшилек белән юкка чыгарылган вакытта, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә аңа. Аларның максаты дошман караваннарын табу һәм юкка чыгару була.

Флүр Мансур улы чыгышында үзе күргән вакыйгаларны, Әфган сугышы күренешләрен, андагы табигатьне, халкының тормышын тасвирлап сөйләде. Әфган сугышы турында укучыларга видеоклип та күрсәтеп узды. «Мондагы кызулыкка без генә түгел, техника да чыдамый иде», — ди ул. Флүр Шагеев «Ми-8» вертолеты белән идарә иткән. Пакистан чигендә дошманның совет самолетын шартлатуын үз күзләре белән күрергә туры килә аңа. Әлеге самолетта 37 гади совет кешесе һәлак була. Бер генә кеше дә исән калмый. «Һава транспортларын юкка чыгару дошман өчен аеруча зур батырлык, мәртәбә санала иде шул. Ә таулар арасында очкыч белән идарә итү аеруча авыр. Кайчакта исән калу өчен бик кечкенә тау башына да утырырга туры килде: ике алгы тәгәрмәч тауга эләксә, арткысы һавада эленеп кала иде», — дип сөйли ул. Җәйге 50 -55 градус кызуда таулар арасында, яңгыр урынына өскә ут, миналар яуганда түзеп кара син! «Ләкин адәм баласы барсына да чыдый, телне тешләп булса да түзә икән. Сезгә сугышны, канкоешны күрергә, кичерергә туры килмәсен иде! Ул – явызлык, нәфрәт, җирдәге бар матурлыкны җимерүче усал көч», — дип сөйләде Флүр Мансур улы Шагеев.

Аның сөйләвен тыңлаганда Әфган сугышын үзем дә күргән сыман булып, биредә кан койган илебез солдатларын, шушы сугыштан исән кайта алмаган егетләрне кызганып һәм бер үк вакытта аларның батырлыгына сокланып утырдым. «Сугыш – ул исән калу турында уйлап үлемгә керү», — дип язган бер әсәрендә Миргазыян Юныс. Әйе, Бөек Ватан сугышымы, Әфган, Чечняныкымы, сугыш — ул канкоеш, вәхшилек һәм бер гаепсез меңнәрчә өзелгән гомерләр… Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Әфганстан сугышында 65000 СССР солдаты һәлак булган. Сугышның нинди каһәрле нәрсә икәненә төшенү өчен әлеге тәрбия сәгатендә укучылар карасын өчен парталар буенча җибәрелгән «Әфган, Төньяк Кавказ һәм башка хәрби конфликтларда һәлак булган хәрби вертолетчыларның хәтер китабы»на гына карау да җитә.

Җәүдәт Рәшит улы Дәүләтшин Бөек Ватан сугышы, башка «кайнар нокта»лар хакында укучыларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын ачыклау өчен сораулар бирде. Мисал өчен, «Бөек Ватан сугышының ничә Советлар Союзы герое бар?», «Сез бу исемгә ике тапкыр лаек булган батырларны беләсезме?» Әмма җавап бирүче табылмагач, бу сораулар буенча үзенә үк сөйләргә, укучыларга мәгълүмат бирергә туры килде.

«Флүр Мансур улы да, мин дә, иң элек, хәрби училище тәмамладык. Быелгы елдан хәрби училищеларга 9нчы сыйныфтан соң кабул итү яңадан кире кайтарылды. Бәлки сезнең арагызда да очучы булырга, үзләрен хәрби юнәлештә күрергә теләүчеләр бардыр. Бүгенге көндә үзеңне кечкенә яшьтән моңа әзерләү өчен мөмкинлекләр зур», — диде, укучыларны кыю йөрәкле, илебезнең патриоты булырга өндәде Җәүдәт Рәшит улы Дәүләтшин.

Укучылар, бигрәк тә егетләр, хәрби кунакларны зур кызыксыну белән тыңладылар, аларны бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен һәм эчтәлекле очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге укучылар тарафыннан яңгыраган җылы сүзләр чын күңелдән әйтелгәндер, бу патриотик тәрбия дәресе алар күңелендә эзсез югалмас, дип өметләнәсе килә.

Элмира Нигъмәтҗан