Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Очрашу рухи байлыкны арттырды!
22.09.2016

Очрашу рухи байлыкны арттырды!

19 сентябрьдә Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лау­реаты, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәримуллин җитәкчелегендә бер төркем музыкантлар, «Россия музыкасы» электрон газетасы хәбәрчесе Альмира Касьянова Ижау шәһәренең Герман Корепанов исемендәге 1нче сәнгать мәктәбендә балалар белән очрашып киттеләр.

Бу очрашуның нигезендә Татарстан Республикасы тарафыннан кабул ителгән проект ята. Композиторлар берлеге моңарчы Татарстан районнарында гына булсалар, хәзер татарлар яшәгән төбәкләргә: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә, хәтта чит илләргә дә чыгалар икән. Очрашуда Рәшид Кәримуллин, Эльмира Галимова, Ренат Еникеев әсәрләре яңгырады. Мин үземне балалар белән бергә музыка дәресендә утыргандай хис иттем. Укучылар композиторлар белән бик теләп аралаштылар. Очрашуда яңгыраган көйләрне тулысынча классик әсәрләр дип әйтеп булмый, чөнки алар бүгенге заманга яраклаштырылган. Мондый көйләрне тыңлау үзеннән-үзе тынычландыра, уйландыра. Галимнәр фаразлавынча, нәкъ менә классик музыка тыңлау стресс һәм депрессия халәтеннән чыгарга ярдәм итә, нерв системасын ныгыта. Ул кешенең эчке дөньясын тәрбияли, аның хисләре белән идарә итә. Без тыңлаган әсәрләрнең асылында спорт, цирк, табигать, тарих темасы ята иде. Рәшид Кәримуллинның хәтта Ижау шәһәренә багышланган әсәре дә яңгырады! “Сезнең шәһәргә килгәч, иртә белән урамнан атлаганда, талгын гына кар ява иде.Тирә-якта тыныч, матур. Шуннан соң күңелдә әлеге көй туды”, — диде ул. Сәнгать мәктәбендә очрашу күтәренке рухта үтте. Кунакларга истәлекле бүләкләр бирелде.
«Әлеге концертлар зурлар өчен дә оеш­тырылсын иде», — дип кайттым мин. Чөнки һәр чорның үз тарихы, атаклы композиторлары һәм аларның үлемсез әсәрләре бар. Әлбәттә, ул әсәрләрне диск-кассета һәм Интернет челтәре аша тыңлап була, ләкин тере тавышны берни белән дә чагыштырып һәм алыштырып булмый. Концерт залындагы тылсымлы мохит кешегә бөтенләй башкача тәэсир итә, рухи яктан баета.
Кыскача белешмә: Татарстан Композиторлар берлеге 1939 елда оеша. Беренче елларда ул 10 кешедән тора. Берлекне оештыруда композитор Салих Сәйдәшевнең роле аеруча зур була. Белгечләрнең әйтүенә караганда, ул хәзерге заман татар профессиональ музыкасына, татар опера, балетына, симфоник музыкага нигез сала. Берлекнең беренче җитәкчесе — мәшһүр композиторыбыз Нәҗип Җиһанов. Ул оешманы 40 ел буе диярлек җитәкли, Казан дәүләт консерваториясенә нигез сала, аның беренче ректоры була. Н.Җиһановны без җитди опералар, симфонияләр авторы буларак беләбез.
Бүгенге көндә берлектә 56 кеше теркәлгән. Шуларның 38е — композиторлар, 18е — музыка белгечләре. Алар арасында Татарстанда гына түгел, респуб­ликадан читтә яшәп иҗат итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Рафаил Бакиров — Магнитогорскида, Зөлфия Рәүпова, Зөбәрҗәт Садыйкова — Мәскәүдә, Наилә Әлмиева — Санкт-Петербургта, Илдар Харисов — Берлинда, Мәсхудә Шәмсетдинова Америкада яши. Соңгы елларда талантлы яшьләр арткан. Светлана Зорюкова, Лилия Таһирова, Радик Сәлимов, Юлия Бекбулатова, Эльмира Галимова, Елена Анисимова, Эльмир Низамов инде үзләрен җитди музыка осталары буларак раслап та өлгергәннәр.