Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Очрашу күңелләрне җылыта
23.03.2017

Очрашу күңелләрне җылыта

21 мартта «Спартак» халык иҗаты йортында “Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре актив хәбәрчеләрне, газетабызны яздырырга һәм таратырга ярдәм итүчеләрне очрашуга җыйды. Җыелышның төп максаты газетаның эчтәлеген баету, аның тиражын саклау турында сөйләшү иде.
Әлеге очрашу быел беренчесе. Шуңа да “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасованың сүзне тираждан башлавы юкка түгел иде. “2017 елга газетабызның тиражын югалтмыйча кердек. Әлбәттә, бу — безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Ижауда гына газета тарату оештырыл­ган 40ка якын нокта бар, шуларның дүртесе яңа. Әгәр дә газета укучыларыбыз үзләре активлык, милли басманы саклауда теләктәшлек күрсәтмәсәләр, бу нокталар булмас иде. Язылу кампаниясе вакытында безнең белән бергә булуыгыз, тиражны саклауга, үстерүгә үзегездән лаеклы өлеш кертүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә”, — диде ул. Әлеге нокталарны оештыручыларның исемнәрен, күпме газета таратуларын әйтеп чыкты. Алга таба ул узган елда алган зур бүләкләрне дә санап китте. 64 балл җыеп, “Россия прессасының алтын фонды”ның II дәрәҗә билгесенә лаек булуыбыз турында әйтеп, әлеге конкурсны оештыручылар тара­фыннан бирелгән киңәшләр белән таныш­тырды.
Чыннан да, интернет технологияләр дөньяны колачлап алган вакытта газетабызның үз аудиториясе булуы, тиражның кимемәве зур куаныч. Мондый уңышлар “Яңарыш”ның тирән эчтәлекле булуына да бәйле. Ә аның эчтәлеген баетуда шулай ук хәбәрчеләребез ярдәм итә. “Узган ел гыйнвар-март айларында редакциябезгә 79 хат килгән булса, быел шул ук вакыт аралыгында 145 хат теркәлгән. Газета белән укучыларыбыз арасындагы әлеге элемтәне югалтмаска, аны сакларга кирәк. Кызганычка каршы, Дания Борһанованың газетабыз өстеннән югарыдагы җитәкчеләргә 8-9 мең татар исеменнән дип, шикаять язуы борчу тудыра. Бер кешенең бөтен татарлар исеменнән хат язуы газетабызның киләчәгенә аяк чалуга тиң ”, — диде хатлар бүлеге мөдире Рилия Закирова. Шулай ук ул иң актив булган хәбәрчеләрне дә билгеләп үтте.
“Ижау — иҗат мәйданы”, “Әдәби сә­хифә” битләрен алып баручы Элмира Нигъмәтҗан хәбәрчеләрне иҗатка чакырып, аеруча хикәя жанрына игътибар итәргә тәкъдим итте. Милләттәшләребезне яңа автор, фотога төшерүче Шәфкать Ганиев белән дә таныштырды.
“Хәерле кич” тапшыруы авторы, журналист Хәмидә Гайфуллинаның да чыгышы тирән мәгънәле һәм кызыклы булды. “Моннан 3-4 ел элек “Хәерле кич” тапшыруының вакыты, программаларның саны кыскарган вакытта телекомпаниядә телефон тынмады. Милләттәшләребез тапшыруның кирәклеген әйттеләр, вакытын саклап калуны таләп иттеләр. Бер-беребездән гаеп эзләсәк, “Яңарыш” газетасының да киләчәге кыл өстендә калмасмы? Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә бердәмлекне, татулыкны сак­лап калырга кирәк”, — диде Хәмидә Гайфуллина.
Гөлисә Зарипова, Раил Разов, Әлфия Миннәхмәтова га­зе­таның эчтәлеген баету өчен үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршысында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының “Калфак туе” бәйрәме белән тәмамланды.

Эльвира Хуҗина.