Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Очрашулар үстерә күңелне
24.03.2016

Очрашулар үстерә күңелне

Быел «Яңарыш» газетасы 25 еллыгын билгеләп үтә. Ел дәвамында юбилей уңаеннан күптөрле чаралар уздыру күздә тотыла. Февраль аенда Татарстанда танылган язучылар Айгөл Әхмәтгалиева һәм Зифа Кадыйрова белән очрашу узды. Чираттагысы “Татар кызы — 2016” бәйгесендә катнашкан кызлар өчен махсус бүләк буларак эшләнде. Кем белән очрашу диярсез? Татарның моңлы сандугачы, кабатланмас моң иясе Ришат Төхвәтуллин белән!

Җырчы белән сөйләшү, килешенүебез Яңа елга кадәр үк булган иде. Удмуртиядә “Татар кызы” матурлык бәйгесенең зурлап уздырылуына соклануын белдерде ул һәм кызларга бүләккә үз концерт­ларына чакыру да бүләк итте. 19 мартка билгеләнгән очрашуны зур борчылу, дулкынлану белән көттек. “Дүрт көн рәттән концерт куясы булгач, өлгермәс, ял итәргә теләр, очрашуга килү турында кире уйламас микән?” — дигән уйлар тынгы бирмәде күңелгә. Ижауда татар концертлары еш булып, җырчы-артистлар белән даими аралашып торгач, гел игътибар үзәгендә булган кешеләргә тел ачкычлары табуы җиңел түгел. Үз сүзендә торды, чын ир-егет икән Ришат!
Очрашу көнне “Сабантуй” милли ашлар кафесында, гадәттәгечә, туган йортка гына хас булган җанга җылылык, җиңеллек, күңел тынычлыгы иңдерә торган сихри һәм шифалы мохит урап алды, тәмле ризыкларның хуш исләре борыннарны кытыклап торды. Тиз арада яшьләр дә җыелышып беттеләр. Һәм менә ул көтелгән мизгелләр: Ришат иҗатташ дуслары белән “Сабантуй” кафесында! Ишектән килеп керүгә, бер төркем матур кызларны күрүгә, егетләр бераз югалып та калган кебек булдылар.
Ришат Төхвәтуллин биюче Илгиз Бәдертдинов һәм ут бизәлеше өчен җаваплы егет Александр белән килгәннәр иде. Егетләрне Удмуртиядә яшәүче татарлар, аларның тормышы белән таныштырдык. “Яңарыш” газетасы, “Иман” татар яшьләре берлеге, “Татар кызы” бәйгесе турында сөйләдек. Соңыннан кызлар Ришатка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Хәзерге вакытта яшь җырчының яратып йөргән кызы юк булуы ачык­ланды. “Ә сезнең сөйгәнегез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” — дигән сорауга Ришат җавапны кыс­ка тотты. “Ул кыз минем әниемә охшарга тиеш”, — диде. Үз-үзен карый торган, сабыр холыклы кызларны ошатуын, ә җәнҗал куптарырга яратканнарны, көнчелләрне сөймәве турында искәртте Ришат. Шулай ук үзен аңламаган кешеләр белән аралашканда, ачуы килүе турында да әйтте. Җырчыдан берничә мәртәбә интервью алганым булды, шулай ук башка массакүләм мәгълүмат чараларында урын алган әңгәмәләрен дә күзәткәнем бар. “Мин — гади авыл баласы. Авылда хезмәт белән чыныгып үстем”, — дип әйтергә ярата ул. Төркемендәге шәһәр балалары белән эшләргә авыррак булуы турында да яшерми. “Авылда бар эшкә дә өйрәтәләр, тормышка яхшырак яраклашкан буласың. Әйтик, гастрольләр вакытында аппаратурага ялганучы кабель өзелсә, шәһәрнекеләр: “Нишлибез? Кая барыйк? Ничек алыштырыйк?” — дип пошаманга калалар. Юкса, кисеп аласы да, кабат ялгыйсы гына бит инде”, — дип сөйли Ришат. Иҗатташ дуслары да аның таләпчән һәм тырыш булуы турында әйттеләр. “Ут бизәлеше, музыкага бәйле техник моментлар булсынмы, ул аларның барысын да үзе генә уңышлы эшләп чыга ала. Аннан соң үз өстендә эшләмәгән кешеләрне, ялкауларны яратмый. Ришат безне дә һәрчак сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә өндәп тора”, — диделәр.
Очрашу вакытында ак мик­ро­фонның да сере чишелде. Җырчы аны махсус чит илдән заказ белән кайтарткан (“Евровидение” бәйгеләрендә кулланыла, тавышның тембрын ачып бирә торган югары сыйфатлы микрофон ул). “Халык бездә төбеннән зәңгәр изолента белән уралган ямьсез микрофоннарны күреп өйрәнгән. Сәхнә матурлыкны ярата. Без халыкка матурлык та­ратырга, зәвык тәрбияләргә тиеш. Микрофонга килгәндә, аның өч төсе: агы, карасы һәм шампан тө­сендәгесе бар иде. Без агын сайладык. Бары шул гына”, — диде ул.
Кызлар Ришатның мәктәптә ничек укуы хакында да кызыксындылар. “Дөресен әйтәм: кече сыйныфларда артык тырышып укымадым. Әнием авыл мәдәният йортында эшләгәч, мин гел аның янына йөри идем. Дәресләрдән китеп, концертларда катнашасы булса, бик сөенә идем. Шул ук вакытта спорт белән актив шөгыльләндем. Өстәл теннисы, волейбол, йөгерү буенча ярышларда катнашып, приз­лы урыннар яулап килдем. Төрле грамоталар туган йортта сакланалар. Шулай да үсә төшкәч, акылга утырдым дияргә була. 8нче сыйныфтан соң, “3”ле билгеләре булмады”, — дип? хатирәләрен яңартып алды җырчы.

Тамашачыларның ни өчен Ришатны яратуларының сере­нә төшендем төсле. Ихлас ул, кешеләргә карата рәхим-шәфкатьле. Матурлык өчен әйтелгән буш сүзләр түгел бу. Дәлилләр җитәрлек. “Сабантуй” кафесында узган очрашуга егетләр бераз соңарып килделәр. Моның сәбәбен сер итеп кенә миңа сөйләделәр. Ижауда яшәүче олы яшьтәге Габбас исемле бабай янында булганнар алар. Бабай оныгына: “Ришатны бик күрәсем килә, алып кил әле аны”, — дип үтенгән. Ришат бу үтенечне игътибарсыз калдырмаган, бик теләп ризалашкан. “Авыру кешеләрнең хәлләрен белешү — зур савап. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында бертигез. Гаиләбездә һәрчак өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк, дип тәрбияләделәр. Әгәр ул кызга бабасының үтенечен үтәргә ярдәм итә алганмын икән, мин бик шат”, — ди ул.
Очрашу күтәренке рухта сизелмичә узып китте. Аралашу гел татар телендә генә барды. Ришатның туган телебездә иркен аралашуы, үз фикерләрен төгәл һәм матур итеп җиткерә алуы бер генә кешене дә битараф калдырмады. Кызлар арасында татар телен начар белүчеләр, киләчәктә бу хаталарын төзәтергә кирәк дигән фикергә килүчеләр дә булды. Очрашу ахырында кызлар Ришат Төхвәтуллин белән фотосурәткә төштеләр. Иң ахырда кунакларыбызга Физилә Миннәхмәтова пешергән торт һәм җирле татар шагыйрьләренең китап җыентыкларын бүләк иттек. Саубуллашканда егетләр әлеге очрашуны оештырган өчен “Яңарыш” газетасына рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләсе елларда да шулай аралашып торырга дип сүз куештык.
Әлеге онытылмас очрашуны оештыруга зур ярдәм күрсәткән “Сабантуй” милли ашлар кафесы хуҗасы Тәфкил Ахмадуллин­га, оста пешекче Гөлнара Кә­лимуллинага, администра­тор Аида Шакировага зур рәхмәт­ләребезне җиткерәбез.

Альбина Шәйхетдинова.