Очрашуларга киртә куелды
Кулымда – 1971 елда Ленинградта нәшер ителгән «Пограничник» газетасы. 50 ел элек басылуына карамастан, газета саргаеп, таушалып бетмәгән. Чөнки мин аны фотолар белән бергә альбомда кадерләп саклыйм. Ул газетада “Сыновья семьи единой” дигән мәкалә һәм корабльдә бергә хезмәт иткән матрослар: Мирзаян Вәлиулла (татар), Сергей Драшко (украин), Валера Трофимов (рус), Алексей Капора (белорус) һәм мин (башкорт) кочаклашып төшкән фотосурәт урнаштырылган. Әйе, бу егетләр белән бер корабльдә бертуганнар кебек бик тату хезмәт иттек. “Дедовщина”, милләтара ызгышларны күрмәдек. Барыбыз да Анапаның хәрби диңгез мәктәбен тәмамладык. Бу уку йортында Азиядән, Кавказдан, Балтыйк буе илләреннән укучылар юк иде. Украиннар белән белоруслар бик булдыклы, эшчән, тырыш кешеләр булып хәтеремдә саклана, аеруча Сергей Драшко белән дус идем. Аның белән дуслык Анапаның хәрби диңгез мәктәбенә укырга килгәч үк башланды.
Дәфтәр, конвертлар, шампунь, теш щеткасы кебек кирәк-яракларны киосктан алдым. Ә сабын савыты сатылып беткән. Хуш исле сабын да тапмадым. Шул чагында Сергей Драшко миңа: “Хафаланма, Дима, бушаган шампунь савытын кисәсең дә, сабын савыты эшлисең. Кер сабынын шунда салып куйсаң, ул да хуш исле сабынга әйләнер, акчаң да янда калыр”, — дип, бик яхшы киңәш бирде. Мин чынлап та, шулай эшләдем. Аның белән бер ел уку дәверендә аерылмас дусларга әйләндек. Хәзер дә мин Сергей Драшконы еш кына искә алам. Ул бик тәҗрибәле, ярдәмчел кеше иде. Фотоальбомымда кочаклашып төшкән фотоларны саклыйм.
50 ел үтүгә карамастан, мин бергә хезмәт иткән яшьтәшләрне бик еш искә алам. Их, бер очрашып, күрешеп, сөйләшәсе иде алар белән. Юк, булмый шул, очрашуларга киртә куелды. Элек Украинага, Эстониягә бару бик җиңел иде. Дус, тату яшәдек. Һәрхәлдә без гади халык, шулай уйлый идек. Үзгәртеп корулар, демократия дип, халыкның башын бутап бетерделәр дә, конфликтлар килеп чыкты. Демократия дөньяның астын өскә китерде, дошманлаштырды. Ничек кенә булмасын, мин мондый хәлләр вакытлыча гынадыр, үтәр әле дип уйлыйм. Аллага шөкер, коронавирус чирен дә акрынлап җиңеп киләбез бит. Барысы да яхшы булыр. Иң мөһиме, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек ташламасын.
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.