Очрашудан соң
Сентябрь аенда “Татмедиа” җәмгыяте каршында эшләп килүче газета-журналлардан бер төркем журналистлар Әгерҗе районына татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуга килгән иде. Очрашу бик җанлы, эчтәлекле узды. “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, “Мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Идел” журналының мөхәррир урынбасары Ландыш Фазуллина, “Мәйдан” журналыннан баш мөхәррир Фидаил Мәҗитов, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова үзләре нәшер иткән басмалары, балалар һәм яшүсмерләрне иҗатка җәлеп итү, үстерүгә юнәлтелгән эшләре, заманча алымнары белән таныштырдылар. Бүгенге яшь буынны Интернет челтәре көннән-көн үзенә ныграк җәлеп иткән заманда, аларда әдәби әсәр, китап укуга кызыксынуны ничек итеп уятырга? Мөхәррирләр ана теле укытучылары белән әлеге сорауга җавап эзләделәр. Үзләренең бу мәсьәләне чишү юлларын ничек табулары турында сөйләделәр.
Очрашуда журналист-язучылар үз иҗатлары белән дә таныштырдылар. Алар укыган шигырьләрне залда утыручылар бик яратып кабул иттеләр. Без дә әлеге авторларның иҗат җимешләрен сезнең игътибарга тәкъдим итмәкче булдык, хөрмәтле газета укучылар.
Фидаил Мәҗитов
Яңа гармун
Таң атканда әткәй эшкә китә,
Озатып кала әнкәй артыннан.
Үзәнлектә яткан томаннарга
Моң тарала әткәм атыннан.
Чыклы үләннәрдә эз калдырып,
Малкайларын куа җәйләүдән.
Чәчәк исе килгән көтүлектә
Һәрбер уе җырга әйләнгән.
Җыры белән ул сәяхәт кыла
Артта калган ерак үткәнгә.
Ул бит әле сабый гына булган,
Бабам белән атлар көткәндә…
Хәйран калып тыңлар иде Тукай
Далалардан күчкән моңнарын.
Еракларга төбәп карашыңны,
Әткәй, тагын ниләр уйладың?..
Күзәнәгем белән тоймасам да,
Аңлыйм авыр юллар үткәнең.
Яшьлегеңнең агымсулар кебек
Бик тиз генә агып киткәнен.
Әле менә бер фотога карап
Күзалладым синең яшьлекне.
Кулларыңда синең — яңа гармун,
Кыяфәтең — җитди, эшлекле.
Чәчләрең дә әле кырауларга
Мәңге бирешмәстәй тоела.
Күзләреңдә яшьлек дәрте балкый,
Гүя җиһан нурда коена.
Яхшы хәтерлисең сабый чагың:
“Әти, кайт…” — дип, ялан тәпиле
Бер кечкенә сабый сугыштагы
Әтисен бик сагына иде…
Ләкин бит син — горур ир затыннан,
Кирәк иде дөнья көтәргә.
Энекәшеңне, сеңелләреңне
Тәрбияләп кеше итәргә…
Чын дусларың ташлап калдырмаган,
Явыз кешеләре читләсә.
Камыт бавы өзелгәндә юлда,
Булышканнар, көчең җитмәсә.
Өлкән агайлар да, бәлки, сезне
Үзләренә яшьтәш күргәндер.
Бөгелсә дә, тиз бирешмәс әле,
Ир заты бит — сынмас, дигәндер.
Корыч чыныккандай чыныккансыз,
Авыр хезмәтләрдә нык кайнап.
Кабыклы бәрәңге булса — шөкер,
Төшкә генә кергәндер каймак.
«Барысы да фронтка!» — дип язып,
Озаткансыз малны дәүләткә.
Ә аннары илне төзү өчен
Сызгангансыз җиңне әлбәттә.
Комбайнчы, башак пешерүче,
Уҗым сугаручы булгансыз.
Энтузиазм сездә ташып торган;
Кырдан кайтмый кунып калгансыз.
Сез тормышның тирән чоңгылыннан,
Караңгыдан өскә менгәнсез.
Колхоз басуыннан, үрелеп карап,
Коммунизм кырын күргәнсез…
Хәзер инде килде яңа заман,
Төшенчәләр күпкә үзгәрде.
Еш әйтәсең: “Безнең буын һәрчак
Намус белән үти вәгъдәне”.
Балачакның рәхәт мизгелләре
Тәтемәгән сезнең буынга.
Сагындыра ләкин гармун уйнап
Төшкән чаклар кичке уенга.
Гармун моңы әйткән яшь йөрәктән
Нинди хисләр ургып чыкканын.
Таңга кадәр ул моң йоклатмаган
Чибәр кызлы авыл йортларын.
Кайгысында да, шатлыгында да
Йөрәк моңын гармун аңлаган.
Бәхетле һәм авыр мизгелләрне
Гомер итеп бергә ялгаган…
Гармун теле әйтеп бирә белгән
Татар җанындагы моңнарны.
Татар йоклый, диләр, йоклатмаган
Гармун көе авыл урамын!..
Хәзер генә бу моң тансык бит ул, —
Безнең буын гармун уйнамый.
Ничек итеп авыл түзеп ята,
Яшьләр күңелен сагыш кыйнамый?!.
Менә мин дә гармун уйный белмим, —
Тупаслыгы микән күңелнең?..
Авыл урамнары буйлап, гармун уйнап,
Үтәр идем моңга күмелеп…
Яшьлек дусты — моңлы гармунының
Күрекләре инде искергән.
Уйнамагач, әйтеп куя әткәй:
“Картайгансың, шайтан төчкергән…”
Бүген әткәй игъланнарда күргән
Чын җиз телле гармун саталар.
“Улым, — ди ул, — алыйк яңа гармун,
Калмасыннар бездән хаталар”.
Алыйк әйдә, әткәй, ул гармунны,
Өйрәт миңа халык моңнарын.
Һәрбер әти милли моңнар белән
Үстерсен иде газиз улларын.
Яр Чаллы.
Йолдыз Миңнуллина
Бар да үзгә: җир дә үзгә,
Күк тә үзгә,
Карлар тоташ дивар булып
ава безгә,
син дә үзгә, елмаясың
гел яңача,
телисеңме, без үлмәбез
һичберкайчан,
без үлмәбез, үҗәтләнеп
язлар килер,
тыңла мине, ышан миңа,
назлан, тилер,
әйдә тагын бер танышыйк,
кызык өчен,
әйдә саныйк, бармы җирнең
тарту көче,
исемнәрне алыштырыйк,
әйдә юри,
әйдә, җитди кешеләрне үртәп йөрик,
йә булмаса, яңа бер тел
уйлап табыйк,
гел киресен сөйлик, гел
кызылга чабыйк,
безгә ярый, без үлмәбез
һичберкайчан,
син качасың, мин яңадан
сине ачам,
җир дә үзгә, күк тә инде
башка төрле,
бар да үзгә — без очрашкан
көннән бирле.
***
Мин исем тапмаган Хыялның
Йөгәнен тапшырам кулыңа.
Л.Янсуар
Ятсынамы яңа кысаларын,
тугарылу тәмен тоямы —
кулларымда йөгәннәре яна
ярларыннан ташкан Дөньяның.
Язмышымның утыз алты тузы
җилпәзәдән — җилгә: җилнең әрсез чагы.
Юрамагыз! Шикле әле, шикле
җомгадан соң шимбә булачагы.
Йөзек көмешендә ант-вәгъдәләр
кан кызуын төтеп йөдәтсә дә,
язмыш түгел әле — алданмагыз —
каһвә генә балчык касәләрдә.
Эзе дә калмаган киләчәкнең —
куш уч хәтер аша бага кояш.
Якуб бүген Яңа Йосыфының
тәшвиш төшләренә нокта куя.
Күпнокталар куя кырык кәккүк
сакау уйкусыннан уянып —
Санамагыз! — кулларымда бүген
йөгәннәре яна Дөньяның.
Казан шәһәре.