Очраштырды, кавыштырды Сабантуй!
Җәй айлары туйларга һәрвакыт бик бай була. Безнең “Иман” татар яшьләр берлегендә дә быел туйлар бик күп булачак. Узган ел Илдар һәм Рушана Саттаровлар милли туйга старт биргән иде. Аннан соң тагын берничә гаилә оешты. 21 июньдә — Ижауда республика Сабан туе булган көнне “Иман”да тагын бер туй булды. Раушан Шәяхмәтов һәм Гөлнара Гыйләҗетдиновалар тормыш ачкычын кулларына алдылар. ЗАГСка язылышырга барганчы, алар туй кунаклары белән Сабан туена килеп, флешмоб бию башкардылар.
Танышу тарихы
Гөлнара: “Без Раушан белән 2010 елда Ижауда узган Федераль Сабантуйда танышкан идек. Раушан — “Андан” халык бию ансамбле биючесе, ә мин — “Иман” татар яшьләренең “Сәйлән” төркеме биючесе идем. Җыр-биюләр арасында булган үзара аралашулар, Сабантуй тәмамланганнан соң, шул мәйданда гына калды.
Ә өч ел узганнан соң, 2013 елда без тагын Сабантуй мәйданында күрештек. Ул вакытта без — “Иман” татар яшьләре “Яңарыш” газетасы редакциясе оештырган сәхнә каршында флешмоб биедек. Менә шул флешмоб безнең язмышларны бәйләде дә инде. Шул вакыттан бирле без бергә! Раушан белән мин җирнең теләсә кайсы почмагына китәргә әзер”.
“Син миңа кияүгә чыгасыңмы?”
Раушан: “2014 елны каршылар алдыннан мин Гөлнараны һәм аның әти-әнисен Яңа ел белән котларга килдем. Шул көнне Гөлнарадан миңа кияүгә чыгуын сорарга булдым. Гомумән, кул сораудан шоу ясамадым. Бу мизгел бары тик ике гашыйкның шәхси вакыйгасы. Шуңа күрә төшке аш алдыннан Гөлнараны бер бүлмәгә чакырып алдым да, күзләренә туп-туры карап: “Кадерлем, гомерең буе минем белән яшисең киләме?” — дип сорадым. Бер мизгелгә Гөлнара югалып калды, нәрсә әйтергә белмәде кебек. Аннан елый-елый: “Әйе”, — дип, мине кочаклады. Ул минуттагы хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Һәм нәкъ шул вакытта Гөлнараның әти-әнисе безне өстәл янына чакырды. Кызларының елаганын күргәч: “Ни булды?” — дип сорадылар. Без бер-беребезгә карашып, нәрсә әйтергә белмичә басып тордык та, мин: “Гөлнарага мин тәкъдим ясадым”, — дидем. Әлбәттә, әти-әниләрнең дә кәефе үзгәрде. “Аның өчен еларга түгел, сөенергә кирәк”, — дип шаяртып, безгә үз фатихаларын бирделәр!”
Раушан һәм Гөлнара “Иман” татар яшьләре берлегендә очрашып, танышып туган өченче гаилә. Аларга тигез гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Димәк, үз ярын табарга теләүче татар яшьләренә туры юл — “Иман”га! Без сезне көтеп калабыз.
Ләйсирә Гатауллина,
Ижау шәһәре.