Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


27.04.2015

Очабызмы?

022399Бүгенге көндә без җир, тимер юлы, электр, һава транспортыннан файдалана алабыз. Шулай да һава транспортыннан кулланучылар сирәктер. Берәүләр: “Безнең аэропортта самолетлар иске, билетлар кыйммәт”, — дип орышсалар, икенчеләре исә: “Ерак шәһәрләргә бару өчен юлга киткән вакыт әрәм, ә самолет белән тиз барып җитәсең, бик уңайлы”, — диләр. Февраль аенда гражданнар авиациясе көне билгеләп үтелде. Республикабызның «Ижавиа» җәмгыятенең эшчәнлеге, халыкка тәкъдим итүче хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен генераль директоры Александр Городилов белән әңгәмә кордык.

Александр Викторович, «Ижавиа» җәмгыятенә — 70 ел. Узган елларны ничек бәяләр идегез?
— 2014 елда без ике мөһим дата: авиапредприятие оешуның 70 еллыгын һәм яңа аэропорт комплексының гамәлгә кертелүенең 40 еллыгын бил­геләп үттек. “Ижавиа”ның тарихы үткән йөзьеллыкның 30нчы елларыннан башлана. Удмуртиядә беренче авиация белгечләре барлыкка килгәч, Пирогово авылында аэродром төзелә һәм почта-пассажир рейсларын башкаручы авиация отряды оеша. Бөек Ватан сугышы башлануга, берничә Ижау экипажы фронтка китә. Оборона йөкләрен йөртүче самолетларга хезмәт күрсәтү өчен 5 кенә кеше кала. 1944 елның 30 маенда Гражданнар һава флотының баш идарәсе җитәкчесе приказы нигезендә Ижау аэропортына нигез салына. Илебездә авиация үскән саен, Ижау аэропорты да үзгәрешләр кичерә. Удмуртия очучылары (пилотлары) тарихи вакыйгаларда катнашалар. Әйтик, 1961 елда катлаулы метеошартларда эзләнү-коткару эшләре барышында очучы Л.К. Оккельман “Восток” космик корабле аппаратында очучы Звез­дочка исемле этнең соңгы сынау очышларының шаһиты була. Шушы вакыйга уңаеннан Ижауның иске аэропорт районында ул эткә һәйкәл куелды. Удмуртия икътисады үскән саен яңа аэропорт төзү ихтыяҗы туа һәм 1974 елның 25 октябрендә Иске Мартьян авылында заманча типтагы үзебезнең һәм чит ил самолетларына хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирүче яңа аэропорт ачыла. Бүгенге көндә “Ижавиа” — Идел буе федераль округында бердәнбер дәүләт авиайөкташучысы.
Бүгенге көндә оешмагызда кадрлар кытлыгы бармы?
— 2015 елның 1 февраленә «Ижавиа» җәмгыятендә 732 хезмәткәр исәпләнә. Бездә очучылар һәм бордпроводникларга ихтыяҗ зур. Шулай ук оешмабызга авиация техниклары һәм авиация куркынычсызлыгы хезмәтенә эшчеләр кирәк.
«Бүгенге көндә иле­бездә күпчелек җәмәгать транс­портының таушалуы, искергән булуы сер түгел. “Ижавиа”да хәлләр ничегрәк?
— Бүген авикомпанияне һава флотында 12 һава судносы, шул исәптән, 8 Як-42Д, бер Ту-134Ф3М һәм өч ВН-24РВ бар. Безнең самолетларның “ничә яшьтә булуларына” килгәндә, һава судносының ресурсы дигән төшенчәне алырга кирәк. Заводтан чыккач, һава судносы 40 мең очыш сәгатен очарга тиешле. Безгә бу күрсәткечкә җитәргә ерак әле. Бик еш кулланыла торган самолетлар да нибары 31 мең сәгать очкан. Безнең төп һава судносы булган Як-42Д самолетына уртача 23,5 яшь. Чагыштыру өчен, “Трансаэро”да бу сан 17,5 яшь тәшкил итә.
Кризис шаукымы сезгә дә тидеме? “Ижавиа” хезмәтеннән кулланучы пассажирлар ки­ме­мәдеме?
— Әлбәттә, безне дә кризис читләтеп узмады. Мисал өчен, 2013 елның шушы вакыт аралыгында безнең компаниянең чыгымнары 118 млн сумга артты. Без бәяләр артуын һәм инфляцияне күздә тотып, билгеле бер сумманы әзерләгән идек. Барлык контрагентларыбыз да бәяләрне 3%тан алып 20%ка кадәр күтәрделәр. 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, компаниянең чыгымнары 53 млн сум тәшкил итте. Билгеле, бу Россиянең иң эре авиайөкташучыларының 125 миллиард сумлык югалтулары белән чагыштырганда, артык зур түгел кебек. Шулай ук башкаларның лизинг өчен миллиард сумнар түли алмаулары аяныч. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең дә үз эшен туктатуын исәпкә алсак, безнең югалтулар бик аз булып күренә. Башка дәүләт авиайөкташучыларыннан аермалы буларак, безнең предприятие үз авиация-техник базасын, самолет паркын саклап кала алды. Лизинг түләүләре өчен бурычларыбыз юк. Бүгенге көндә «Ижавиа» рейслары бар көченә эшли. Сүзләремне саннар да дәлилли: 2014 елда пассажирлар әйләнеше 35,7%ка артты, ягъни ел саен 300 мең пассажирга хезмәт күрсәтәбез.
Күп кенә пассажирлар би­лет­ларның кыйммәт булуыннан зарлана? Бәяләрне нидән чыгып билгелисез?
— Тарифларга килсәк, без аны кулланучылар индексының үсешен истә тотып исәплибез. Авиапредприятиенең их­тыяҗ­лары авиакеросинга гына кайтып калмый, электр энергиясе, газ, аэронавигация, аэропортны тәртиптә тоту, пассажирларның туклануы, иминият взнослары өчен дә күп чыгымнар таләп ителә. Билет бәясенең 47%ы ягулык өчен китә. Без елына 7,5 меңгә кадәр килешү төзибез. Инфляция һәм кулланучылар бәясенең индексы артуы сәбәпле, безнең бәяләр дә, фатир өчен түләүләр кебек үк артып тора.
Киләчәккә нинди планнар билгелисез? Халыкара рейс­лар булачакмы?
— Бүгенге көндә Ижау аэропортында халыкара рейслар ачу өчен шартлар юк. Шул ук вакытта халыкара секторны ачу өчен җитди сәбәпләр дә бар. Әйтик, Удмуртиянең көчле сәнәгать потенциалы, инвестицияләр җә­леп итү ихтыяҗы. Шуңа күрә халыкара секторны ачу — иң мөһим бурычларның берсе. Бу юнәлештә актив эш алып барыла. 2014 ел ахырында Мәскәүдә Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько белән булган очрашуда без Удмуртия Башлыгы Александр Со­ловьев белән Ижау аэродромының федераль милкенә реконструкция таләп ителүен ассызыкладык. Александр Нерадько: “2015 елда Ижауаэродром комплексын үзгәртеп кору күздә тотылмый. 2016 елга федераль бюджет проектын кабул иткәндә, моны истә тотарбыз”, — дип җавап бирде
Әңгәмә өчен рәхмәт!

Альбина Шәйхетдинова.