Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Осталыкка киртәләр юк
23.06.2022

Осталыкка киртәләр юк

Исеме: Гөлназ Вәлиуллина
Туган көне: 25.12.1988
Туган җире: Ижау шәһәре
Белеме: Ижауның медицина көллияте, Удмуртия Дәүләт университеты

Әлеге язмамның герое белән мин социаль челтәрләр аша таныштым. Бер дус­тым Гөлназның кул эшләренә оста булуы турында язып чыкты. Кызыксынып, аның «Вконтакте» битенә кереп карадым. Ул мамык җепләрдән кәрзиннәр, тартмалар һәм башка кирәк-яраклар бәйли.

— Гөлназ, әлеге шөгылең каян барлыкка килде?

— Мин беренче тапкыр декрет ялына чыкканчы даруханәдә мөдир булып эшләдем. Ә менә төрле кул эшләренә кызыксынуым кечкенәдән үк бар иде. Бала белән утырганда, тегү, кисү курсларын тәмамладым. Алдан бирелгән заказ буенча балаларга һәм зурларга киемнәр тегә башладым. Сатып алырга теләүчеләр бөтен ил буенча бар иде. Эшкә чыккач, тегү минем өчен яраткан шөгылем булып калды. Икенче тапкыр декрет ялына чыккач, бу эшемә кабаттан ныклап алындым. Шул вакытта чигәргә дә өйрәндем. Мин һәрвакыт эзләнергә яратам, яңалыкларга өйрәнәм. Берсендә Интернет челтәрендә мамык җепләрдән бәйләнгән кәрзиннәр күреп алдым. Кызыксынып китеп, бөтен эш алымнарын өйрәнә башладым. Ничек итеп мавыгып киткәнемне сизми дә калдым. Кәрзиннәр, сумкалар, салфеткалар бәйли башладым.

— Вакытны күп ала торган шөгыльме?

— Кечкенә бала белән вакытым чикләнгән, нигездә, ул йоклаганда яки уйнаганда тегәм. Гаиләм дә ярдәм итә. Кайчагында бер кәрзинне 4 сәгать эчендә бәйләп бетереп була, ә кайчагында тулы бер тәүлек китә.

— Сатып алучыларны каян табасың?

— Үз эшләремне Интернет аша сатам. Кул эшләренә ихтыяҗ бар, вакыт узу белән ул тагын да артачак дип уйлыйм. Күп кенә кешеләр сыйфатлы һәм гадәти булмаган әйберләр эзли. Ә кул эше ул — һәрвакыт индивидуаль һәм сыйфатлы товар. Мин аларны бар күңелемне салып ясыйм.

— Милли кул эшләнмәләре ясарга те­лисеңме?

— Әйе, андый теләгем бар. Мин үз халкымны, аның сәнгатен яратам. Балаларыма да милли гореф-гадәтләрне өйрәтергә тырышам.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.