Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Орчык бәйрәме
22.09.2016

Орчык бәйрәме

 Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы яңа уку елы алдыннан “Этномәдәни тәрбия бирү буенча республика ресурс үзәге” статусы алды. Ә инде сентябрь башында бакчада “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында этномәдәни толерантлык үсешенә шартлар тудыру” дип аталган шәһәркүләм семинар үткәрелде. Әлеге семинарда мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчеләре, тәрбиячеләр, педагоглар катнаштылар. Кунакларга балалар белән берлектә “Орчык бәйрәме” күрсәтелде. Әлеге чарада бәйрәмнең асылы, кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләнде. Ә бакча нәниләре исә йон эрләгәнне, төткәнне, кат­канны карап кына калмадылар, үзләрен дә сынап карадылар. Семинар кунакларга мастер-класс күрсәтү һәм түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү белән тәмамланды.

Эльвира Вахитова.