Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Онытылмас хатирәләр
22.08.2014

Онытылмас хатирәләр

Рамазан ае да үтеп китте. Тиздән бәхетле кешеләр хаҗ сәфәренә җыена башлар. Мин дә 2011 елны шундый ашкынулы, шатлыклы да, борчулы да булган көннәр кичергән идем. Мәккә-Мәдинәгә булган сәфәр мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Беренче көннәрдә ти­­рә-якка турист күзле­геннән карый­сың. Мәккә шәһәре мә­­четләрдән һәм кибет-базарлардан гына торган кебек. Без яшәгән урамда, “Әл-Хәрәм” мәчетенә барып җиткәнче (2,5 км) кибетләр, лавкалар, кафелар, сатуга дип җиргә җәеп салынган товарлар озата килә. Кая соң боларның мәктәпләре, фабрика-заводлары, балалар бакчасы дигән сорау туа. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) кайсы урамда яшәде икән, аны тәрбияләгән бабасы һәм агасы кайда торган? Кайсы базарга кирәк-ярак алырга йөргәннәр? Боларны күрсәткән берәр мемориаль такта-фәлән юкмы икән? Аннан башка килә: инде 1400 елдан артык вакыт үткән, шәһәр әллә ничә мәртәбә яңадан төзелгән, зурайтылган. Мөселманнар өчен иң мөһим, иң кадерле урыннар — Кәгъбәтулла үз урынында, Зәм-зәм чишмәсе һаман исән. Мәдинәдә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) мәчете күз явын алып тора, андагы каберен зиярат кылучылар агымы өзелми. Шулай ук дин юлында шәһит киткәннәрнең каберләре тирән ихтирам белән саклана. Өхед тавы янындагы каберлек ватылмый торган пыяладан эшләнгән койма белән әйләндереп алынган. Болары — җисми (материаль) истәлекләр. Мине иң сок­ландырганы — халыктагы Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә булган хөрмәт, аның әйткән сүзләрен, нәсыйхәтләрен, күрсәткән гамәлләрен төгәл үтәү.
Кием, тышкы кыяфәт. Урамда хатын-кызлар барысы да мөселманча киенгән. Ирләрдә алтын чылбырлар, татуировкалар күренми. Тәһарәтханәләрдә, яу­лык-
лар салынгач, игътибар иттем — чәч кистерү, бөдрәләтү күрмәссең. Чәч­ләр бөтен буе белән аркага салынган. Баш өстенә өеп, бәйләп прическа ясау юк. “Намаз укыган кешегә ярамый”, — диләр. Мин бу тыюны “Гыйбәдәти исламия” китабында очраткан идем, игътибар итмәдем. Ә биредә бу бер карусыз үтәлә.
Исерткеч эчемлекләр. Хәмергә карата шәригать кануннары катгый үтәлә. Кибетләрдә андый бү­лек­ләр бөтенләй юк, рес­­тораннарда да алкоголь бирелми. Йөрәк дарулары (корвалол, валокордин) бездә спиртлы булса, анда спиртсыз формалары кулланыла икән.
Каберлекләр турында. Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә борынгы зиратлар күрдек. Алар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) заманында ук булган, бүген дә анда үлгәннәрне җирлиләр. Бездәге зиратлар чәчәкле-гөлле, чардуганлы, агачлы, мәрмәр-гранит һәйкәлләре белән парк, я музейларны хәтерләтсә, аларда бөтенләй башкача. Ташлы-комлы җир, бер генә үлән дә юк. Кабер калкулыгы 15-20 сантиметрдан артмый, бер башында гади таш (известнякка охшаган табигый таш). Күп очракта исеме дә куелмый. Белгән кеше болай да табадыр, ә белмәгәннәргә ул нигә? Доганы гадәттә аерым әрвахка түгел, бөтен кабер ияләренә атап кылалар. Кеше күмүдән бер олы вакыйга ясап тору юк икән. Мәчеттә иртәнге намазны укып, кояш чыкканчы утырдык та кайтып киттек. Бер күпер кебек җирдән үтәсе иде — аста каберлек. Йөгереп диярлек 5-6 кеше мәет күтәреп килделәр. Берсе әзер кабер өстеннән шифер япкычны алды, берсе аска төште. 5-6 минутта эш бетте. Дога кылдылар да кайтып киттеләр. Җеназаны күбрәк мәчеттә укыталар. Бездә бит автобусларга төялеп баралар, хатыннар елашып капка янында кала. Кабер өстендә нотык сөйләү дә, кулъяулык, акча өләшүләр дә юк икән. Хатын-кызларны бөтенләй каберлектә күрмәдем. Әйе, без йөрибез шул. Савап алабызмы, ләгънәтме? Менә соңгы баруымда (иске зиратта) бер хатын, сузылып-сузылып, рәшәткәнең эчке ягын буйый иде. Итәге күтәрелеп менгән, үзе нәкъ ләхет өстенә басып тора. Матур күренешме? Гомумән, без агачлар утыртып, чардуганнар куеп күпме кирәкмәгән эш эшлибез. Ел саен өмәләр уздырып, ул агачларны кисәргә, чыгарырга, төяп җибәрергә кирәк. Ул буяу савытлары, пумалалар ташлап калдырыла. Чардуган нигә кирәк икән? Авыл җирендә хайван таптамасын дисәк, инде бит хәзер бөтен зиратларга койма тотылган. Каберләрне плитка белән каплыйлар, кыйммәтле кабер ташларыннан фотолар карап тора. Гөнаһ, исрафчылык… Яз җиттеме, чәчәк үсентеләре, көрәк-фәлән, сулы савытлар күтәреп халык зиратка агыла.. Бакчага баралар, диярсең. Үлгәннәргә бездән шул кирәкме? Алар бездән дога көтәләр. Әйе, каберләрне карамыйча булмый. Безнең туфракта чүп үләннәре котырып үсә, чытырманга әйләнә шул, кабер араларында үтәрлек сукмак калмый. Европада кабер араларын айга ике мәртәбә триммер белән кыркып торалар икән. Бәлки, бездә дә шундый эшләр киләчәктә эшләнер?
Эт, мәчеләргә мөнәсә­бәт. Изге шәһәрләребездә бер эт тә күрмәдем. Кая ул аларны күтәреп йөрү, үз урыныңда йоклату! Далада, көтү көткәндә кирәк булса, асрарга ярый. Берсе җитсә, икенчесен асрау хәрәм. Ә мәчеләргә тулы ирек. Алар кафеларның арткы ишегенә килеп көтеп торалар. Хуҗа аларга тавык итләре чыгара (сөяк түгел!), су бирә, башларыннан сыйпый. Туңдырма күтәреп барган бала, каршына песи чыкса, ризыгы белән бүлешә. Пәйгамбәребез мәчетендә гел бер ак песи йөрде, аны беркем дә кумый. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с), йоклаган мәчене кузгатмас өчен, чапан итәген кисеп калдыру турындагы риваятьне һәрбер бала белә.
Эш, хезмәткә караш. Кая завод-фабрикалар дигән­дә, җавап тиз таптым. Читтә нефть вышкалары күренде. Ул байлык бөтен кешегә җитә. Урамдагы машиналар барысы да “Тойота”, хәтта чүп ташый торганнары да. Җирле халык сәүдә эшендә дә эшли, кунакханәләрдә вахтада утыра, автобуслар йөртә. Хаҗ вакытында чит илләрдән дә бу эшләргә килүчеләр бар икән. Безне русча белгән Сирия кешесе йөртте. Ул Россиядә укыган булып чыкты. Җирле халык, ир-ат булуына карамас­тан, җыештыручы булып эшләүдән түбәнсенми. Ә хатын-кызлар өйдә бала тәрбияли. Шуңа балалар бакчасының кирәге юк. Шулай да хатын-кыз полиция хезмәткәрләрен күп очраттым. Алар мәчеткә керүче хатын-кызларны тикшереп торалар. Сумкаларын карыйлар, гәүдәне металл эзләгеч таяк белән тикшерәләр. Чөнки мондый халык күп җыелган урында террорчылардан саклану кирәк. Ирләрне ир-ат полиция хезмәткәрләре тентеп кертә.
Кирәкмәгән сораулар хакында. Динебез ки­­рәкмәгән сораулар бирү­не, үзе­ңә кагылмаган нәр­сәләргә кысылуны хупламый. Моның мисалларын да китерәм. Мин үзем гарәпчә дә, инглизчә дә белмәгәч, берни сораша алмадым. Автобус белән ниндидер шәһәргә киттек. Анда “Гайшә” мәчетенә барырга ниятләдек. Шунда хатыннар: “Нигә “Гайшә” мәчете? Аны Гайшә р.г. салдырганмы? Үзе шунда җирләнгәнме? Кая аның кабере?” — дип төпченә башлады. Кем ишетмәмешкә салыша, кем җилкә сикертә. Берсе:“Сез каберләр карап йөрергә килдегезмени?”- дип әйтеп куйды. Оят булып китте. Икенче хәл “Әл-Хәрәм” мәчетендә булды. Бер хатын җыештыручы ирдән “Зәм-зәм кая?”- дип сорады. Тегесе ак бачоклар тезелеп торган урынны күрсәтте. Хатын, башын селкеп, бармагын идәнгә таба каратып, су аккан хәрәкәтләр ясап күрсәтте. Янәсе, чишмә үзе кая? Ир-ат, зәм-зәм суы краннан ага торган урынга ымлады да китеп барды. Без инде ишеткән идек Зәм-зәм коесының подвалда икәнен, ә ничек анда төшәргә, күрсәтүче булмады. Дөрестән дә, анда бөтен кеше төшә башласа, мәхшәр була бит! Сиңа китереп куйганнар икән алдыңа, файдалан, артыгын сорама һәмшикләнмә. Шикләнү — мөселманнар өчен яхшы гамәл түгел. Шуңа, күңелдә бик күп сораулар калса да, белергә тырышмадым. Безгә намаз укытучы имамнар кайда утыра? Кәгъбәтулланың эчендә ниләр бар? Ил бай булса да, хәер сорашучылар нигә күп? Гарипләр дә күбрәк тоелды. Соңгы ике нәрсәне аңлап була инде: алар бит төрле җирләрдән җыелган. Йәмән, Сириядән килүчеләр күп. Ә хаҗилар сәдака бирергә тырыша. Бәлки, шуңа җыелалардыр. Калган сораулар кала торсын, насыйп булса, Аллаһ белгертер.

Зөһрә Вәлиева,
Ижау шәһәре.