Онытылмас еллар
Мәктәп — һәр укучының икенче өе. Анда безне көн саен яраткан укытучыларыбыз көтеп тора. Алар безне тәрбиялиләр, белем бирәләр, олы тормыш юлына әзерлиләр. Тик без моны үскәч кенә аңлыйбыз.
Әле яңа гына без дә беренче сыйныфка укырга кергән идек, тугыз ел узып киткәнен сизми дә калганбыз. Бүген безнең чыгарылыш кичәсе. Ул безнең өчен көтеп алынган, дулкынландыргыч бәйрәм. Имтиханнарны яхшы гына биргәч, без чыгарылыш кичәсенә әзерләндек. Төрле җырлар әзерләдек, мәктәп тормышыннан кайбер күренешләрне сәхнәләштердек. Иң мөһиме — без, татар телен тугыз ел өйрәнгән укучылар (9Б), яраткан татар теле укытучыбыз Фәридә Фрунзевнага рәхмәтебезне белдерү йөзеннән, милли көйгә бию әзерләдек.
Аттестатларны директорыбыз Фәнис Габдуханович, директор урынбасары Венера Фәритовна һәм Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзянов тапшырдылар. Аттестатны кулга алгач, һәрберебезнең йөзендә бәхетле елмаю балкыды, чөнки бу безнең 9 ел буе тырышып укуыбызның, төннәр буе имтиханнарга әзерләнүебезнең нәтиҗәсе.
Тиздән юлларыбыз аерылачак: кемдер унынчы сыйныфка калды, ә кемдер һөнәр бирүче уку йортына китә. Әмма киләчәктә дә без дуслыкны югалтмыйча очрашып торырбыз, дип уйлыйм. Ә чыгарылыш кичәсе онытылмаслык булып узды.
Безнең шатлыгыбызны уртаклашырга килгән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, әти-әниләргә, әби-бабайларга, дуc-туганнарга бик зур рәхмәт!
Алсу Мөхәммәтҗанова, Ижау шәһәре.