Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


29.12.2012

Онытмыйбыз

Башта Можга Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән, аннан милли-мәдәни автономияне оештырган Илгиз Хәниф улы Кадыйровны барыбыз да белә, хөрмәт итә идек. Бүген дә аны сагынып, яратып искә алабыз.

Илгиз Кадыйров милли оешмалар эше белән генә чикләнеп калмады. Ул Можгада  татар сыйныфлары ачу өчен бик тырышып, борчылып йөрде. Бу эштә минем үземне дә калдырмады. Без аның белән шәһәрдәге бөтен балалар бакчасын йөреп чыктык, әти-әниләр белән сөйләшүләр алып бардык. Аның бу тырышлыгы юкка гына булмады. Менә 10 ел инде Можганың 1нче мәктәбендә татар сыйныфлары эшли. Моның өчен без бары тик аңа рәхмәтле.

Ул булган бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, укытуга, аларны зур кеше итүгә багышлады. Эшләү дәверендә күп төрле мактау грамоталары белән бүләкләнде, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булды.  Педагог буларак, ул башлангыч сыйныф укучыларына дәреслек әзерләде. Ул төзегән “Туган тел” китаплары ярдәмендә берничә буын тәрбияләнә. Вафат булыр алдыннан: “Яңа дәреслекне әзерләдем, киләсе елда басылып чыга”, — дип, үз шатлыгы белән уртаклашкан иде.

Илгиз Кадыйров татар оешмаларын җитәкләгән чорда күп бәйрәмнәр, милли чаралар уздырды.  Чыршы бәйрәме, Җиңү көне, Өлкәннәр көне – боларның берсе дә чәй өстәленнән башка узмады. (Бу эштә аңа Гөлфия ханым Хәсәнова бик ярдәм итә иде. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенең ун еллыгын уздырганда да ул чәй өстәлен әзерләүгә зур өлеш кертте).  Илгиз Кадыйров менә шундый вакытларда  һәрвакыт актив, гадел, намуслы булып кала белде, кешеләргә зур ышаныч белән карады.

Илгиз Хәниф улының тормыш иптәше, укытучы Зәйнәб белән ярты гасырга якын бергә гомер кичереп, үзләренә лаеклы ике ул үстерделәр. Оныклары да дәү әниләрен бик яраталар, һәрвакыт хәлен белеп торалар.

Өч ел элек рәхимсез үлем Илгиз Кадыйровны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Тик ул бүгенге көндә дә безнең күңелләрдә яши. Илгиз Кадыйров безнең өчен һәрвакыт каләмдәшебез, остазыбыз, дустыбыз булып калачак.

Сафа Фәррахов, Можга шәһәре