Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Онык – телефонда, килен – фитнеста
26.08.2021

Онык – телефонда, килен – фитнеста

Өебез бакчалардан ерак түгел. Апрель аеннан башлап, сентябрь беткәнче, өйгә кайтышлый бакчага ашыгучылар белән бергә кайтырга туры килә. Күбесе өлкән яшьтәгеләр. Урта яшьтәгеләр сирәк очрый. Яшьләр бөтенләй юк диярлек. Булса да, алар җәяү йөрми инде. Барса, ял итәргә генә бара. Һәрнәрсәгә бәяләр артып торганда, аяк-кулы хәрәкәттәге кеше бакчасын ташламаска тырыша. Пенсиядәге кешегә кышкы запас белән бергә, таш фатирда торса, кызу кояштан качу әмәле дә бит әле ул. Уңай яклары бар барын. Шулай да кайвакытта күңелне кырырдай нәрсәләр турында ишетергә туры килә.
…Тәгәрмәчле сумка тартып, бакчага таба күтәрелүче апа күптәнге танышым булып чыкты.
— Бакчага барышым. Кызу дип өйдә ятып булмый бит инде. Помидорларны җыеп алырга кирәк. Быел иртә өл­герделәр. Куагында ук. Озакка сузып йөрсәң, “булышучылар” табыла. Базарга чыгып үз яшелчәңне сатып алырга туры килмәгәе. Кишер-чөгендере дә бик кыйммәт диләр быел. Үз бакчаңда үскәне бушлай килгән кебек бит. Бераз селкенергә иренмәсәң.
Шулай быелгы җәй, бакча эшләре турында сөйләшә-сөйләшә юлны “кыс­карттык.”
Шул ук көнне нинди сәбәп беләндер кире шәһәргә чыгарга кирәк булды. Чыксам, әлеге танышым тәгәрмәчле капчыгын сөйрәп аска төшеп бара. Әле капчык өстенә тулы бер пакет бәйләп куйган. Тәгәрмәчләр зарланып шыгырдый. Танышым үзе дә иртәнге кебек көр күңелле түгел. Бөкрәеп бетеп арбасын тарта. Ярый әле юл тауга түбән.
— Ай-һай, уңышың бигрәк шәп икән! — дидем артыннан куып җитеп.
— Аллага шөкер! Исән-имин алып кайтып җитеп, өченче этажга менгерә алсам…
— Нигә синең балаларың бар иде түгелме соң?
— Балалар бар ла ул! Олысы Ижауда тора. Сирәк кайталар. Үз өйләре белән торгач, бик бушамыйлар. Кечесе дә өй­ләнде. Бергә торабыз.
— Соң шулай булгач… алып кайтышырга булса да чакырасың калган.
Танышым авыр сулады. Эндәшмәде. Алга таба төпченү дөрес булмас иде. Бераз баргач, ул үзе чишелеп китте. Эчендәгесен бушатасы килдеме?
— Телефоннан шалтыратып карадым да… Иртән килен белән малай Ижауга киттеләр. Көньякка ял итәргә барырга җыеналар. Ниндидер киемнәр кирәк, ди. Үзебездә юктыр инде. Адым саен кибет югыйсә. Аннан кайткач, малай йокларга яткан. Поездкага китәсе. Машинист бит ул минем.
— Киленең?..
— Аның менә барасы җире бар икән! Фитнес дииме…
— Алааай икән! — дим эчтән генә.
— Оныкларың юкмы?
— Бар. Унике яшьлек улыбыз бар.
— Бакчада сиңа булышырлык яшьтә икән бит инде. Иптәш тә булыр иде үзеңә.
— Һиий, аны телефоныннан аерып буламыни! Әле шалтыратсаң алмыйча җәфалый. Уены бүленә бит! Шундый хәлләр менә.
— Әйдә, ял ит бераз. Азрак булса да, мин тартыйм. Танышым, бер дә кыс­тат­мыйча, арба тоткычын миңа бирде. Аруы җиткән булгандыр. Әллекәем! Ул арбаның авырлыгы!
Күңелдәге кичерешләр тагын да авыр иде. Кайда ялгышабыз соң без? Баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Ул гына җитми торгандыр. Бу апаңның гомерендә башы эштән чыкмады бит югыйсә. Үзеңне һәм башкаларны дә ярату белән бергә, үзеңне хөрмәт иттерә белергә дә кирәк икән. Ничек? Анысын безгә өйрәтмәгәннәр икән шул.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре.