Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Олы җанлы әнкәебез
23.11.2016

Олы җанлы әнкәебез

CAMERAӘнкәй — минем өчен иң кадерле иң якын газиз кешем. Чәчләргә чал керсә дә, без әниләр өчен гел бала булып калабыз. Әлеге язма әнкәем, Әгерҗе районы Тукай авылында гомер итүче  Хәлимә Гыйльметдиновага багышлана. Әнкәй! Безне якты дөньяга тудырып, иркәләп-назлап үстерде, бернинди авырлыкларга карамыйча, югары белем, яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатты. Аллага шөкер, бүген әнкәем таза-сау, әткәем белән иңне-иңгә куеп чөкердәшеп гомер итәләр. Әнием безне көләч йөз белән кайнар чәйләр, тәмле-тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Күз яшьләрен яшереп, хәерле имин юллар теләп озатып кала. Җир йөзендә әнкәй пешергән ризыктан да тәмлерәк ни бар икән?! Аллага шөкер, мин бик тә бәхетле, чөнки минем кайтып сыеныр кешем, әнкәем бар. Ул безне бер учак янына җыеп, кочагына сыендырып, җан җылысын биреп, яшәргә дәртләндерә, көч бирә. Әнкәй булганда, өебез җылы да, нурлы да, ямьле дә.  Безгә дөрес тәрбия биргәненә, туры юл күрсәтүенә, акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торуына без аңа рәхмәтле.

Әнкәй кирәк чакта усал да булды, кирәк чакта йомшак, назлы да була белде. Бүгенге көндә әнкәебез балаларны да тәрбияләргә, үстерергә ярдәм итә.  Кызым әнкәй белән калса, жаным тыныч, чөнки балам ышынычлы кулларда…. Оныклары барысы да “Әбекәй”, — дип өзгәләнеп торалар, ашкынып янына кайталар. Үз гомерендә әнкәй колхозда, май заводында җитәкче эшен башкарды, соңгы елларда авылыбыз кибетендә сатучы буларак хезмәт куйды. Шуны да әйтәсем килә: әнкәйнең авылда да абруе зур, авылдашларның олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Янына киңәш, ярдәм сорап керүчеләрнең һәммәсенә, кулыннан килгән кадәр барсына да ярдәм итәргә тырыша әни. Менә шундый мәрхәмәтле, киң күнелле, олы җанлы безнең әнкәй!!!Аралар ерак булуга карамастан, еш кайтырга тырышабыз, көн саен шалтыратып, хәлен белешәбез, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез.

Бүгенге тормышыбыз өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт!!! Әти-әниебезгә сау-сәләмәт булып, озак еллар төп нигезебез учагын сүндерми, безнең, оныкларыңның уңышларына куанып, сөенеп-бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын.

Ләйсән Гыйльметдинова, Казан- Әгерҗе районы Тукай авылы.