Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Олы җанлы Наилә апа
26.08.2021

Олы җанлы Наилә апа

Наилә Искәндәр кызы Сад­ретдинова һөнәре буенча китапханәчесе, озак еллар Завьялово районы Кияик авы­лы китапханәсендә эшләде. Ул шулкадәр актив, киң күңелле, кешеләргә риясыз хезмәт итә. Өстә­венә үзе бик тынгысыз, көн эчендә күпме урыннарда булырга өлгерә, тирә-юньдәге барлык вакыйгалардан хәбәрдар.
Наилә Искәндәр кызы кайда гына булса да, һәрвакыт игелек­ле эштә. Хәзерге вакытта ул ялгыз калган өлкән апасын карый. Авылдашларына хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Пенза өлкәсендә һәм Кукмарада яшәүче туганнары белән даими элемтәдә тора. Алар янына еш йөри. Ул һәркемгә игътибарлы, үзенең барлык танышларын котларга ашыга. һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә вакыт таба. Ә иң мөһиме: ул барысын да ихлас күңелдән башкара. Аның күркәм сыйфатларын озак итеп санарга була. Әлбәттә, мондый ышанычлы хезмәттәшем булу белән мин бик горурланам.

Әлфия Миннәхмәтова, Вараксино авылы.