Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Олыласаң милләтне, олыларлар үзеңне
31.10.2013

Олыласаң милләтне, олыларлар үзеңне

Узган атнада шәһәребездә татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Спартак» халык иҗаты йортында «Иҗат уты янган йөрәкләрнең еллар билгеләми гомерен» дигән тантаналы кичә үтте. Кичә җирле авторларыбыз: Шиһабетдин Садыйковка — 90, Зөһрә Камалиевага — 75, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзалары Ринат Батталовка — 65, Гыймран Сафинга — 70, Әлфирә Низамовага — 60 яшь тулуына багышланган иде.

Әлеге чарага әзерлек берничә ай алдан ук башланып, соңгы атна бигрәк тә ыгы-зыгылы булды. Кичәгә бер-ике көн кала гына Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Зөһрә Камалиеваларның шигырьләр җыентыклары, Ринат Батталовның очерклар китабы дөнья күрүе уртак шатлыкка әйләнде. Юбилярларыбызны зурлап, бәйрәм чарасына Татарстаннан дәрәҗәле кунаклар: Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Вахит Имамов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал килгән иде.

Көннең беренче яртысында кунаклар 6нчы татар гимназиясендә укучылар белән очраштылар. Муса Җәлил китапханәсе эшчәнлеге, Карл Маркс урамындагы яңа мәчет төзелеше белән танышканнан соң, бәйрәмнең тантаналы өлешенә ашыктылар.

Шигырь, иҗат сөюче милләттәшләребез кичәгә берничә сәгать алдан ук килә башлады. Аларны «Бәхет» ансамбле гармунда уйнап, дәртле җыр-биюләре белән каршы алды. Фойеда яңгыраган җыр-моң, бию әкренләп сәхнәгә дә күчте. Бәйрәм концерты Әлфирә Низамова төзегән сценарий буенча әзерләнгән иде. Сәхнәдән яңгыраган бишек җыры, 107нче балалар бакчасы нәниләренең биюләре тамашачыларны шигърият, әдәбият, моң дөньясына алып кереп китте.

Сәхнәгә берәм-берәм юбилярлар күтәрелде. Аларны тәбрикләргә шәһәр хакимиятеннән дәрәҗәле кунаклар, туганнары, дуслары да килгән иде. “Удмуртия белән дуслыгыбыз елдан-ел ныгый бара. Биредә иҗади яктан көчле булган каләм ияләре яши. Аларның һәрберсе дә безгә якын, бу бәйрәмгә килүебезгә дә без бик шат. Мондый очрашулардан соң Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телебезне, милли мохитне күпкә ныграк саклауларына тагын бер кат инанабыз”, — диде Вакыйф Нуриев. Аның сүзен Вахит Имамов та җөпләде. “Читтә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез үзләрен үги итеп хис итмәсеннәр иде. Мөмкинлегем булса, һәрберсенә дә иң зур премияләр, дәрәҗәле исемнәрне бирер идем. Алар моңа лаек”, — диде ул.

Юбилярларга милли-мәдәни автономия исеменнән кыйммәтле бүләкләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Гыймран Сафинга Удмуртиянең атказанган журналисты исеме, Татарстан Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе бирелде. Вакыйф Нуриев Шиһабетдин Садыйковка Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителүе турында шәһадәтнамә тапшырды. Юбилярны Ленин районы хакимияте, шәһәрнең һәм республиканың ветераннар оешмалары, депутатлар зурладылар. Ул Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Дмитрий Әхмәт улы Мусин исеменнән мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлфирә Низамова белән Зөһрә Камалиевага УР Милли сәясәт министрлыгы исеменнән Айрат Гайнетдинов һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Тәбрис Яруллин грамоталар тапшырдылар. Ринат Батталов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медале, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләренең рәхмәт хатлары, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең «Михаил Васильевич Ломоносовка 300 яшь тулу уңаеннан истәлекле медале» белән бүләкләнде. Дөрестән дә, әлеге юбилярлар — олылауга лаеклы шәхесләр. Аларны котларга, ерак араларны якын итеп Казан, Яр Чаллы, Чайковский, Воткинск шәһәрләреннән килгәннәр икән, димәк, алар республикабызда әдәбиятны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләрне югары бәялиләр, “Яңарыш” газетасын хөрмәт итә дигән сүз. Казан кунагы Вакыйф Нуриев та әңгәмәбез вакытында Удмуртия татарларының актив, бердәм, уяу булулары турында ассызыклады. “Удмуртиягә без һәрвакыт ашкынып киләбез. Чөнки ул — Язучылар берлегенең үз бүлекчәсе булган бердәнбер республика. Икенчедән, биредә бик сәләтле шәхесләр яши. Гомумән, хискә, моңга бай, милләтне зурлаучы, күтәрүче як бу”, — дип сөйләде ул.

Ә кичәгә килгәндә, ул яшьләрне дә, өлкәннәрне дә, балаларны да үзенә җәлеп итте. Рөстәм Егоровның бии-бии саф татарча җырлавы, 107нче балалар бакчасының татар төркеме балаларының үз телебездә шигырьләр сөйләп, милли гореф-гадәтләребезгә бәйләп тамаша күрсәтүе күңелгә бетмәс-төкәнмәс горурлык хисләре өсти, шатлык белән чорный. Ә Казанның “Халыклар дуслыгы йорты”ннан килгән яшь җырчы Ярамир Низаметдиновның кичә дәвамында халык җырларын моңлы итеп башкаруы ямь өстенә ямь өстәү белән беррәттән, Ирек Шәриповның музыкаль сәламе булып яңгырады.

Гомумән, кичәне уздыруда, бу көнне булып узган башка чараларны да оештыруга матди ярдәм күрсәткән Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәгенә, Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасына, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә, 6нчы гимназиягә, ихлас чыгышлары белән кичәне бизәгән “Бәхет” ансамбленә, матди ярдәме өчен “Декоратив чәчәк культуралары” предприятиесе җитәкчесе Заһит Шәймөхәммәтовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Олыласаң милләтне, олыларлар үзеңне, диләр бит. Әлеге кичә моның ачык дәлиле булды.

Эльвира Хуҗина, Элмира Нигъмәтҗан