Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Олуг язучыбызны югалттык
14.07.2016

Олуг язучыбызны югалттык

4 июль көнне Уфа халкы Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Суфиян Поварисов белән хушлашты.
Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Башкорстанның Илеш районы Тыпый авылында дөньяга килә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Украина, Белоруссия, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германияне азат итүдә катнаша, Курск дугасыннан алып Дрезденга кадәр ара уза, Бөек Җиңүне Дрезденда каршылый. II дәрәҗәле Ватан сугышы, III дәрәҗәле Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Суфиян Поварисов урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Актаныш районындагы Бурсык авылы мәктәбендә директор була. 1960 елдан — Башкорт дәүләт университеты галиме, биредә ул озак еллар татар филологиясе кафедрасын җитәкли. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклап, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Суфиян Поварисов җитәкчелегендә 20дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклана. Ул татар классигы Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле.
Суфиян Поварисовның әдәби иҗаты 1953 елда башлана. Беренче шигыре – “Бәхет”. Соңыннан язучы проза иҗат итә башлый, 1950 еллар ахыры – 1960 еллар башында язучы дистәләгән хикәяләр һәм повестьлар иҗат итә. Аның күпчелек әсәрләрендә сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Бу темага багышланган иң билгеле әсәрләре — Курск дугасындагы алыш күренешләрен чагылдыручы “Язмыш корбаннары” романы һәм Днепр аша чыгу вакыйгаларын тасвирлаучы “Ут эчендәге мәхәббәт” романы.
Гомеренең соңгы елларын язучы зур проза әсәрләрен иҗат итүгә багышлый. Аның унлап романы дөнья күрде, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогиясе, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның батырлыклары турындагы әсәрләр (шул исәптән, 2010 елда Башкортстанда “Иң яхшы роман” исемен алган “Канлы бәхет” әсәре) һәм гади авыл укытучылары турындагы романнар.
2011 елда аңа Башкортстанның халык язучысы дигән югары исем бирелде. Суфиян Поварисов шулай ук Галимҗан Ибраһимов һәм Фатыйх Кәрим премияләре лауреаты. Язучы белән хушлашу Башкорт дәүләт филармониясендә үтте.

Суфиян Поварисов
БАЛА КӨТКӘНДӘ…
(“Пәйгамбәр таңы”романыннан өзек)

Карынымны ярып чыктың, балам-гөлем,
И күз нурым, йөрәк-бәгърем, якты көнем;
Үс сөелеп иман белән, булып матур,
Сынма җилдә, давылларда нык,каты тор!

Ана фатихасы.

Хәсәнә абыстайны өч көн инде тулгак тота. Тышта берөзлексез март бураны котырына. Әллә нинди кыш булды бу. Көйсез кияү белән бер. Декабрь суыгында бәгъзе чыпчык очкан җирдән туңып тәгәрәп төште. Гыйнвар уртасында, каты күңелле кешенең авыр кайгыга түзә алмыйча яшь түккәне сыман, капыл яңгыр яварга тотынды. Аннан соң янә салкынайтып, үзәккә үтәрдәй ачы җилләр исеп, юлларга бозлавык түшәлде. Таеп егылып, аяк-кул, кабырга сындыручы, баш имгәтүче күп булды. Февраль исә, гыйнвар агасының бу йомшаклыгына үч иткәндәй, сыер мөгезен төшерер дәрәҗәдә зәһәрләнде. Җитмәсә, сеңлесе Март колагына: «Бирешмә, җебемә, нык тор», — дип пышылдады. Шашынды да китте март. Күз ачкысыз ыжгыр-ачы бураннарда әллә күпме юлчылар адашып үлде.
Ишелеп-ишелеп яуган кар биек итеп үрелгән читәннәрне дә, ярлыларның аннан-моннан әтмәлләгән тәбәнәк абзар-кураларын да, тавык кетәге зурлыгы вак-вак өйләрне дә күмеп, әле монда, әле тегендә тау-тау булып өелде. Тик ул япма карлар, күпме генә ярсып-шашып өем-өем ябырылмасыннар, байларның ерактан караганда ук солтанат кыяфәтле горур байбичәләрен хәтерләтеп торган биек, чибәр, купшы йортларның биленә дә җитә алмый әле.
Авыл халкының ярты гомере көндез кар көрәп үтә. Шулай да моңа берәү дә сукранмый: кар ява — икмәк ява. Әлбәттә, эш нык бүленә. Ярлы-ябагай ир-атның бил бөкрәйтеп, күз чекерәйтеп чабата ясыйсы, бәләкәй чана тартып утынга барасы, хатын-кызның чыртлатып сагыз чәйни-чәйни бәйләм бәйлисе, авыр тормыш төсен чагылдырып торган кылка киемнәрнең ертык-мыртык урыннарын ямыйсы, болардан тыш тагын тавык та чүпләп бетерә алмаслык мең төрле вак-төяк шөгыльләре бар. Аларны гөрләшә-гөрләшә, кайгы-хәсрәтләрне уртаклаша-уртаклаша, күңел ачу өчен вакыт-вакыт җырлый-җырлый, кич утырып та эшләргә мөмкин булыр иде. Ләкин күпләрнең, ичмасам, сукыр лампалык та майлары юк. Шулай да Ходай мул итеп биргән бу озын, моңсу, таң аттыра алмый ялыктырган газаплы кышкы төннәрне эшсез заяга үткәрмәү җаен табучы эзле, юньчел кешеләр дә бар. Алар чыра яндыра. Әмма аның да әллә күпме четерекле яклары бар. Чыра яндырсаң — өй ыслана. Ул ыс танау тишекләреңә керә, әрсезләнеп, авызга тула, керфек очларына, чәч төпләренә сеңә, күз алмаларыңа кадәр сарылып, яшь түгәргә мәҗбүр итә. Әле аның анысына да түзәр идең, чыра өчен каен агачы табу — үзе бер зур бәла. Анысы да аның байларда гына була. Халык күбрәк салам, торф, җәй көне юнәтеп киптереп куйган сыер тизәкләре яга. Бәләкәй чана тартып бара икән урманга, аннан чыбык-чабык, коры-морды гына төяп кайта ала. Чырага ярарлык шәмдәй зифа каеннарны кисәргә аңа ярамый.
Бәгъзе берәүләр бу кытлыктан чыгу җаен да таба. Бергәләшеп, күмәк-күмәк җыйнаулашып, кич утыручаннар. Берсе — берсен, икенчесе — икенчесен, өченчесе өченчесен үзе белән алып килә. Шуннан тамчылардан күл җыелган кебек була. Бу «бәхеткә» эләкмәгән ярлы-гидай баш астына әлеге кырык ямаулы бишмәт-фәләнен, сырмасын, тунын-мазарын сала да как сәкегә тәгәри. Мамык мендәр, түшәк, иркәләп кенә йоклата торган йомшак юрган аның җиде ятып бер төшенә дә керми. Ә бит шул шырпы кабы зурлыгындагы балчык өйләрнең күбесендә җиде-сигез, бәгъзесендә ун-унике кашык иясе бар. Бер-бер артлы туган ул балалар өй эчендә мичкәгә тозларга тыгызлап-тыңкычлап тутырган балык урынына мыжылдашып тора. Дөрес, халык бу очракта да мәмрәп югалып калмый; ярлы тәкәббер, горур икәнлеген дә онытмый. Төкерәм мин синең ефәк юрганыңа, мамык мендәреңә, ди дә, сәке буйлатып, алагаем салам түши. Анда урын җитмәсә, саламны җир идәненә җәя. Нишлисең: Ходай җан биргәнгә юнь бирә — ярлы ямана да юана, бай җайлана да майлана. Бүгенге көчле буранда ярлылар, иртәнгә чаклы өйләрен кар күмеп китәчәкне белеп торсалар да, ишекләрен көчкә-иллалла ябып, әрсез-усал җил даими рәвештә сызгыра-сызгыра кереп мазасызлаган тишек-пошыкларның авызын томалап, җитез йом­раннар кебек, өй эчендә җыйнаулашып сеңәргә мәҗбүр булалар.
Бу — ял түгел. Бу — зур газап. Җил-буран йә ач бүре булып улый, йә котырган эт кебек чиный, йә яшь бала шикелле елый. Бала бала инде. Яткач та әле алар бермәл «кхи да мыхи», «чыш та пыш», «ыр да мыр» килеп шаярышырга тотыналар; ул да булмый, чеметкәләшеп, төрткәләшеп, елашып та алалар; аз гына ирек куйсаң, бөтенләй давыл куба: саламнар оча башлый, берсе икенчесенең колагын бора да аны кәҗә итеп бакырта, аннан йодрык­лар хәрәкәткә килә. Мондый гау-ызгыш ата кеше матчадагы чыбыкны алгач кына тына. Аннан соң инде балалар, көчле атакадан исән-аман калып ялга туктаган солдатлардай, тирән-тәмле йокыга тала.
Ата-ана күңеле һаман әле мең төрле уйлар давылы өермәсендә адашып йөри. Һәр бала — бер кашык. Ун бала — ун кашык. Иртәгә һәр кашыкка чеметеп салырлык та он юк. Ун бала аягына егерме чабата кирәк. Балалар берсенең бишмәтен икенчесе киеп үсә. Кием эләккәне көндез тыш һавасын иснәп, карда бер аунап керү бәхетенә ирешә ала. Кимсезе, күшеккән тавыкка охшап, өй эчендә моңаеп утыра бирә. Болар — һәм шуның кебекләр — һәр ярлы өчен уртак кайгы. Шуларны уйлый-уйлый җиде төн урталары җитә. Ә керфеккә йокы күләгәсе кунмый да кунмый. Шаулатып, моңлы итеп, йөрәкләрне ярсытып, беренче әтәч кычкыра.Юк, йокы алмый. И-их!.. Алып батырга бирмәстәй гаярь ир-егетләрнең алтын вакыты әнә ничек харап була.
Авыл әле йоклый. Кар катламына күмелеп, изрәп йоклый. Тик Гыйрфан өендә генә икенче әтәчкә чаклы унлы лампаның яктысы сүнмәде. Ул да, зилзилә мәлендәге куркынычны хәтерләтеп, котырынган бу буранлы төндә, оҗмах-җәннәт хозурлыгындагы голәма кебек, гамьсез-моңсыз гына вакыт үткәрүче бер пошамансыз зат түгел иде. Ярый, кар кирәк. Күп кирәк. Мул кирәк. Бу инде һәр мужикның аягындагы чабатасы, һәр мулланың башындагы чалмасы кебек мәгълүм хәл. Әмма ләкин табигатьнең иблис кебек болай җенләнүе, җил-давылның, кыямәт көне якынлашканда, шайтаннарның котырынуы чамасында кыланып, ярлы-ябагайның бармак белән төртсәң аварга торган өй түбә саламнарын туздырып ташлавы, болай да авыр тормыш кичергән адәм балаларына мең төрле мәшәкать-газап китерүе кемгә хаҗәт? Бүгенге авыл халкы хәятындагы китек-митек, ертык-мыртык яклар, хәер­челек, һәр язны ачлык белән каршылау аның да йөрәк тамырларына кара кайгы сөреме булып сарылган. Ул — мулла. Мөэмин-мөселман кешесенең әдәпле, миһербанлы, шәфкатьле булырга тиешлеге турында вәгазь сөйли, бер Алланы зурларга, хөрмәт итәргә, аның өчен сәҗдәгә китәргә өнди; намаз укырга, мәчеткә йөрергә, алдашмаска, урлашмаска куша. Чөнки ул — авылда дин, Алла тарафыннан куелган иман мөнәүвире*. Авылда иман нуры, фәрештәләр канатларына төяп даими ташып торган гыйззәтлелек, илаһилык кодрәте саклансын, алар рәхмәте илә иңдерелгән бөек-гали аклыкка инсаният күңелен томалаучы кара тап төшмәсен! Әмма ләкин… ач кешенең ачуы яман. Ач кешене матур сүз белән сыйлау бик кыен. Ач булса, аюны да биергә өйрәтеп булмый бит. Боларны ул ихлас күңелдән, самими-илаһи хис-тойгысы белән аңлый. Шуңа күрә карт-корыга, күп балалыларга, гарип-горабага иганәсен кызганмый. Бу кадәресе бер Алланың үзенә дә мәгълүм. Ходайга шөкер, бу җәһәттән илаһият алдында йөзе ак, йөрәге пакь, күңеле саф.
Болары инде аны туктатырга аслан имкян* булмаган даими агып яткан агымсу төсле, һәркөн, һәр сәгать, һәр минут, һәр тын алганыңда эшләнә торган иҗтиһадлылык. Ә менә остабикәсенең — хәләл җефете Хәсәнәнең — өч тәүлек буе тоткан тулгаклавы, аңа дүртенче бала бүләк итәргә җан-фәрман килүе (иманы камил — малай булачак; ул моны төшендә күрде) — хосусан вакытлы күренеш.
— Остабикә!.. Вакыт җитте, шәй… сыз­ла­насың түгелме?.. Әллә Әхмәдулланы Хәмдия абыстайны… кендек әбисен дип әйтүем… алып килергә җибәрәбезме?.. — дип, өченче көн үк сораган иде.
— Юк, юк, мулла, әле иртәрәк… — диде ул, бу көчле буранда хезмәтчеләре Әхмәдулланы җибәрергә кыенсынып.
Аннан, Ходайга шөкер, исән-имин генә төн үтеп китте. Төнлә дә аның йөрәк җимеше — бу фани дөньяга киләчәк нәние — үзенең ана карыныннан чыгып, инде хәзер йомшак-нәфис күз нурларында иркәләнергә тиешлеген, шуңа ашыгуын сиздереп кенә торды. Кичтән хәле ул кадәр мөшкел-куркыныч түгеллекне тәмам аңлагач, Гыйрфан мулла тынычланып ятып йоклады. Төнге сыкрану-сызлануны остабикәсе аңа сиздермәскә тырышты.
Ходайның рәхмәте киң дигәндәй, иртән дә, көндез дә әлеге йөрәк җимеше бу якты дөньяга ул кадәр ашкынып-җилкенеп торуын нык сиздермәде. Шуңа күрә мулла абзый үз эшләре белән мәшгуль булды: ат карады, абзар тазартты, малларга печән салды, кар көрәде… Әмма әлеге «җимешнең» дулап-дулап алган чаклары да еш була. Ә инде мулласы килеп керсә, — әллә күз карашларында бер-бер шифа-нур бармы, югыйсә, — үзендә шул мизгелдә үк җиңеллек сизә башлый.

Шулай итеп көн үтте. Икенде намазын, ахшам намазын, ястү намазын парлап укыдылар. Хәсәнә абыстайга — йөкле кешегә — бөгелеп-сыгылып, бер ятып, бер торып, элеккечә мулласы белән ярыша-ярыша, намаз уку бик кыен иде. Әгәр авыру кешенең басып торырга хәле юк икән, аңа утырып укырга рөхсәт ителә. Утырып та мөмкинлеге булмаса, уң ягына ятып, кыйблага карап башкара ала бу изге эшне. Монысына да көч җитмәсә, аякларын кыйблага сузып, чалкан яткан килеш гамәлгә ашыра ала. Әгәр инде авыру боларның һәммәсеннән дә мәхрүм чиккә җитсә, намаз кичектерелә. Шулай да ул моны Аллаһы Тәгаләгә җиткерергә тиеш. Гыймран сүрәсендә: «…Кем дә кем баскан килеш, утырып Һом уң ягына яткан килеш: «И Раббыбыз! Син моны бушка гына барлыкка китермәдең. Сиңа дан, шөһрәт булсын! Син безне ут газапларыннан сакла инде!» — дип, Аллаһы Тәгаләне искә алсалар, һәм күкләрнең, һәм җирнең барлыкка китерелүе турында фикерләсәләр…» — дип әйтелә.
Мулла, әгәр авыр булса, остабикәсенә укымаска, әнә шул | сүзләрне әйтеп кенә ялварырга кушкан иде. Әмма Хәсәнә абыстай әле хәзергә үзен ул чиккә үк җиткән итеп тоймады. Биш вакыт намаз фарыз. Ул бик авыр вакытларда да укыла. Ә инде бала көткәндә, бер генә ана да җиңеллек эзләми. Берчә басып, берчә утырып укыды Хәсәнә абыстай намазны. Ястү намазыннан соң да әле үзен сират күперен үтәрдәй алиһә итеп санады. Әмма ярты төн уртасыннан соң, янә нык авырып китте. Мулла абзый киенә үк башлады.
— Атасы… сиңа әйтәм… кая болай… төн заманында?..
— Хәмдия абыстайны алып киләм…
Һаман шул бер үк сүзләрне кабатлады остабикәсе:
-Юк, юк, мулла, кирәкмәс, мәшәкатьләнмә, бу күз ачкысыз буранда бата-чума ни эшләп йөрмәк кирәк; әле хәлем син уйлаганча бер дә авыр түгел; таң аткач, Алла боерса, тагын да парлап иртәнге намазны укырбыз, аннан соң кирәк булырдай тоелса гына алып килерсез абыстайны, көн күзендә… Бик еракта торалар бит…
Шулай да иртәнге намазны парлап укырга насыйп булмады. Таң алдыннан Хәсәнә абыстай ныклап авыраеп киткәч:
— Инде Ходай үзе шаһит булсын, моннан ары синең бер кәлимә сүзеңә колак салмыйм, остабикә, алып киләм, — дип, аягына олтанлы киез итекләрен, өстенә толып, башына кырлы бүреген киеп чыгып китте.

‘Иман мөнәүвире — иман дине таратучы.
И м к я н — мөмкин.
Авыл халкы хөрмәтле әби-чәбиләрне «Абыстай» дип йөртә.