Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Олуг каһарман
17.10.2013

Олуг каһарман

Мәсгуд ага Гаратуев һәм хәләл җефете Разыя апа бер үк конне - 1928 елның 18 октябрендә - дөньяга киләләр

Мәсгуд ага Гаратуев һәм хәләл җефете Разыя апа бер үк конне — 1928 елның 18 октябрендә — дөньяга киләләр

Удмуртия татарлары – килмешәкләр түгел, җирле халык. Биредәге татарның этник тарихы үзенең тамырлары белән ерак заманнарга китә.

Әлбәттә, күп гасырлар дәвамында татар халкы башка халыклар – фин-угорлар, славяннар һ.б. этнослар белән төрле мөнәсәбәткә кергәннәр. Тормыш-көнкүреш тәртипләре белән, мәдәни яктан үзара уртаклашу һәр халык өчен зур файда китергән. Рухи алгарыш процесслары барган.

Бөек Болгарстан дәүләтенең күпчелеген тәшкил иткән татар халкы дөнья халыклары арасында бик алга киткән милләт саналган. Дәүләте җимерелгәч тә, ул данлы Казан ханлыгын төзи алган, дөнья алдында үзенең яшәү сәләтен күрсәткән, Җирдәге урынын һәм хокукын раслаган. 1552 елның 15 октябрендә (безнең өчен – Хәтер көне) Казанның җиңелүенә гади татар халкы гаепле түгел.

Җиңелү, фәкать, идарәче ханнарның амбиция көрәшләренең канлы нәтиҗәсе иде һәм, әлбәттә, татар халкының милли катастрофасы булды.

Нәкъ шул көннәрдән җиңүчеләр, җиң сызганып, методик рәвештә милләтне җимерү, аның иманын суыру белән шөгыльләнделәр, бу эшнең иң үтемле (эффектив) ысулы буларак, яшь буынны (ягъни милләтнең киләчәген) тәрбияләү процессын үз кулларына алырга омтылдылар. Руслашмаган милли мәктәпләр Россия дәүләтеннән ярдәм алмадылар, ә рус мәктәпләре финанс кытлыгы кичермәде.

Көчле рухлы, яшәргә сәләтле милләт үз мәктәпләрен, үз мәгариф системасын булдырды, чөнки аның фидакарь байлары һәм милли интеллигенциясе бар иде. Татар халкы башка халыклар арасында (хәтта, русларны да кушып) иң зур укымышлы халык саналды, эреп югалудан саклану өчен милли мәгърифәте көченә таянды.

1917 елның Октябрь инкыйлабыннан соң Россия татар тарихының иң фаҗигале дәвере башлана. Автономия кысаларына кертелгән татар мәгърифәте һәм мәдәнияте 80нче еллар азагында көчле кризис кичерә. Катастрофа якыная.

Йа, Аллаһ! Синең гүзәл җимешең булган бу дөньяда кайчандыр ниндидер тупас көч тарафыннан пружина кебек кысылган һәр система, җае чыккан мизгелдә, киерелеп китә, азатлыкка омтыла…

Шөкрана, 1985 еллардан башлап СССР территориясендә, шул исәптән Удмуртия җирендә дә, җәмгыять тормышын уңай якка үзгәртүгә омтылыш кузгала, милли үзаң уяна, демократик үзгәрешләргә таләп туа. Уңай вәзгыятьне сизеп алган милләтпәрвәрләр татар язмышын кискен яхшырту юлларын эзли башлыйлар. Алар инициативасы белән 1989 елның 14 августында Ижау татарларының беренче жыелышы булды. Анда шәһәрнең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) оешты. Аның рәисе итеп Фәнүс Гобәйдулла улы Газизуллин сайланды. Үзәкнең идарә органында Мәгариф, Мәдәни һ.б. секцияләр булдырылды, зур эшләр башкарылды, шул җөмләдән, 1989 елның 3 ноябрендә эфирга «Очрашу» исемле радиотапшыру чыкты.

1990 елныћ октябрендә узган отчет-сайлау җыелышында ТИҮ әгъзасы Мәсгуд Вахит улы Гаратуев аның рәисе итеп сайланды. Гаратуев җитәкләгән ТИҮ эшчәнлеге көннән-көн киңәя, тирәнәя барды.

Халык белән ныклы элемтә, милли проблемаларны халыкка җиткерү һәм милли көрәшчеләрнең сафын арттыру зарурлыгы ТИҮн татар информация системасын булдыру эшенә этәрде.

Хакимият ярдәменә ирешеп, 1991 елның 14 январенда Республика эфирына «Хәерле кич» исемле тележурнал чыкты. 1991 елның 23 февралендә Иҗтимагый Үзәк көче белән беренче татар газетасы «Яңарыш» аякка басты һәм милли хәрәкәтнең төп максатларын меңләгән халыкка ирештерде.

Милли хәрәкәтне Республика күләменә җәелдерү өчен шәһәрләрдә, районнарда, авылларда яшәүче активистларга даими рәвештә методик һәм практик ярдәм күрсәтелде. Шулай итеп, гамәлләрнең зур масштаблы күтәрелешенә ныклы нигез салынды… 1991 елның 23 мартында, зур тарихи вакыйга булып, Удмуртия татарларыныћ 1нче Корылтае җыелды. Биредә Удмуртия Татар Иҗтимагый Үзәге – Удм. ТИҮ ( ТОЦ Удм.) төзелү турында карар кабул ителде, аның идарә органнары оештырылды һәм Үзәкнең Президенты итеп М.В.Гаратуев сайланды. Воткинск, Глазов, Можга, Сарапул шәһәрләрендәге һәм Республиканың 6 районындагы иҗтимагый оешмалар Удм.ТИҮнең бүлекләре (филиаллары) дип игълан ителде. Иҗтимагый Үзәк, үзенең беренче көненнән үк, татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм аны яңа баскычка күтәрү, милли аң тәрбияләү, халыкның социаль активлыгын көчәйтү, гомумҗәмгыятьнең мәдәни үсеше процессына татарлар керткән өлеш күләмен арттыру кебек гамәлләрне үзенең приоритетлы бурычы дип халыкка белдерде һәм тиешле гамәлләрне тормышка ашыру өстендә армый-талмый хезмәт итте. М. Гаратуев җитәкләгән ТИҮнең 10 ел (1990-2000) дәверендә башкарылган эшләр һәм гамәлгә ашкан чаралар саннары: корылтайлар — 4, пленумнар — 10, филиаллардагы проблемалар — 20 чара,халык мәгарифен торгызу — 36, мәдәниятне аякка бастыру — 20, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр — 35, дин һәм әхлак мәсьәләләре — 15 чара һ.б. Ассызыклап шуны әйтергә кирәк: башкарылган эшләр-чараларның гамәли сыйфатыннан туган масштаблы тәэсире Удмуртия кысаларыннан Татарстанга һәм бөтен Россия киңлекләренә җәелде. Чөнки олуг гамәлләр сәхнәсенә тартылган герой-персонажлар арасында дөньякүләм абруйлы шәхесләр дә бар иде. А.Волков, М.Шәймиев, Б.Ельцин, В.Путин исемнәрен атап үтү – җитәрлек дәлилдер.

Титаник бу хезмәтнең иң күркәм реаль нәтиҗәләре – Ижау шәһәре мәктәпләрендә ачылган татар телен укыту сыйныфлары, татар гимназиясе, балалар бакчаларындагы татар төркемнәре, балалар дөньясы өчен даими күренешкә әйләнгән әдәбият-мәдәният бәйрәмнәре, чәчелгән татар дөньясы белән тудырылган тыгыз багланышлар, Татарстанның суверенитет өчен көрәшен яклауга багышланган зур сәяси акцияләр, Удмуртия татарларының милли менталитеты үсешендә ирешелгән югары баскычлар, Республикада барлыкка килеп, күләм һәм дөньякүләм киңлектә абруй казанырга өлгергән татар информация системасы (радио-телевидение-газета), талантлар тәрбияләп үстерү, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар төркемен туплау һәм алар иҗаты өчен милли мохит тәэмин итү һ.б. казанышлар — һичшиксез, татар тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек.

ТИҮ һәм аның данлы эшләре турындагы мәгълүмат узган гасырның 90нчы еллары уртасында ук бөтен дөньяга таралды.

Ниһаять, олуг каһарманыбыз шәхесенә якынрак килик.

Кем ул Гаратуев? Сорау — җиңел. Җавап — катлаулы.

Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья татарлары Конгрессының беренче лауреаты (диплом № 001) Мәсгуд Гаратуев безнең өчен (танышлары, фикердәшләре, шәкертләре, милли хәрәкәт казанында азмы-күпме кайнаган кешеләр өчен) – ифрат күпкырлы, катлаулы шәхес. Ул теләсә нинди аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тотарга сәләтле эрудит. Татар милләтенең көчле фанаты. Корыч ихтыярлы һәм куәтле оештыручы, һичшиксез, лидер. Әгәр татарның борынгы патшалары һәм ханнары арасыннан соңгысы гына да Гаратуев сыйфатларына ия булса, без әле бүген дә бөек милли дәүләтебезнең кадерле һәм бәхетле балалары булыр идек. Гаратуев – үз сүзенә хуҗа. Аның сүзе эшеннән аерылмый. Ул әйткән ике җөмләне мисалга китерик: «Күңелем белән шуны тирән аңладым: милли мәсьәләләрне чишәр өчен профессионал-революционер кирәк, дөреслекне сөйли алырлык, кешеләрне ышандыра алырлык, зур абруйлы һәм иң нык киртәләрне җимерү куәтенә ия булган лидер-шәхес кирәк. Шундый җитәкчесе булмаган милли хәрәкәт – үлемгә дучар».

«Минем шәхси дошманнарым бар идеме? Әйе, бар иде. Шунысы гаҗәп, хәтта, татар халкы арасында да. Аңлау авыр түгел, татарларны «бердәм халык», дип йөртсәләр дә, 450 еллык коллык безнең милли менталитетны изде-янчеде. Хәзер безнең арада яман хөсетле-көнче, җае чыкканда, милли кардәшенә аяк чалырга әзер торган кешеләр күп.

Ләкин мин яшәвемне һәм эш-гамәлемне бер принципка таянып дәвам иттем: «Сиңа ягылган ялган никадәр зур булса, эшләрең дә шулай зур.

Дошмансыз кеше – бәләкәй кеше»…

Әйе, вакытлар үтә. Давыллар тына. Яңа заманнар килә. Тормыш аренасына яңа буын аяк баса. Ләкин…

Һаман да бер тынгысыз фактор йөрәкләрне әрнетә. Озын гомерле империянең гасырлар буена сузылган милли сәясәте үзенә буйсынган халыкларны ассимиляцияләүдән гыйбарәт булды. Бу процесс хәзер дә дәвам итә генә түгел, ә көннән-көн көчәя бара. Хикмәт нәрсәдә? 1992 елда СССР таркалып, күп кенә милләтләр азатлык яулап, үз дәүләтләрен булдыруга иреште. Бу хәл территориясе кечерәеп калган империя идеологларының һушын алды. Алар бу һәлакәтнең сәбәпләрен эзләүгә ашыгып керештеләр һәм, ниһаять, таптылар. Милли үзаңын югалтмаган халыклар, җае чыкканда, көрәшкә күтәрелеп, үз дәүләтләрен төзи алалар. Ә империягә бу кирәкме? Юк шул. Бүгенге көндә милли мәктәпләр, милли тел дәресләренең сулыш атмосферасы нигә кысыла дип, лаф орулар – милли хәрәкәтнең сүнүе һәм аның лидерларының эреп юкка чыгулары турында чаң сугучы дәлил. Үз хокуклары өчен көрәштән туктаган милләтнең киләчәге булмаячак… Бу турыда балаларыбызга һәм оныкларыбызга һәр көннең һәр сәгатендә тәкрарлап торсак кына, ягъни милли аңыбызны йоклатмасак кына, без бабаларыбыз васыятен онытмаган токым булып саналырга хаклы…

Ибраһим Нәфыйков (Биектаулы) –
1990-2000 елларда Удм.ТИҮнең Вице-Президенты