Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Олимпия чемпионнары кайтты
26.02.2014

Олимпия чемпионнары кайтты

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне быел Россиядә гомер кичерүче һәр кеше өчен истәлекле һәм горурлык хисләре белән тулы булгандыр. Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары тәмамланды. Илебез спортчылары олимпиаданың соңгы көннәрендә җиңү өстенә җиңү яулап, җанатарларын шатландырдылар. Россия җыелма командасы Сочида 32 медаль (12се — алтын, 11е — көмеш, 9ы — бронза) яулап, беренче урынга лаек булды. Әлеге олуг җиңүгә якташларыбызның лаеклы өлеш кертүе — чиксез горурлык.
25 февраль көнне данлыклы спортчыларыбыз Ижауга кайтты. Республика аэропортында даһиларны күпсанлы журналистлар, дәүләт эшлеклеләре, җанатарлар, волонтерлар зурлап каршы алды. Өч көмеш медаль иясе Максим Вылегжанинның туган ягы Шарканнан махсус делегация дә килгән иде. Рес­публикабыз спортчылары мондый олуг җиңүгә соңгы мәртәбә 1988 елда ирешкән. Чаңгычы Тамара Тихонова белән битлонист Валерий Медведцев 3 алтын һәм 3 көмеш медаль яулаганнар.
Олимпия чемпионна­ры Ма­к­сим Вылегжанин, Дмитрий Япаров һәм аларның тренерлары Олег Перевозчиков бик теләп хис-кичерешләре бе­­лән уртаклаштылар, күп­санлы сорауларга җавап бирделәр, истәлеккә фото­сурәткә төштеләр һәм автографларын бүләк иттеләр.
Максим Вылегжанин өчен иң истә калганы — Олимпия уеннарының ябылу тантанасында бүләкләнү мизгелләре булган. “Бу мизгелдә күңелне төрле хисләр өермәсе биләп ала. Сиңа меңләгән кешеләр карашы төбәлгән. Аңлатып бирә торган түгел”, — диде спортчы. Өч медаль яулавына карамастан, билгеләнгән максатына ирешә алмавы хакында борчылуын да белдерде ул. “Күзалдына китерегез, өч көмеш медаль, аларның һәркайсы беренче урын өчен көрәшне белдерә, әмма эшнең азакка кадәр җиткерелмәвенә ишарәли”, — диде Максим. Шулай ук кайбер рус журналистларының Максимны “көмеш егет” дип атауларына карата фикере белән дә кызыксындык. “Димәк, шулай дип атарга сәбәп биргәнмен”, — диде спортчы. Можга егете Дмитрий Япаров: “Үземне йолдыз итеп санамыйм. Әлеге медальне уртак көч белән яуладык. Командабызның бердәмлеге билгесе бу. Олимпия уеннарында беренче мәртәбә катнашуым. Физик көч кенә җитми икән, рухи ныклык кирәк булуына төшендем”, — дип тыйнаклыгын раслады. Россия җыелма командасының өлкән тренеры Олег Перевозчиков: “Без дүрт ел буе Максимны алтын медаль яуласын дип әзерләдек. Озын-озак тренировкалар, күпме көч сарыф ителде. Ә олимпиада күз ачып йомганчы бер мизгелдә үтте дә китте. Ниятебезгә ирешә алмадык, шуңа күрә күңелне берникадәр канәгатьсезлек хисе били», — дигән фикерен җиткерде.
Россия Президенты Владимир Путин XXII кышкы Олимпия уеннарында җиңү яулаган 48 спортчыга дәүләт бүләкләре — медаль һәм орденнар тапшырды. Алар арасында якташларыбыз да бар иде. Илебез башлыгы Максим Вылегжанинны Почет ордены, Дмитрий Япаровны “Ватан алдындагы казанышлары өчен I дәрәҗә” орден медале белән бүләкләде. Моннан тыш, Максимга Шаркан районының Почетлы граж­данины исеме бирелгән. Районда барлыгы 16 кеше генә әлеге мактаулы исемне йөртә. Спортчы егет — ара­ларында иң яше. “Рес­публикабыз Олимпия чем­пионнарына акчалата бүләк әзерли. Максим Вылегжанинга — 3 миллион сум, Дмитрий Япаровка 1 миллион сум биреләчәк”, — диде УР Спорт, физик культура һәм туризм буенча министр Игорь Краснов. Ул шулай ук: “Безнең республика — чаңгычылар әзерләү буенча алдынгылар рәтендә. Шул рәвешле бар көчебезне бу юнәлешне тагы да үстерүгә юнәлтәчәкбез. Виталий Мутко белән бу хакта килешенде инде”, — дип белдерде.

Альбина Шәйхетдинова.