Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Олимпиадада сынатмадылар
12.02.2014

Олимпиадада сынатмадылар


Республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча Удмуртиядә унтугызынчы тапкыр олимпиада уздырылды.

Туган телебез — татар телен өйрәнү, аны башкаларга өй­рәтү максатыннан Татарстанда елдан-ел эшләр камилләштерелә, яңа алымнар уйлап табыла. Туган теленә карата кешедә кызыксыну уяту өчен төрле ысуллар уйлап табыла. Компьютер аша да ана телен өйрәнү курслары алып барыла. «Мин татарча сөйләшәм» дигән өйрәтү курслары да һәрдаими телевизор аша тамашачыга җиткерелә. Интернеттагы мөмкинлекләрне күреп гаҗәпкә каласың. Никадәр алга китеш!

Укытучы өчен дә мөмкинлекләр күп хәзерге заманда, әгәр кул астында техник чараларың булса, балаларны әллә нинди “сәяхәт”ләргә чакырырга мөмкин. Ләкин бу эш Татарстанда бик җитди куелса да, бездә — Удмуртиядә әле татар теле укытучылары өчен мондый мөмкинлек тудырылмаган. Без һаман да шул элеккечә китапларга, журналларга таянабыз. Дәрестә даими куллану өчен укытучы — компьютер, сыйныф интерактив такта белән дә тәэмин ителмәгән. Безне ишетүче дә, ярдәм кулы сузучы да юк. Укытучы шулай да күңелен төшерми. Вакытын да, көчен дә жәлләмичә укучыларда туган телгә мәхәббәт уятырга тырыша.
Туган телдә сөйләшә, аралаша белү, иң беренче чиратта, гаиләдән тора. Әгәр ата-ана, әби-бабай бала белән татарча сөйләшмәсә, укытуда яңа технологияләр куллану көчсез дип уйлыйм. Нәкъ менә өйдә татарча аралашкан балалар гына нинди булса да нәтиҗәләргә ирешә алалар. Алар Интернетта ана телен өйрәнеп утырмый. Гаиләдәге ана теленең роле, укытучының ярдәме – болар укучының олимпиадаларда югары күрсәткечләргә ирешүнең төп шарты. Моның шулай икәненә мин ел саен инанам, чөнки нәкъ шундый балалар шәһәр, район, республика күләмендә мактаулы урын яулыйлар.
Быел да республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча Удмуртиядә унтыгызынчы тапкыр олимпиада уздырылды. Көннәр суык булса да, катнашырга теләге булган Ижаудан, хәтта Балезино районының Кистем һәм Падера мәктәбеннән барлыгы 20 укучы катнашты. Бәйгенең кызуы тугызынчы сыйныфлар арасында булды, чөнки сан буенча иң күбе алар иде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, иң күп мактаулы урыннар 6 гимназия укучылары арасында. Менә алар: тугызынчы сыйныфлар арасында беренче урынга Гүзәл Зарифуллина (6нчы гимназия), икенче урынга Алина Муллаәхмәтова лаек булды. Унберенче сыйныфлар арасында беренче урыннарны Гөлназ Габбасова (6нчы гимназия), Рәүфәт Әхмитов (55нче мәктәп), Зәринә Касимова (Кистем) яулады. Җиңү яулаган әлеге укучылар шушы көннәрдә Казан шәһәрендә төбәкләр арасында узачак татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына барачаклар. Уңышлар телик аларга.

Рәсилә Габдрахманова,
Ижау шәһәре.