Баш бит - Яшьлек адымы - Озын толым бәйгесе
27.08.2015
Озын толым бәйгесе
“Мин — Лилия Арсланова.
Миңа 14 яшь, Глазов шәһәренең 16нчы мәктәбендә белем алам. Кечкенәдән үз туган телемне беләм һәм бик теләп аралашам. Татар теле — илдә иң матур тел. Үзен татар дип санаган кешенең туган телендә сөйләшмәвен бик сәер күренеш дип уйлыйм.
Минем яраткан шөгыльләрем дә бар: гандбол уены, җыр һәм бию. Музыка мәктәбен тәмамладым. Татар телендә җырларга бик яратам.
Чәчемне кечкенәдән үстерәм. Аны һәр ике көн саен юам, бик еш тарыйм”.