Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Озын толымлы Алинәбез
6.07.2017

Озын толымлы Алинәбез

Безнең шәһәребез бик зур түгел. Әмма шушы кечкенә генә шәһәребездән бик күп сәләтле яшьләребез үсеп чыга. Алар ерак, зур шәһәрләрдә югары белем алалар, матур киләчәк төзиләр.
Шундый яшьләребезнең берсе — Алинә Девятых. Ул әби-бабай, әнисе тәрбиясендә, өйдә бары тик туган телдә генә сөйләшеп, гореф-гадәтләрне онытмаска, динебезне сакларга кирәклеген аңлап үсә. Алинә кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып, матур итеп биергә өйрәнә. Озын толымлы, зифа буйлы, җиңел хәрәкәтле сылу кыз сәхнәдә күбәләктәй бөтерелеп, татар халык биюләрен башкарырга ярата. Уңган, булган Алинәбез республикада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашып, алдынгы урынны ала. Аның дипломнарын, рәхмәт хатларын, грамоталарын санап бетереп булмый. Алинәне биергә тәҗрибәле укытучылар өйрәтмәде, барлык хәрәкәтләрне үзлегеннән өйрәнде ул. Бабасының йогынтысы да булмый калмагандыр, ул шулай ук матур бии, баянда уйнап, милли җырлар башкара.
Алинәнең бабасын шәһәребездә бел­мәгән кеше юктыр. Илгизәр Хәсәнов — “Можга шәһәренең мактаулы гражданины” — 40 ел урман комбинаты предприятиясен җитәкли. Ул эшләгән елларда предприятие үсә, даны ерак илләргә хәтле барып җитә.
Әбисе Гөлфия Хәсәнова гомерен гаиләсенә һәм сәүдә эшенә багышлый. “Удмуртресурс”ның һәм Рәсәйнең сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыкларының хезмәт ветераны. Ирле-хатынлы Хәсәновлар — шәһәр, респуб­лика, ил күләмендә күрсәткән хезмәт батырлыклары, рухи матурлыклары белән халкыбызга яхшы таныш шәхесләр.
Менә шушындый үрнәк гаиләдә тәрбияләнеп үскән Алинәбез нәкъ бабасы укыган университетка укырга керә. Инженер-биотехнолог белгечлеген үзләштерүче кыз төрле чараларда да катнашырга өлгерә. Милләтебезнең данын “Татар кызы”, Татарстан данын “Краса нации” бәйгесендә яклый. Матурлык ярышларында катнашу өчен гүзәллеге дә, сәләте дә җитәрлек. Күптән түгел Алинә Төркиянең Анталия шәһәрендә “Miss Eurasia 2017” халыкара матурлык конкурсында катнашып, Удмуртия данын яклады. 10 көн дәвамында дөньяның төрле илләреннән килгән 37 гүзәлкәй үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен сынадылар.

Кызларның үзенчәлеген жюри әгъзалары бәяләде, шулай ук Интернет аркылы тавыш бирергә мөмкин иде. Конкурсның финалында катнашучылар үз халыкларының милли киемнәрен күрсәттеләр. “Свет” мәдәният үзәге тарафыннан бирелгән “Удмуртия” исемле коллекциядән булган күлмәк Можга шәһәре, республикабыз данын ерак илләргә таратты. Алинәгә “Иң яхшы биюче” (Miss Best Dance Eurasia 2017) номинациясендә җиңү яуларга да ярдәм итте.
Әнә шундый сәләтле, матур, уңган кызыбызга алдагы тормышында бары тик уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез. Озын чәчен дә кистерергә теләми. “Чәч ул — татар кызы өчен зиннәт”, — ди ул. Милләтебезгә булган мәхәббәтен югалт­мас дип ышанабыз.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре.