Озак яшәү серләре
Юбилей уңаеннан
Тумышы белән Актаныш районы Тат. Әҗби авылыннан булган Сәминә Фаиз кызы Гарифуллинага 11нче майда 90 яшь тула. Ул бүгенге көндә Ижау шәһәрендә гомер кичерә. Балаларының һәрберсе: “Әни, әйдә безгә кил!” – дисәләр дә, ул ялгызы үз көенә яши бирә. Хәер, берүзе яши дип әйтү дөрес тә түгелдер. Һәркөн диярлек кызлары килеп хәлен белеп, камыр ризыкларын, кайнар ашларын алып килеп сыйлап, тәрбияләп торалар. Шулай ук шәһәрнең Индустриаль районында урнашкан социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә атнасына 2 тапкыр килеп өй җыештыралар, кибеткә, даруханәгә йөриләр. Бер сүз белән әйткәндә, Сәминә әбинең фатир ишегенең ябылып торганы да юк.
Мин килеп, домофонга баскач та, кем икәнемне дә сорап тормыйча ишекне ачты: “Мин син килгәнне көттем, кунак килгәнен бик яратам”, — дип каршы алды ул мине. Бераз танышып, әңгәмә корган чакта, үзе белән таныштырып, үзенең балачак еллары хакында искә алды. “30нчы еллар… Мин кечкенә чакта бабайның 3 тегермәне булган. Шуның өчен аны кулак дип, сөргенгә сөрәләр. Ә әти сугышта контузия алып кайта, аннан озак тормый вафат була. Шуннан соң әни Ижауга күченә. Биредә ул Ижау-Балезино тимер юлын салуда зур хезмәт куя. Ә без, балалар, төрле-төрле якка таралдык. Нәгыймә апа бик җитез, чая булган. Ул Можга балалар йортында тәрбияләнде. 4нче сыйныфта укыганда, авылга хат яза. Адресын хәтерләмәгәч, конверт тышына “Печник Вәлигә” дип куя. Шул хат барып җитә бит. Шуннан апаның адресын, кайда икәнлеген белеп, аны барып алдык. Әни русча белми, ә мин русча беләм. Апаны алгач, гаиләдә 7 кеше булып, Загородная урамында бер йорт сатып алдык. Әти өлкән кочегар булып хезмәт куйды. Үз әтием булмаса да, мин аңа “Әти” дип дәштем. Әнием бик тырыш иде. 8 сотый бакчабыз бар иде, кәҗә дә тоттык, эшли дә иде. 38нче мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлагач, хисапчыга укып, гомер буе шәһәребезнең төрле оешмаларында хисапчы булып эшләргә туры килде. Пенсиягә «Подземметаллзащита» оешмасыннан киттем. Лаеклы ялда да “Спартак”та эшләүче “Бәхет” ансамбленә йөрдем. Ирем Вәсил бик иртә китте, 43 яшь кенә иде. Кызларым Равилә, Фәридә, Рәшидәм белән калдым. Борчылсам, кан басымым күтәрелә, шунлыктан үземне юкка-барга борчымаска тырышам”, — диде.
Бүгенге әби-бабайларның тормыш юлы катлаулы булган. Сәминә әбинең тормыш юлы да искәрмә түгел. Ул замананың бар авырлыгын үз җилкәсендә татый. “Үсмер чаклар шулкадәр күңелгә уелып калган, әле дә төшләргә кереп йөдәтә. Хәзер исә 12 оныгым, аларның 14 балалары бар. Аларның уңышларына сөенеп яшим. Шулай ук бәйлим – ул да бит сәламәтлекне ныгыта, уңай эмоцияләр бирә. Ир кешеләр дә бәйли бит. Телевизордан Елена Малышеваның тапшыруларын карыйм. Яңалыкларны карасам да, борчылам. Аз-азлап, бүлеп, еш ашыйм. Индустриаль районында урнашкан социаль ярдәм үзәгенә сәламәтлегемне ныгытырга елына 3-4 тапкыр барам. Психолог киңәшләре, невролог, массаж, дәвалану алам. Кан басымын үлчәп торалар. Биибез, җырлар җырлыйбыз. Бик зур рәхмәт аларга”, — дип сөйләде ул.
Моннан 3 ел элек Сәминә әби “Известия УР” газетасы уздырган “Минем әбием” конкурсында катнашып, “Эшлекле әби” номинациясендә җиңүгә лаек була. Оныгы Резидә аның хакында: “Әбиемә 90 яшь булса да, ул кул кушырып утырмый, тормышны яратып яши. 40 яшьтә тол калып, аның кулында 3 бала, әти-әнисе кала. Безнең әби искиткеч кеше, без аның белән горурланабыз. Кайчан килмә, ул безне күңелле җырлар, кызыклы мәзәкләр, тормышында булган күңелле вакыйгаларны сөйләп көлдерә, алдагы көннәргә планнары белән таныштыра, фатирында бүлмәләрен төзекләндереп, обой-люстраларын алыштырып, гел яңартып кына тора. Кайчак бертөрлелек туйдыра дип, шкаф-өстәл урыннарын алыштыртып куя. Әбиемнең куллары алтын. Ул урындыкларга, карават-диваннарга төрле төсле җепләр белән япма-келәмнәр бәйли. Шуларны туган көннәргә бүләк итәргә ярата. Безнең күңелләребезне күтәрә. Әбием Хезмәт ветераны, Хезмәт фронты ветераны, социалистик ярыш җиңүчесе. Без барыбыз да әбиебездән үрнәк алып яшибез. Аны яратабыз, бик хөрмәт итәбез”, — ди.
Сәминә әбинең йөзе ачык, күңеле күтәренке, күзлек кимичә генә бәйли. Әйберләренең матурлыгыннан күзләр камаша. Бик хәрәкәтчән, энергиясе ташып тора, газеталарны да күзлексез укый. Сәминә әбидән 90га җитү серләре турында да белештем. “Бер генә көн дә бәйләмичә калганым юк, ди. Киңәш итеп әйтәм: кул эшләренә килгәндә, “аңа вакыт җитми” дип әйтүчеләр күп. Әмма үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эшенә вакыт табып була”, — дип сөйләгәндә дә аның бәйләм инәләре тик тормады, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр бәйләде дә бәйләде. “Көн саен, үзегезне тынычландыру булсын өчен булса да, кул эше тотсагыз, матур кул эшегезне күреп, уңай хисләр аласыз. Озак яшисең килсә, күңелеңә тузан бөртеге кадәр дә начар уйлар кертмәскә, әйләнә-тирәдәге кешеләрне һәм тормышны яратып яшәргә кирәк. Минем күңелдә бар нәрсәгә карата да ярату хисе яши. Бары тик уңай хисләр генә булырга тиеш. Озын гомерле булуның сере шул уңай хисләрдә”, — ди җавап бирде ул бу сорауга.
Бүгенге тормышыннан бик канәгать Сәминә әби. Балалары, оныклары һәрчак янәшәсендә булып, җылы өе, табын тулы сые булып, киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телибез.
Гөлнара Вәлиева.