Нәфрәт яшьләрнең юлдашы түгел
Россия Эчке эшләр министр-лыгының Ижау территориаль бүлеге хезмәткәрләре Ижау икътисад, идарә һәм хокук көллияте студентлары белән очраштылар. Әлеге очрашу Горький тимер юлының Ижау бүлеге тарихы музеенда «Россия балалары — 2021» һәм «Нәфрәт һәм ксенофобия белән без юлдаш түгел» дип аталган Федераль оператив-профилактик чара кысаларында үткәрелде.
Студентлар белән очрашуга Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекнең өлкән инспекторы Дмитрий Серегин һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән хезмәткәре Раушан Зарипов, шулай ук көллиятнең линия бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Александр Кислицын килделәр. Полиция хезмәткәрләре студентларга тыелган матдәләр һәм аларны куллануның зыяны турында, шулай ук наркотикларга бәйлелек барлыкка килү куркынычы турында тормыштан мисаллар китереп сөйләделәр. Акча эшләү теләге белән законсыз рәвештә наркотиклар тарату белән шөгыльләнү юлына кереп китү, җинаять юлына басу очраклары еш булуын хезмәтләре барышында очраган аяныч хәлләргә нигезләнеп сөйләделәр; җинаять юлына басучыларны нинди җаваплылык көтүе турында аңлаттылар; аларны башка милләт, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин вәкилләренә хөрмәт белән карарга чакырдылар. Шулай ук Интернет челтәрендә дә сак булырга кирәклегенә басым ясадылар. Җинаятьчеләрнең яшьләрне наркотик куллануга җәлеп итү өчен социаль челтәрләрдә махсус ау корулары, виртуаль киңлекнең аноним булуы турында алдап, яшьләрне җинаять юлына этәрүләре, моның өчен алдан төзелгән схемаларны кулланулары турында аңлаттылар.
“Яшьләргә әлеге мәсьәләләрне дөрес аңлату өчен махсус әзерлекле белгечләр кирәк. Яшьләрнең сәламәт акылы – илебездәге җәмгыятьнең сәламәтлеге ул», — диде үз чыгышында Иҗтимагый совет әгъзасы Александр Кислицын.
Барлык катнашучыларга да очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча брошюралар тапшырылды һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау территориаль бүлеге хезмәткәрләренең эше турында фильм күрсәтелде.
Очрашу музей заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды. Анда музей хезмәткәрләре студентларга Удмуртиядә тимер юл төзелеше, Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәткәрләренең батырлыгы, Ижау – Балезино тимер юлы төзелеше турында сөйләделәр.
Элмира Нигъмәтҗан.