Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Нәсел шәҗәрәсен барлаганда
10.01.2020

Нәсел шәҗәрәсен барлаганда

Яхшылык кыл, дәрьяга сал: балык белер, балык белмәсә, халикъ (Аллаһы Тәгалә) белер, дип әйтелә татар халык мәкалендә. Адәмнең һәр кылган гамәлен (яхшысын-яманын) Аллаһы Тәгалә белеп тора. Бу мәкальдә дә халикъны яратучы, бар кылучы, ягъни Аллаһ дип аңларга кирәк. Минем әнием ягыннан нәсел җепләрем Иж-Бубый мәдрәсәсе белән тыгыз бәйләнгән. Җитмәсә, шушы татар халык мәкале дә нәселемнең яшәү эчтәлеген тулысынча ача кебек.
Әниемнең исеме — Гөлчирә Миннемөхәммәт кызы Шәяхмәтова. Ә аның бабасы Шәяхмәт күренекле Максудовларның икенче буыны. Маһирә апа Максудова, гади авыл кызы, медицина факультетын тәмамлагач, өч ел аспирантурада укыган. Галим буларак, чит илләрдә дә аның фәнни–тикшеренү эшләре белән кызыксынганнар һәм югары бәяләгәннәр. Ул туганнары Зәйнәп, Шаһидә, Рәмзи Максудовларга да тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән. Археограф, фән һәм әдәбият эшлеклеләренең библиограф каталогын төзүче була.
Шәһидә апа Максудова — күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның хатыны. Бу нәсел язмышы турында язучының “Идел кызы” романын укып күп нәрсәләр белергә мөмкин. Өстәп шуны гына әйтергә телим, кызлары Наилә Ахунова белән кайчакларда Казанда очрашабыз, сөйләшәбез, туган якларыбызны сагыну хисләрен бүлешәбез. Ул Уразайда тумаса да, әби-бабаларының, әнисенең туган авылын бик якын итә. Җан тартмаса, кан тарту шулай буладыр инде ул.
Затлы нәсел һәрчак затлы булып каладыр. Шәяхмәт бабайның улы Миннемөхәммәт (әнием Гөлчирәнең әтисе). 1989 елда Вятка губернасы Алабуга өязе Уразай авылында туган. Кечкенәдән үк әтисеннән укырга–язарга өйрәнгән. Аның гарәп хәрефләре белән сырлап-сырлап язган язмаларын әниебезнең бик кадерләп сандыкта саклаганы хәтеремдә калган. Ул заманда намаз укымаган, дин кануннарын үтәмәгән кешеләр булмагандыр, яисә бик сирәк булгандыр. Мөселман тамгасы белән дөньяга килгән баланың яшәеше дә мөселманча булган. Эчми-тартмый, хәләл ризыклар белән тук­ланып үскән, Аллаһы Тәгаләне зурланып яшәгән, һәр кылган гамәле аның ризалыгы өчен башкарылган бабам Миннемөхәммәтне дә халикъ төрлечә сынаган…
Бабамның куллары алтын булган, ул күп һөнәр иясенә әверелгән. Авыл кырыйлап ага торган елганы буып, су тегермәне төзеп куйган. Ул тегермән ачлык елларында бик күп мөселман кардәшләрне, туган-тумачаны, авылдашларны ач үлемнән алып калган. Миннемөхөммәт бабай үзе шунда тегермәнче булып эшләгән. Һәркөн таң белән тегермән янына чиратка тезелеп баскан халыкка тегермән ташына эләгеп калган онны, стеналарга кунган он тузанын кашыклап бүлә торган булган. Утызынчы елларда авылдагы мулла нәселеннән булганнарны, хәллерәк крестьяннарны сөргенгә сөрү шаукымы минем бабама да кагылган. Реабилитация башлангач, без дә архивка мөрәҗәгать иткән идек. Аннан хат килде. Бүгенгедәй хәтеремдә, әниебез шул кәгазьне кулына алу белән кычкырып елап җибәрде, үзенең мәрхүм гаиләсе белән яңадан очрашкандай булды бугай. Хатта бу гаиләнең сөргенгә сөрелү (репрессияләнү) даталары һәм һәрберсенең исемнәре языл­ган иде. Исемлектә иң беренче булып Бибигайшә әби Садыйкованың исеме тора, аңа 80 яшь дип куелган. Ул Шәяхмәт бабабызның икенче хатыны булган. Беренче хатыны үлгәч, бабай аңа өйләнгән булган. Димәк, Миннемөхәммәт бабайның үги әнисе була инде ул. Бибигайшә әби бик укымышлы булган, мулла кызы, үзе Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган. Гомер-гомергә килгән гадәт буенча, Шәяхмәт бабайның балалары аны хөрмәтләгәннәр, урыны түрдә булган һәм ашаганда иң беренче бүленгән ризык аның алдына куелган. Шуңадыр, Шәяхмәт бабай үлгән булса да, Бибигайшә әби сөргенгә сөрелгән аның балаларыннан аерылырга теләмәгән, алар белән Магнитогорскига киткән. Һәм шунда әҗәлен дә тапкан. Миннемөхәммәт бабайның хатыны Мәхүпямал, 5 яшьлек улы Мәгъсүм дә Магнитогорскида җирләнгәннәр. Юкка гына бу шәһәрне кеше сөякләре өстендә төзелгән шәһәр димиләр шул. Никадәр авыр булса да, Миннемөхәммәт бабай ислам кушканча яшәгән, мәрхүмнәрне шартын китереп җирләгән, кызлары Гөлчирә белән Рәхимәне саклап калырга тырышкан. Бабай бу авырлыкларны Аллаһы Тәгаләнең сынавы итеп кабул иткән. Сынау дигәннән, сөргенгә сөрелүне Миннемөхәммәт бабай да, әниебез Гөлчирә дә сынау гына түгел, сынату диебрәк сөйләгәннәре хәтеремдә. Шуңа һәрвакыт әтиебез-әниебез безне, алты баланы, гадел булырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, беркемне дә игътибарсыз калдырмаска кирәклеге турында кисәтеп үстерделәр. Гаиләбездә бу темага зур сөйләшүләр булганын да хәтерлим. Шул сөйләшүләрнең берсендә әниебез безгә Миннемөхәммәт бабайның башыннан кичкән, гел үкенеп искә алган бер вакыйганы сөйләгән иде.
Таң белән тегермән янына тезелгән чираттагыларга кайвакыт кашыклап бүленгән он җитми кала торган була. Беркөнне чиратның иң ахырында торган таныш булмаган мосафирның сузылган кулы буш калган. Аңа он җитмәгән. Бабай үзенең өлешен мосафирга бирмәгән, балаларын күз алдына китергән. Мосафир, башын аска иеп, тегермән артындагы җиреклеккә кереп китеп күздән югалган. Бабай аны шуннан соң бер тапкыр да күрмәгән. Ачтан үлгәнме ул, суга батып, елгада агып киткәнме, билгесез. “Аның сузылган кулы, саргайган йөзе, зур ачылган күзләре һәрвакыт минем күз алдымда тора, — дия торган булган бабай, — шул мосафирның рәнҗеше генә төште миңа!” Гомере буе Миннемөхәммәт бабай шуңа үкенеп яшәгән…
Бөек Ватан сугышында да катнашкан безнең бабай. Сугыш тәмамлангач, Уразайга кайткан. Кызлары Гөлчирә белән Рәхимәне башлы-күзле итеп, беренче оныгы Нәзирә апабызны кулына алып сөеп, 1949 елда җан биргән. Аңа 51 яшь булган. Әниебез әйтүенчә, үлгәч тә аның йөзеннән елмаю, канәгатьлек хисе бөркелеп торган. Ул сөргендә Магнитогорскида чак­ларында бик сагынган, туган авылын, авылдашларын, туган нигезен уйлап йөри торган булган.
Әниебез Гөлчирә дә, Рәхимә апа һәм аның гаиләсе дә ислам дине кушканча яшәделәр. Һәр елда Коръән ашы уздырдылар, һәр дини бәйрәмне бәйрәм итеп яшәделәр. Безне дә шуңа өйрәттеләр. Мин үзем кулыма Коръән алган саен аларга рәхмәтемне әйтәм, рухларына дога кылам. Аллаһыдан белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны ярлыкауны сорыйм, нәселебездәге мәңгелек йорт­ка күчкән барча әрвахларның рухлары шат булуын телим. Һәм һәрвакыт кулын сузып он өмет итеп торган, ләкин кулы буш калган теге мосафирдан бабамны кичерүен сорыйм, аның рухына да догаларымны юллыйм…

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.
Фотосурәттә:
Максудовлар гаиләсе.