Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Нәрсә югалттык, нәрсә таптык?
16.03.2017

Нәрсә югалттык, нәрсә таптык?

“Үзгәрешләр чорында яшәүдән сакла безне, Ходаем!” дигән әйтемне Кытайда уйлап чыгарганнар, диләр. Чыннан да, бу шулайдыр шул. Кытай тарихына күз салсак, үзгәрешләрнең гади халыкка нинди “бәхет” китерүен тетрәнүләр белән укыйсың. Хәер, Рәсәйдә аз булганмыни үзгәрешләр? Узган XX гасыр тулысы белән үзгәрешләр чоры: Бөек Ватан сугышы (анда ничә миллион кешенең гомере өзелгәндер әле һаман да исәбенә чыга алмыйлар), Октябрь инкыйлабы, гражданнар сугышы… Ә узган гасырның 90нчы елларында бөек дәүләт — Советлар Союзының җимерелүе турында бәхәсләрнең әле дә тынганы юк.
Үткән ел азагында ил күләмендә Советлар Союзының җиме­релүенә 25 ел тулу билгеләп үтелде. Берничә җөмлә белән генә бөек ил җимерелүнең хроникасын кабатлап китәсе килә. 1991 елның 25 декабрендә М.С. Горбачев үзенең Президент постыннан китүе турында белдерде. 1991 елның 26 декабрендә СССР Югары Советы СССР дигән дәүләтнең җимерелүе турында дек­ларация кабул итте.
Чын дөреслекне күрер өчен вакыйганы еракка китеп кара, диләр. СССР җимерелгәнгә инде 25 ел вакыт үткәч тә (тарих күзлегеннән караганда бу әле күп вакыт түгел) җәмгыятьнең бу турыда бер генә төрле фикергә килә алганы юк. СССР таркалу алдыннан халыкка яшәү шул кадәр авырайган һәм илдә ниндидер үзгәрешләр кирәген һәркем аңлый иде. Кибет-киштәләре буш, куллану, көнкүреш товарлары җитми. Әгәр кибеткә нинди дә булса товар китерсәләр, анда күз ачып йомганчы фәлән йөз метрлы чират хасил була, хәтта ул чиратларда имгәнү, үлү очраклары да була иде.. Хәзерге статистика хәбәрләренә караганда, ул вакытта һәр кеше көнгә 2,2 сәгать төрле кибетләрдә чират торган икән. Бүген моңа берәү дә ышанмый, билгеле.
Ул вакытта гади халыкның газаплары турында күп язарга мөмкин булыр иде. Ләкин илнең җимерелүен теләмәде алар.
Хәзерге яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек адым саен барлыкка килгән кибетләргә һәм алардагы муллык-байлыкка карап, күпләр: “Ярый әле түрәләр ул вакытта халыктан бөтен ил байлыгын тартып алу юлы белән булса да, илне базар икътисадына күчерделәр, хәзер, ичмасам, акчасы булганнар кешечә яши алалар дип тынычланалар. Ә күпләр һаман да шул чорны сагынып яши. Беренчедән, СССРда белем алу бушлай иде. Без, авылдан килгән балалар, дәүләт стипендиясе алып, иң яхшы югары уку йортларында укыдык. Ә хәзер белем алу түләүлегә әверелеп бара. Димәк, белем алырга теләгән гади халыкка юл ябыла бара. Бүген мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын тәнкыйтьләмәгән кеше юк.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә шул ук хәл. Совет системасында да без медицинаны еш тәнкыйтьли идек. Ләкин дәвалану бушлай иде. Хәзер сүздә бушлай медицина ярдәме бар, ә чынбарлыкта юк.
Яңа системага күчкәч, гади халыкның югалтулары болар белән генә чикләнмәде, билгеле. Аларның халык йөрәгендә төзәлмәслек яра булып калганнары да бар. Иң беренче чиратта, СССР составыннан чыгып үзләренең мөстәкыйль дәүләтләрен төзегән, рес­публикаларда яшәгән рус милләтеннән булган һәм рус телендә генә сөйләшүче милләт вәкилләрен атар идем. Аларның саны якынча 30 миллионнан артык булган икән. Күбесе үзләре яшәгән Союздаш республикаларда гомер буе җыйган мал-мөлкәтләрен калдырып, Рәсәйгә кайтып урнашырга омтылдылар. Ләкин Рәсәйдә алар өчен торак та, эш урыны да, җылы караш та җитәрлек булмады. Һәм бу мөмкин дә түгел иде. Бу мәсьәләнең әле дә чишелеш таба алганы юк.
Советлар Союзы вакытында төрле республика вәкилләре белән очрашып сөйләшкән вакытта бернәрсә күзгә ташлана иде. Алар: “Рәсәй халкы безнең хисапка яши, без Рәсәйне туйдырып торабыз”, — ди иде. Күрәсең, ул вакытларда ук безнең илгә каршы агитация барган. Ә бит чынлыкта хәлләр киресенчә иде: Рәсәйдә кибет киштәләре буш торганда, ул республикаларда бернәрсәгә мохтаҗлык юк иде.
Ирексездән шундый сорау туа: элек бөтен бәла-казаларына Рәсәйне гаеп­ле дип уйлаган дәүләтләр хәзер, бәлки, оҗмах тормышында яши торганнардыр? Аларга бит хәзер комачаулаучы юк. Ләкин чынбарлыкта картина бөтенләй башкача! Бүген иң югары тормыш дәрәҗәсе Балтыйк буе илләрендә. Ләкин бу аларда халык хуҗалыгы яхшы үсеп, эшләүче халык күп хезмәт хакы ала дигән сүз түгел, Рәсәйгә каршы дошманлык сәясәте алып барган өчен Европаның бай илләре аларга бик мулдан кредитлар биргәнгә шулай. Ул илләр инде муеннарыннан бурычка кереп батканнар. Мисалга шуны әйтеп китү дә җитә: әгәр Рәсәй буенча уртача хезмәт хакы 36,2 мең сум булса (Удмуртиядә 26151 сум), Балтыйк буе илләрендә түбәндәгечә: Латвиядә — 57,6 мең сум (Рәсәй акчасына күчереп исәпләгәндә), Литвада — 52 мең сум, Эстониядә — 63,7 мең сум. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Балтыйк буе илләрендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, газ һәм электр энергиясе өчен түләү бик югары икән. Ләкин ничек кенә булмасын, аларда яшәү шартлары Рәсәйдәгедән яхшырак, диләр белгечләр. Моны бик яхшы күрсәтә торган факт бар: әгәр Урта Азиядән миллионлаган руслар Рәсәйгә кайтып яшәргә омтылсалар, Балтыйк буе илләреннән әле бер русның да Рәсәйгә кайтып китәргә теләге барын әйтмиләр.
Хезмәт хаклары турында сүз чыккач, элекке Союздаш Республикаларда бүген уртача хезмәт хаклары турында мәгълүматлар укучыга кызыклы булыр дип уйлыйм. Төрекмәнстанда — 22,7 мең сум, бу республика дөнья базарында газ сатып күп акча эшли һәм халыкның матди хәлен тәэмин итә ала. Үзбәкстанда уртача хезмәт хакы — 13 мең сум, Кыргызстанда — 13,1 мең сум, ә иң түбән уртача хезмәт хакы Таҗикстанда — 7,5 мең сум.
Уртача хезмәт хакы халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче сан. Ләкин һәр регионда яшәүчеләрнең якынча өчтән бер өлешкә якынын пенсионерлар тәшкил итә бит. Ул мескеннәр ничек яшиләр соң бу авыр заманда? Рәсәйдә уртача пенсия күләме 12,4 мең сум, Белоруссиядә — 9,2 мең сум, Украинада — 4,8 мең сум, Әзербайҗанда — 4,5 мең сум, Казахстанда — 10,5 мең сум, Үзбәкстанда — 5,8 мең сум, Төркмәнстанда — 4,2 мең сум, Кыргызстанда — 4,8 мең сум, ә иң түбән пенсия Таҗикстанда — 3,5 мең сум. Ә менә Балтыйк буе республикаларындагы уртача пенсияләргә аеруча игътибарны юнәлтәсе килә: Латвиядә ул — 20,1 мең сум, Литвада — 17,3 мең сум, Эстониядә — 22,8 мең сум. Кешенең уртача гомер озынлыгы да башкаларныкыннан күбрәк. Литвада ул — 77,6 ел, Рәсәйдә — 70 ел, Төрекмәнстанда — 66 ел.
СССР вакытында чәчәк аткан Урта Азия республикалары хәерчелектә, бөлген­лектә, зар-моңда. Югарыда күрсәтеп үтелгән хезмәт хаклары һәм пенсияләр моны бик ачык күрсәтә. Яшьләргә эш юк (ә эш булса, юньләп хезмәт хакы түләү юк), шуңа күрә алар Рәсәйгә барып урам себерүче, йөк ташучы, төзелештә җир казучы, ачык һавада урамда сатучы булып урнашу һәм эшләгән акчаны Урта Азиягә җибәреп, гаиләләрен ачлыктан саклап калуны зур бәхеткә саныйлар. Рәсәйдә бүген Урта Азиядән килгән ничә миллион мигрант­лар яши — моны берәү дә белми (алар ун млн. чамасы дигән сүзләр йөри). Закон буенча алар рәсми теркәлү узып, хезмәт хак­ларыннан салым түләргә тиеш. Ләкин бу мәсьәләдә дә тәртип юк. Алар теләсә нинди юл белән салым түләүдән качалар, ә менә социаль яклау хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар. Билгеле инде, Рәсәй гражданнары хисабыннан. Ә бит ул мигрантлар арасында күпме террорчылар бардыр — моны да берәү дә белми. Кавказ республикаларының да хәлләре мактанырлык түгел. Элекке СССРга кергән республикаларның барысының да куллары ярдәм сорап Рәсәйгә сузылганнар. Югыйсә, Рәсәйнең үз хәле дә артык мактанырлык түгел. НАТО илләре Рәсәйгә карата дошманлык сәясәте алып барганда бюджетның өчтән бер өлеше оборона максатларына тотыла.
Югалтулар күп, ләкин бит табышлар да аз түгел. Әгәр узган гасырның 90нчы елларында буш кибет киштәләренә карап яшәгән кешегә “25 елдан соң кибет киштәләре сыгылып торыр”, — дип әйтсәләр, ул моны тормышка ашмас хыял дип кабул итәр иде. СССРны сагынып яшәүчеләр күп бүген өлкән буын кешеләре арасында. Ләкин аларның берсенең дә бүгенге муллыктан 25 ел элек булган хәерчелеккә кайтасы килми. Шулай да бүгенге социаль гаделсезлек, күп түрәләрнең урлап, ришвәт алу юлы белән котырып баюлары, гади халыкта канәгатьсезлек уята.
Быел Рәсәйдә тагын бер истәлекле датаны — Бөек Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге юбилей илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану, нәтиҗә ясау өчен менә дигән сәбәп.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.