Нәрсә ул бәхет?
Гомер ул бик кыска гына вакыт. Без аны еллар узган саен гына аңлыйбыз. Бу кыска гына вакыт эчендә нәрсәгә җитешеп була соң? Әллә нәрсәгә җитешеп тә булмый. Көннәр, атналар, еллар тиз генә уза да китә. Адәм баласының гомере чикле, ул бетеп тә куя. Ә ахирәткә без нәрсә белән барабыз? Менә монысы иң мөһим сорау. Нинди йөк, нинди азык әзерләдең син Аллаһы Тәгалә каршына барырга? Безгә мөселман булган хәлдә бу дөньяны калдырырга насыйп булсын иде дип, Раббыбыздан сорыйбыз.
Бу дөньяда бөтен кеше дә теләгән бер әйбер бар. Ул — бәхет хисе. Һәр кеше дә бәхетле булырга тели. Бу турыда бик күп китаплар басылган, язмалар язылган. Бәхет төшенчәсе һәркем өчен төрлечә. Мәсәлән, студентлар укуын тәмамлагач, эшкә урнашкач, үзләрен бәхетле булыр идек дип саный. Кемдер, гаилә корсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде дип уйлый. Гаиләсе булганнар: «Менә үз йортымны салып чыксам, мин чыннан да бәхетле булыр идем», — дип саный. Икенчеләр өчен бала булу зур бәхет. Кемдер: «Балаларым үсеп, кеше булсалар, миннән дә бәхетле кеше булмас иде», — ди. Икенчеләр өчен лаеклы ялга чыкканчы исән-имин эшләү шулай ук зур бәхет. Кем өчендер бәхет сәяхәт итү. Яки башка шәһәргә күченеп яши башлауны да кемдер бәхет дип саный. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Кемгәдер бер телем икмәк ашый алу да бәхет. Кеше үзенең бәхетле булырмын дип санаган бу максатына ирешкәч, аның көндәлек тормышы башлана. Чөнки болар барысы да хыяллар, безнең теләкләр генә. Бәхет ул башка нәрсәдә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең яшәү рәвешен алыйк.
Пәйгамбәрләребез иң бәхетле кешеләр. Алар Аллаһы Тәгалә ниндидер өстенлекләр биргән, Аның яраткан бәндәләре. Тик аларның тормышлары турында укысак, беренче карашка без уйлаганча бәхетле булмаганнар. Бай да булмаганнар, мохтаҗлыкта да яшәгәннәр, ачлык та кичергәннәр, кайгы да күргәннәр. Тик ни өчен алар үзләрен бәхетле санаганнар соң? Чөнки без алар күргәннәрнең яртысын гына кичерсәк тә, үзебезне бик бәхетсез дип санар идек. Алар янында яшәгән сәхабәләрне дә без бик бәхетлеләр дип әйтәбез. Ә аларның кайберләренә кәфенлеккә тукыма да җитмәгән. Маллары, байлыклары да булмаган. Биләл исемле бер сәхабә, Аллаһы Тәгаләдән баш тартмаганга үз хуҗасы тарафыннан бик зур мыскыл итүләргә дучар булган. Чак кына үлемнән калган. Ләкин без аны иң бәхетле сәхабәләр рәтендә дип әйтәбез. Кайда соң бәхет? Аңа ничек ирешергә? Безне Аллаһы Тәгалә бәхетле булыр өчен яралткан. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә бәхетнең гади нәрсәләрдә булуын, тик безнең аларны күрмәвезне аңлаткан. «Синең елмаюың да сәдака», — ди ул. Без урамга чыксак, эшкә килсәк, җәмәгать транспортына утырсак та, кешеләрнең сирәк елмайганын күрербез. Бу аларның эчке дөньясын күрсәтә. Шуңа күрә без берәр мөселманнан хәлләрен сорасак, ул: «ӘлһәмдүллИләһ»,- дип җавап бирә. Бу гадәткә кергән сүзләр дә түгел. Аның хәл ителмәгән сораулары, башка тормыш мәшәкатьләре дә булырга мөмкин. Тик ул исән, мөселман булуы белән бәхетле икәнен аңлый. Каядыр аннан да начаррак яшәүчеләр барлыгын да белә. Тик безнең яндагы шайтан сиңа башкаларның бәхетлерәк икәнен төрле рәвештә матурлап күрсәтергә тырыша. Кемдер яхшырак машинада йөри, кемдер өч ай саен ял итәргә бара һ.б. Мондый ялгыш фикерләр күп булырга мөмкин һәм алар дөрес түгел. Ул кеше сиңа карап,киресенчә сине үзеннән бәхетлерәк дип санарга мөмкин. Синең аныкы кебек бурычларың, авыру балаң, кайгың юк. Аллаһы Тәгалә безгә бәхетле булу өчен бөтен мөмкинлекләрне биргән. Бүгенге көндә нәрсәң бар — син шуның белән бәхетле. Тик без моны аңламыйбыз гына. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә бәхетне тою хисен биргән. Бу хисне бернинди дә акчага, байлыкка сатып алып булмый. Син иртәнге намазга сөенеп торсаң, көнеңне хәләл белән уздырсаң, бу көнне балаларыңны күрсәң, яраткан эшнеңне башкарсаң, сөйгән хатының белән бергә утырып, ул әзерләгән кичке ашны ашасаң, шуннан да артык бәхет буламы? Зур бәхет менә шушы гади нәрсәләрдә яшеренгән. Уйлап кына карагыз, бер заман болар барысы да юкка чыкса? Яраткан хатының үлеп китте, ди, син аның белән хәтта кичәге ашны утырып ашарга әзер, ә ул юк инде. Яки барлык яктан да тәэмин иткән ирең вафат булды, ди. Хатыны инде аның белән башка ачуланышмас та иде, тик ул моны аңларга соңга калды. Үлем түшәгендә яткан кеше нәрсә турында уйлый? Бәхетнең миллионнарда, затлы йортларда түгел, ә бүгенге көндә канәгать булып яшәүдә икәнен аңлый. Ә канәгать булу Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән ризалашудан гыйбарәт. Әгәр дә кешенең күңелендә Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә канәгатьлек хисе булса, ул нинди тормышта яшәвенә карамастан, үзен иң бәхетле кеше итеп санаячак. Әгәр дә инде бу хис аның күңелендә булмаса, нинди рәхәт тормышта яшәвенә карамастан, ул үзен бәхетсез тоячак.
Без һәрвакыт бәхетне эзләү юлында. Без үз гаиләбездә, якыннарыбыз, дусларыбыз белән бәхетле яшәргә омтылабыз. Аллаһы Тәгалә моның өчен бөтен мөмкинлекләрне дә биргән. Бары тик фикерләвебезне үзгәртеп, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.
Фаиз хәзрәт Мөхәмәтшин, Удмуртия мөфтие.