Нәрсә ул бәхет?
Дилия Харисова: “Бәхет күпкырлы төшенчә дип уйлыйм мин, чөнки дөньядагы һәр кешенең бәхет турында үз фикере бар. Бәхетле кеше – үзе, якыннары исән-сау, үз тормышы белән канәгать булган кеше. Тагын бер мөһим төшенчә — гаилә бәхете. Ул — балалар, оныкларның сау-сәламәт булулары, аларның шәхси тормышлары тыныч, торак урыннары җитешле, эш урыннары дәрәҗәле булудыр дип уйлыйм. Күп еллар бергә гомер итеп, бала назын тоймаган кешеләр дә аз түгел бу дөньяда. Алар өчен иң зур бәхет — әти-әни исеменә ирешү. Киресенчә, әти-әни назын тоймыйча, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар бик күп хәзерге заманда. Менә шул сабыйлар өчен иң зур бәхет – әти-әни дип дәшү, аларның җылысын, мәхәббәтен тою.
Кайбер очракларда, кешенең бар нәрсәсе булса да, ул үзе турында “мин бәхетле” дия алмый. Бу кеше үз урынында түгел дигән сүзне аңлата. Үзенә хас булмаган юлны сайлаган булып чыга. Шуңа, үзем яшь булсам да, бер киңәш бирәсем килә: йөрәгегезне тыңлагыз, ничек күңелегез куша, шулай эшләгез. Һәрбер кеше үз тормыш юлын үзе булдырырга тиеш, бәхетегезне кулыгыздан ычкындырмагыз, һәрберебезгә бәхетле булырга язсын!”
Гүзәл Гайсина: “Бәхетлеме мин бу дөньяда? Һәрберебез дә бу сорауга җавап эзли дип уйлыйм. Чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Күңелеңә яткан, яраткан һөнәреңме? Тыныч һәм кайгысыз көннәрме? Дөрләп янган мәхәббәтме? Яисә үз тормышыңда урыныңны табып, күңел тынычлыгы белән яшәүме? Бәлки, байлыктыр? Мондый сорауларның иге-чиге юк. Һәр кеше үзе өчен мөһимен сайлый.
Ләкин моңа карамастан, безне барыбызны да бәхетле итүче — ул гаилә, якыннарыбызның көләч карашлары, исән-сау һәм сәламәт булып сөенеп яшәүләре.
Мәрхәмәтлелек, ярдәм итәргә әзер булу, башкалар өчен үзеңне аямау да бәхет түгелме? Авырлыкка эләккән кешенең хәлен аңлаучы һәм аңа сүз яки гамәл белән ярдәм итүче кешене игелекле диләр. Кайберәүләр тумыштан ук мәрхәмәтле була, алар гел игелек кылырга омтылып торалар. Ләкин андыйлар бик сирәк очрый шул. Кызганыч, арабызда итагатьле һәм ярдәмчел булу чын кешегә хас сыйфатлар икәнен онытучылар бар. Замана үзгәрә, аның белән бергә кеше дә үзгәрә бара… Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек артта кала. Безнең заман — акча, байлык, шәхси уңышлар чоры. Кеше башкалар турында оныта, еш кына якыннары турында да кайгыртмый. Игътибарын башка нәрсә яулап ала. Ә бит якыннары кайгыра, газаплана башлыйлар, үзләрен бер дә кирәксез, ташланган итеп хис итәләр. Кешеләргә изгелек күрсәтмичә, без үзебез дә башкаларның ярдәмен тоймыйбыз. Моннан бәхетсезлек хисләре арта, күбәя бара. Ә бәхет өчен күп кирәкми бит. Тормышка шатлану, мәрхәмәтле булу, изге гамәлләр кылу, кешеләр белән берләшү бәхетле итә”.
Айгөл Гыймадиева: “Минем өчен тормыш мәгънәсе — шушы матур, тыныч илдә яшәп, укып, теләгән һөнәреңне сайлап, илеңә һәм якыннарыңа файда китерү. Минем максатларым изге булганга, тормыш мине үзе бәхетле кеше итә. Күпме мөмкинлекләр, күпме матурлык, күпме кызык әйберләр бар тормышта: тату, тулы гаилә, дуслар, сөйгән ярлы булу…. Бәхет өчен күп кирәкми, бәхет өчен дөньяга туып, тормышта җир җимертеп эшләп, гөрләп, якты эз калдырып яшәргә кирәк.
Хәзерге заманда бик күп кеше зарлана, берәүләргә һаман нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер артыннан йөгерәләр, ә икенчеләре телевизор алдында диванда ятып, бәхетне көтеп яталар. Һәммәсе үзен бәхетсез дип саный. Ә алай ярамый. Халык әйтсә, хак әйтә. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар, ди ул”.