Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Нәзирә Касимова: “Бәхеткә күп кирәкми”
14.11.2013

Нәзирә Касимова: “Бәхеткә күп кирәкми”

Күп кенә каләм ияләре кеше гомерен ел фасылларына, табигать күренешләренә охшатып тасвирларга, чагыштырырга яраталар. Шау чәчәкле язларга тиң яшьлек еллары, көч-куәт, дәрт ташып  торган җәйге чор дисеңме? Охшаш, әлбәттә, охшаш! Тик гомерләр кыс­ка шул. Бер генә яз, бер генә җәй  була. Гомер көзенә атлаганда, кайберәүләр буласы булды, без утырткан җимешләр өлгерде дип, күңелсезләнеп, кыш җиткәнен көтеп көнен күрсә, ә һәр яңа туган көннең ямен, тормыш тәмен белеп рәхәтләнеп яшәүчеләр дә бар. 

Башкалабыз янәшәсендә генә урнашкан Октябрь поселогының Кояшлы урамында әкияти матур йорт урнашкан. Йорт-җир, ишегалдын яшеллек, агач-куаклар бизи, җәен аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли. Бигрәк тә биредә балаларның шат авазыннан күңелне рәхәтлек били. Әнә бит алар кадерле дәү әниләре янында кайнашалар. Берсен-берсе бүлдереп, табигать белән аралашудан туган, тәүге хис-кичерешләрен яраткан әбиләренә җиткерергә ашыгалар. Дәү әниләре дә  игътибарлы үзләренә, һәр сүзләрен дикъкать белән тыңлый, һәр карашларын отып алып, үзенең сөю-наз тулы карашы белән иркәли. Ягымлы елмаюлы мөлаем бу ханымны дүрт дистә елга якын гомерен җитәкче кәнәфиендә уздырган димәссең! Җитәкчеләргә хас кырыслык, корылыкның эзе дә юк аңарда. Юкса, 23 яшендә үк ул Глазов типографиясенең директоры булып билгеләнә. УР Мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары вазифасын башкарган Нәзирә Салихҗан кызын хезмәттәшләре лаеклы ялга җибәрергә теләмиләр. “Балдан татлы җимешләрем, оныкларымны тәрбияләүгә үз өлешемне кертергә телим”, — дигән сүзләрен тыңлыйсылары да килми.

5 оныгы – 5 йолдызының шатлыкларына куанып, аларның һәркайсы хакында яратып сөйли Нәзирә ханым. “Без алар белән китап укыйбыз. Әкият-мәсәлләрнең тәрбияви көче бихисап бит. Беренче сыйныфка укырга кергәндә, онык­ларым минутына 120 сүз укыйлар иде. Спорт мәктәбендә дә шөгыльләнергә вакыт табалар. Алина музыка мәктәбенә йөри. Пианинода уйный ул. Һәр хәрәкәте шулкадәрле матур, табигый килеп чыга. Чын музыкант, диярсең. Күп нәрсә укытучыдан тора бит. Олы кызым Гөлнара укыган чакларын: “Хата җибәрсәң, укытучы безнең бармакларга суга иде”, — дип искә ала. Ә Алинаның остазы, киресенчә, укучыларын дөрес уйнаганнары өчен кәнфит белән сыйлый икән. Шуңа тырыша, күрәсең, уңышлары да күзгә күренә — дип елмая Нәзирә ханым. — Оныкларымның туган телебезне тирәнтен өйрәнә алмаганнарына борчылам. Күпчелек балаларның теле бакчада ачыла. Гаиләдә татарча аралашсаң да, рус телле мохиткә килеп эләккәч, сабыйлар барыбер туган телдән бизенә башлыйлар. Татар төркемнәре, нигездә, башкалабызның Ленин районында урнашкан шул. Автозавод, Металлург кебек районнарда яшәүче милләттәшләребезгә сабыйларын еракка йөртү уңайсыз. Өстәвенә, бакчаларда төркемнәр тулы, барлык теләүчеләрне дә кабул итә алмыйлар. Яшерен-батырын түгел республикабызда милли мәгариф мәсьәләсенә игътибар җитеп бетми шул», — дигән борчуларын да яшерми Нәзирә Касимова.

Әлеге кояшлы йорттан кунак өзелми. Табынны тырыш хуҗабикә үстергән мул уңыштан әзерләнгән тәм-томнар бизи. Бу бакчада нинди генә җимешләр үсми?! Алма, чия, груша, сары слива, виноград дисеңме? Удмуртияне яшел помидорлар иле, дип сөйләүчеләр бирегә килсә, иртә җәйдән көзгә кадәр кып-кызыл булып үсүче помидор һәм башка төр яшелчәләрнең мул уңышын күреп, хәйран калырлар иде. “Күңелдә кадерле истәлек саклана. Моннан берничә ел элек булды бу хәл. Шулай тормыш иптәшем Рәшид шалтыратты да: «Без Габдулла хәзрәт һәм Зөлфәкар белән 10-15 минуттан кайтып җитәбез. Табын әзер булсын!” — диде. Мин тиз-тиз генә коймак өлгерттем. Шул чакта Габдулла хәзрәт: “Мондый уңган коймак ашаганым юк иде әле. Бик тәмле булган”, — дип кат-кат рәхмәт укыды. Алай ук тәмле булмагандыр да ул коймаклар, әмма аксакалыбыз кеше күңелен үстерә белә иде. Бик яратып, җылы хисләр белән искә алабыз Габдулла хәзрәтне. Мич ашы да кешесенә карап кына уңа бит ул. Ә Габдулла хәзрәт ул хөрмәткә лаеклы, бик бәхетле кеше иде. Ныклап уйласаң,  бәхет өчен күп кирәкми. Бүгенге тормышымнан мин бик канәгать. Минут саен шөкер итсәм дә, аз булырдыр кебек тоела”, — ди әбиләр чуагына куанып яшәүче Нәзирә Салихҗан кызы.

Альбина Шәйхетдинова