Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ныклап теләргә кирәк!
25.12.2015

Ныклап теләргә кирәк!

Ижау егете Рамил Хөснетдинов мәктәпне тәмам­лагач, күпчелек ир-егетләр кебек, һөнәр алып, заводка эшкә урнаша.

Тик кечкенәдән булган хыялы Рамилгә ирек бирми. Күңеле белән ул массаж ясаучы булырга тели. Чөнки 14 яшьләр тирәсендә ул якыннарына, туганнарына массаж ясау белән мавыккан. Аңа барысы да: “Сиңа бу һөнәргә укырга кирәк, син әйбәт массаж ясаучы булачаксың”, — дигәннәр. Үзенә дә бу эш белән шөгыльләнү ошаган Рамилнең. Әнисе улының теләге белән килешсә дә, әтисе аның көченә ышанмыйча: “Булдыра алмаячаксың, маташма”, — дип, Рамилнең теләгенә каршы төшкән. “Ныклап теләсәң, бар теләк тә тормышка аша”, — ди Рамил. Заводта эшләгән дәвердә ул: “Буш вакыт табып, массаж ясау серләренә төшенергә иде”, — дип хыялланып йөргән. Ниһаять, чираттагы ялы вакытында Ижауның бер һөнәри массаж мәктәбенә укырга килә. Уку дәверендә һәрвакыт үзе өстендә эшли: алынган белемнәрен тормышта кулланып тәҗрибә туплый, Интернет челтәреннән видеодәресләр ала. “Бүгенге көндә мин алган һөнәрем буенча уңышлы гына эшлим. Иртәдән кичкә кадәр төрле яшьтәге кешеләргә массаж ясыйм. Җанымны, бар көчемне биреп күрсәткән хезмәтем кешегә ошый икән, мин бик бәхетле. Хәзер әтием дә шатлана. Мин иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр кабул итәм. Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм: тренажер залына, бассейнга йөрим, фильм­нар карыйм, дуслар белән очрашам. Әле массаж ясый башлаганыма озак вакыт узмаса да, яшьләрнең дә үз сәламәтлекләре турында кайгыртуларына сөендем”, — дип сөйләде Рамил. Яшьләргә дә әйтер сүзе бар аның: “Үз-үзегезгә ышаныгыз, алдыгызга куелган максатларга, нинди генә каршылык­лар очраса да, ирешергә тырышыгыз. Яраткан эшне башкару гына күңелгә канәгатьләнү китерә”, — ди ул.