Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Нурлар патшасы иде
11.06.2020

Нурлар патшасы иде

“Адәм баласы үзе үлгәннән соң нур булып кала…” Бу сүзләрне соңгы әңгәмәләренең берсендә Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин үзе әйткән иде. Чыннан да, якты, нур чәчеп тора торган кеше иде Шаһинур абый. Фәрештәдәй изге күңелле бу затның исеме дә серле… Шаһинур сүзенең фарсыча мәгънәсе “Нурлар патшасы” икән!
Безнең төбәк язучылары өчен мәркәзебез Казандагы кояш иде ул. Барыбызны да тигез күрде, һәркемгә ярдәм итү җаен тапты. Аның эшкәртүендә басылган йөзләгән китап арасында безнең дә китапларыбыз бар. Басылган китапларга ул бездән дә ныграк сөенә иде. Табадан гына төшкән китабымны кат-кат кулына алып: “Шәп булган бит бу! Рәхмәт, рәхмәт!” – диюләре бүген дә күз алдымда. Бүләк итеп биргән автографлы китапларын еламый гына укып та булмый… Чит, ят кешеләрне дә туганыдай якын итә белүчеләр сирәк шул ул! Шаһинур Әхмәтсафа улында бүген тормышыбызда җитенкерәми торган чиста күңеллелек, игелек, мәрхәмәт, ихласлылык көчле иде. Үзе әйтмешли, күңеле матур булган кеше генә батырлык эшли ала. Ә Шаһинур абыйның яшәлгән елларының һәр көне – бер батырлык! Аның кебек әти-әнисен зурлаган, васыятьләрен җиренә җиткереп үтәгән, вакыт ком-ташлары, зилзилә, хәрабәләр астында калган күпме кадерле исемнәрне, асыл зат­ларыбызны, батырларны барлаган, эзләп тапкан, исемнәрен тарихка керткән, шагыйрь дә, эзтабар да – хисле дә, көчле дә ир-атлар бармы икән?! Минем аралашкан бик күп кешеләрем булса да, Шаһинур Әхмәтсафа улы кебек кешелекле, кечелекле, риясыз, кылган яхшылыгына бәя сорамый торган, үзеңә сиздерми генә дә ярдәм итә белә торган кеше очратканым булмады… Мин генә түгел, безнең төбәк язучылары бу олуг шәхескә чиксез рәхмәтле. Олы югалту! Алтын йөрәкле, көчле, сер бирмәс Кеше китеп барды. Күңелләрдә ачы сагыш, күз алдында якты, җылы ел­маюы, хәтерләрдә мең тапкыр кабатланган “рәхмәт”е…
2008 елда Шаһинур Мостафинның туган авылымда «Кояш исе» исемле китабымны тәкъдим итү кичәсендә катнашуы минем өчен зур мәртәбә булды. Рәхмәтләр яусын, үз игелеге меңе белән үзенә кайтсын! Урыны оҗмах түрләрендә булып, авыр туфрагы җиңел булсын. Ә язмамны олуг шәхеснең бик акыллы сүзләре, зирәк фикерләре белән тәмамлыйм:

“Эзтабарлыкның киләчәге матур булыр дип уйлыйм. Батырлык темасына яңадан әйләнеп кайтачак­лар. Чөнки әле Интернет аша гына түгел, кешенең кулына китап тотып укыйсы килә башлаячак. Китап уку — күңелгә бер дәва, чөнки аның үзгә бер тылсымы бар. Китаптан күңелгә акыл, яктылык күчә. Кеше яшәгәндә, батырлыклар туа торачак. Шул батырлыкларны күрә белү өчен безнең әдипләребез дә, язучыларыбыз да кирәк. Батырлык — мәңгелек тема! Җир шары булганда, бу тема яшәячәк. “Рәхмәт, рәхмәт” сүзен бер-беребезгә ешрак әйтергә язсын. Ни өчен мин ике рәхмәт әйтәм? Чөнки бер рәхмәт ятим була, ике рәхмәт җылытып тора! Парлап яшәгәндә дә күңеллерәк бит. Иҗатта да, тормышта да, кешеләрнең парлы булуларын телим. Кешеләрнең күңелләренә ялгызлык беркайчан да үрләмәсен. Яшәсен матурлык һәм батырлык!”

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.