Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ни өчен журналист буласым килә?
15.10.2015

Ни өчен журналист буласым килә?

Соңгы арада мин һәрвакыт үземнең киләчәгем турында уйлыйм: кая укырга барырга, нинди һөнәр сайларга? Уйларымны әнием белән уртаклашкач, ул: “Минем нәнием, ниһаять, балалыктан чыга башлаган”, — дип куйды. Әйе, 15 яшьтә үсәр вакыт инде…

Мин кечкенә чакта укытучы буласым килгән иде. Аның сәбәбе дә бар: әнием — мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, үз эшен бик ярата. Әниемнең укучыларның дәфтәрләрен тик­шереп, хаталарын төзәткәнен, искәрмәләрен язганын хәтерлим. Ул үз укучылары өчен җан атып, аларның уңышларына һәрвакыт сөенә иде. Ә шул дәфтәрләргә әниемнең миңа кызыл каләм белән “5”ле куярга рөхсәт итүе мине чиксез бәхетле итә иде.
Ләкин соңгы вакытта миңа журналист һөнәре ошаганын аңлый башладым һәм киләчәгемне шушы һөнәр белән бәйләрмен дип уйлыйм. Күптән түгел әти-әниемә бу хыялым турында әйттем. Алар минем киләчәккә планнарымны хупладылар, ләкин бабам гына сөенмәде. Ул: “Кыз кешегә килешә торган һөнәр сайларга кирәк. Синең бит шәхси тормышка, гаиләңә вакытың булмаячак. Хәер, заманалар үзгәрә. Журналист һөнәре дә куркынычсызга әверелеп бара инде”, — диде. Бабама: “Күпме хатын-кыз журналист булып эшли, хәтта безнең район газетасында да баш мөхәррир — хатын-кыз, редакция хезмәткәрләре дә барысы да диярлек хатын-кызлар. Алар бит гаиләле дә, балалар да үстерәләр”, — дип, мисаллар китерә-китерә җавап бирәсе килгән иде… Ләкин бабамны хөрмәт иткәнгә, аңа каршы төшмәдем. Ул бит бар күңелен биреп, минем киләчәк турында кайгырта. Тик шулай да журналист булу хыялыма хыянәт итмәскә булдым. Минем башымда төрле уйлар бураны уйнаган арада, күрше абый кереп безнең әңгәмәгә кушылып, миңа әллә нинди сораулар яудырды: “Нигә сине журналист һөнәре кызыктыра? Син ул һөнәр турында беләсеңме? Журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Син үзеңне журналист булуга ничек әзерлисең?” Әлбәттә, мин бу сорауларга төгәл генә җавап бирә алмадым. Шуннан соң булачак һөнәрем турында ныклап мәгълүмат туплый башладым.
Беренчедән, журналист һө­нәре — бик элекке һөнәр. Икен­чедән, ул һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше. Чөнки син һәр­вакыт барысын да күзәтеп, анализлап йөрергә, шул мәгъ­лүматны аңлаешлы итеп укучыга җиткерә белергә тиеш. Ләкин яхшы журналист булу өчен гомер буе укырга кирәк. Әлегә мин — укучы. Минемчә, әдәбият дәресләрендә, төрле әсәрләр аркылы, сүз байлыгын арттырып, журналистиканың нигезләрен өй­рәнергә була. Өченчедән, жур­налист өчен иң мөһим сыйфатларга тел байлыгын, фикер йөртә белүне, эшне тиз арада башкаруны кертер идем мин. Менә шундый итеп күз алдына китерәм инде мин журналист һөнәрен.
Миңа мәкаләләр, кечкенә хикәяләр язу, кызыклы кешеләр белән сөйләшү, алынган мәгълүматны анализлау ошый. Әлегә мин тугызынчы сыйныфта гына укысам да, максатыма кечкенә адымнар белән атлый башладым. Һәр булган чарага карата үз фикеремне җиткерергә, язмалар язарга тырышам. Шулай ук мин айга бер тапкыр нәшер ителә торган мәктәп газетасының редколлегия әгъзасы булып та торам. Бу, әлбәттә, иҗади юлымда кечкенә генә адымнар булса да, алар миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итәр, дип уйлыйм.

Энже Мусина, Тирсә авылы.