Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ни хәлләрегез бар, пычаслылар?
4.04.2021

Ни хәлләрегез бар, пычаслылар?

Можга районында яшәүче милләттәшләребез белән очрашу теләге бар иде. Безнең теләкне үзләре үк сизеп алгандай, Можга районы Үзәк китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре Елена Сапожникова шалтыратып: “Яңарыш”ның 30 еллыгы икән. Китапханәләрдә очрашулар оештырсак, безгә килә алырсызмы?” — диделәр. Шулай итеп, көннәр җәйгә авышкан кояшлы, җылы, матур бер көнне Сосмак, Пычас авылларына барып, милләттәшләребез белән очрашырга насыйп булды.

Пычас авылы урынында әле XIX гасырда куе урман булып, авылга 1910 елда гына нигез салына. Ә атамасының килеп чыгышына кил­гәндә, удмурт сүзе белән бәйле. Кышын боз убылып, аякчуларын киптереп яткан аучы очраган рус кешеләренә удмуртча “ву пычаз” — “суга чыландым”, — ди. Руслар аны елга исеме дип аңлый, авылны да шулай атыйлар. 1914 елда Казан тимер юлын төзегәндә урман киселә башлый. Күпләп агач җитештерелү сәбәпле, авылда йорт­лар арта. 1929 елда Пычас станциясе ачыла. 1937 елдан Пычас район үзәге (ул вакытта биредә яшәүчеләр саны 1 мең кеше тәшкил иткән) була. 1956 елда Пычас районы Можга районы составына керә. 1960 елда Пычас шәһәр тибындагы поселок статусын ала; 1997 елдан авыл дип йөртелә башлый. Авыл Можгадан 21 чакрым ераклыкта урнашкан. 2010 елгы җанисәпкә караганда, биредә 3 меңнән артык кеше исәпләнә. Бүген биредә 3500ләп кеше яши. Хәзерге вакытта авылда татарлар нибары 200ләп кенә исәпләнә. Пычаста 2 балалар бакчасы эшләп килә. Ясле төркемендә 10 бала урынына 17 бала йөри. Мәктәптә дә 2шәр параллель сыйныфта 25әр була укый. Барлыгы — 450 бала. Башлангыч сыйныфларда балалар саны күбрәк булганлыктан — 3әр параллель сыйныф.
Сишәмбе – базар көн
Можгада кечкенә чакта әбием белән еш кунакта булырга туры килсә дә, Пычас авылында бер дә булганым юк иде. Авыл­га килеп керүгә үк, әллә кайдан хезмәт яратучы, тырыш кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Авыл башында ук агач эшкәртү буенча пилорама урнашкан. Пилорама янында сап-сары юан бүрәнәләр өелгән. Аның янында кырмыскалар шикелле эшчеләр кайнаша: агач бушаталар, ташыйлар. Эш гөрләп тора. Соңрак хуҗасының милләттәшебез Хаҗиев Рафаэль Мансур улы булуы турында да ишетеп белдек.
Китапханәдә очрашу 11.00 сә­гатькә билгеләнгән иде. Без алданрак килеп җитү сәбәпле, бераз авыл­ны әйләнеп чыгарга булдык. Юллары төзек, йортлары матур. Биредә ике балалар бакчасы, балалар иҗат йорты, мәктәп, стадион, хастаханә бар. Без килгән көнне авыл уртасын сатучылар биләп алган иде. Һәр атнаның сишәмбесе биредә базар көне икән. Шул уңайдан без дә базарга сугылып чыгарга булдык. Алда безне бакча эшләре көтә дип, орлыклык суган белән кызыксындым. Сатучы Гыйльфан абзый һәр атнаның сишәмбесендә Можгадан килеп, биредә Кукмарада үстерелгән суган сата икән. Безнең Ижаудан икәнлекне белгәч: “Әллә “Яңарыш” газетасыннанмы?” — дип сорап куйды. Можгада мәчет аша газета алам, бик яратып укыйбыз”, — диде.
Можга юлында төрле төсле мунчалалар, җитен мае белән сату итүчеләр күрше-тирә якларда да танылганнар. Юл йөрүчеләр алар яныннан битараф кына узып китә алмый. Базарда да бер апа җитен мае, орлыклары сата иде. Ул әлеге майның файдасы, ничек кулланырга кирәклеге турында да сөйләп алды. Аның матур итеп сөйләвенә кызыгып, сатып алдык.

Китапханәдә — очрашу

Пычас авыл китапханәсе мә­дәният йорты бинасында урнашкан. Анда керүгә үк «Рябинушка» халык җыр һәм бию ансамбле солисткасы Әлфия Әгъләмова татар биюе белән каршылады. Очрашуга килгәч үк, аның әнисе Фәгыйлә апа белән танышып киттек. “Тумышым белән Якшур-Бодья районы Лумпово поселогыннан. Әти “Леспромхоз”да эшләп, аннан сугышка киткән. Ул сугышка киткәндә, миңа 3 яшь булган. Шул китүдән әти әйләнеп кайт­маган. Әни 3 бала белән Пычаска күчеп килгән. Мин монда укыдым, 10 сыйныфны тәмамлагач, Ижауга китеп, токарьлыкка укырга кердем. 1 ел эшләп алганнан соң, Можга медучилищесына укырга кердем. 35 ел фелдьшер булып эшләдем. Пычас хастаханәсендә хирургия бүлегендә анестезиолог, дәвалау гимнастикасы буенча табиб, лаек­лы ялга чыкканчы, 14 ел эпидемиолог ярдәмчесе булып эшләдем. Хәзер инде 23 ел лаеклы ялда. Кызым Әлфия белән бергә яшибез. Өйдә татарча сөйләшәбез. Ул татар милли биюләрен яратып башкара. Буш вакытларда тормыш турында китап­лар укырга яратам. “Яңарыш” газетасына әлегә үзем язылмадым, күршеләрем, иптәшләрем алдыралар. Алар белән алмашып укыйбыз. Бик яратып, һәрбер язманы укып чыгам. Тормыш турында яратып укыйм. Китапханәгә журналлар алырга да килгәлим. Дустым бик күп газета-журналлар яздырып ала. Аңардан да алып кайтып укыйм”, — ди.
Сәгъдә Мөгаллим кызы Гыйниятова очрашуга үзенең язмасын да алып килгән. Тумышы белән Буа районының Атабай-Әнкәбә авылыннан. “Гаиләдә 10 бала үстек. Эш эзләп чыгып китеп, Мәскәү якларында да булдым. Аннан Пермьгә киттем. Анда хәләл җефетем белән очрашып өйләнештек. 5 бала үстердек. Бер баламның физик мөмкинлекләре чикле, аның белән яшибез. Иремнең үлгәненә инде 21 ел. Монда инде 56 ел яшим. Гомерем урман кисү, торф чыгару кебек авыр эшләрдә үтте, — дип искә алды ул. — Элек биредә татарлар күп иде. Мәчеткә дә йөрдем элегрәк. Хәзер аякларым йөрми шул. 83 нче яшем белән барам. Балаларымның берсе­ – Ижауда табиб, Пычастагысы күркә фермасында эшли. Тормыштан зарланырлык түгел. Пенсияне вакытында биреп торалар, шунысы җитә. Авылда яшьләргә эш булмау гына борчый”, — дип, яшьләрнең авылда калмавына җаны әрнүен белдерде.

Очрашуга мәчетнең имамы Хәйдәр абый Закиров та килгән иде. 91 яшьтә булуына карамас­тан, мәчетне карап, рәтләп тора. Үземә алмаш булдырып, аңа вазифамны тапшырып китәргә дип исәплим. Мәчет элеккеге ике катлы Авыл советы бинасында урнашкан. 1939 елда төзелгән, шактый таушалган бинаны мөселманнар үз көчләре белән төзекләндерәләр. Хәзер дә тимер мич белән җылытыла. Хәйдәр абый мәчеткә халык җыелганчы килеп, аны ягып җылыта икән. Ул: “Минем яшьтәгеләр китеп бетте инде хәзер. Гает, ял көннәрендә мәчеткә халык күп килә. Каладан да кайталар. Тик җомга көне эш көне булгач, намазларда кеше әз була. Марат Мәрданов балаларын да алып килергә тырыша. Хәзер халык ялкау бит. 1 сәгатькә өйдән чыгарга иренә. Мәчеткә барып кайтырга күп дигәндә, 1 сәгать вакыт кирәк. Без бит анда үзебез өчен генә түгел, әти-әни, әби-бабайлар рухы өчен дога кылабыз. Әби-бабай: “Мәчеткә җомга көнне әрвахлар килә. Киләләр дә үз туганнарын эзлиләр, “Минем яктан килүчеләр юкмы?” — дип карыйлар. Әгәр инде туганнарын биредә күрсәләр, сөенеп кайтып китәләр, күренмәсә, мескенгә салышып чыгып китәләр”, — дия торганнар иде. Шулай мисаллар китереп, яшьләргә аңлатырга тырышам. Аңа да бит әле, күз белән күрмәгәч, ышанмыйлар. Ә болай, йөгереп йөреп, тормыш көткәндә, бернәрсә кирәкми, ә кәкрәя башласак, әти-әни, әби-бабайлар искә төшә. Без аларның хәер-догалары аркасында рәхәт яшәвебезне онытмасак иде. Авылда милләттәшләребезнең кимүе, телне белмәүләре дә бик борчый. Татар авылларында татар телен бер дәрес булса да укытып өйрәтмәгәч, онытырлар да инде. Татар телен өйрәтүче булмагач, кайдан чыгып татар телен белсеннәр. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, Рафаэль Хаҗиевка, Илсур Фаизовка мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт аларга!» — дип, бик тәфсилләп сөйләде ул.

Абыстай Дания Минһаҗева: “Без мәчет ачылгач ук йөри башладык. Авыл советы бинасын рәтләп, эчке, тышкы эшләрен башкарып чыктык. Хәйдәр абый белән идәннәргә паласлар җәйдек, челтәрләр элдек. Плас­тик тәрәзәләр куеп яңарттык. Без мәчеткә җомга көнне генә киләбез. Ифтар ашларын уздырабыз. Җомгага Можгадан да милләттәшләребез киләләр. Илфат хәзрәт белән 3-4 кеше килеп, җомга намазы алдыннан вәгазьләр укыйлар. Коронавирус әле бетеп җитмәгәч, өлкәннәр бик чыгып йөрми. Шуңа җомгага килүчеләр саны төрлечә. Уртача алганда, дистәләп кеше була. Бөтенесен дә милләттәшләребез ярдәме белән эшлибез. Хәйдәр абый бик тырыша. Аңа Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен”, — дип сөйләде.
Саимә Хикмәт кызы Вәлиева: “Газетаны дистә еллар чамасы почта аркылы яздырып алдырам. Һәр атнаның җомгасын көтеп алам, чөнки бу көнне газетаны китерәләр. Пычаста торуыма да 50 ел була инде. Пычас туган авылым булмаса да, гомер иткән авылым булгач, бик якын ул миңа. Үзем элекке Алабуга районы, хәзерге Менделеевск районы Тойма авылыннан. Камай авылы мәктәбен тәмамлагач, Ижауда туганнарым булганлыктан, шунда килеп укырга кердем. Фатир хуҗам Пычас авылындагы энекәшенә димләп, кияүгә чыктым. Шунда төпләнеп калдым”, — ди. Менә бит язмыш җилләре кемне кая илтмәгән. Минем дә әнкәй Тоймадан булгач, уйларыбыз белән икебезгә дә таныш авыл урамнары буенча атлый-атлый, Саимә апа белән авыл турында хатирәләрне яңартып алдык.

Газетабызның баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы газетаның тарихы, яшәеше турында сөйләде. Аны очрашуга килгән милләттәшләребез бик кызыксынып һәм игътибар бе­лән тыңладылар. Хәтта кечкенә 1,5 яшлек Розалия да аңлаган кыя­фәттә тын да алмый сабыр гына утырды. Газетаны яздырып алучы берничә милләттәшебез дә табылды. (Аларның сафы тагын да күбрәк булсын иде) Милләттәшләребез үзләрен кызыксындырган сорау­ларны да бирделәр. Пычас китап­ханәсенә татар телендә китап-журналлар да бүләк иттек. «Китапханәгә килеп, аларны алып укый аласыз», — дигәч, Хәйдәр абый шул вакытта ук китап­лар белән кызыксына башлады. Аларның үз телебездә аралашуга, татар концерт-кичәләренә сусаган булулары күренеп тора. Быел Можгада узачак республикакүләм Сабан туенда очрашырбыз дип, сау­буллаштык.

Җиде балалы Мәрдановлар гаиләсе

Динебезне, милләтебезне үз иткән Марат һәм Фәридә Мәр­да­нов­лар гаиләсе белән дә аралашып алдык. Марат чын ир-атларча, аз сүзле әти кеше: “Әти белән әни бирегә эшкә килгән булганнар. Би­редә гаилә корып төпләнгәннәр. Мин биредә туганмын. Әнием Сарапулда туып-үскән, әтием — Татарстаннан. Әтием юк инде, әнием хәзер Сарапулга күченеп, шунда яши. Үзем исә “Можгалес”та эшлим”, — дип сөйләде. Ә хатыны Фәридә тумышы белән Стәрлетамактан икән. «Бергәләп 7 бала үстерәбез. Иң өлкәненә 11 яшь булса, иң кечесе Розалиягә — 1,5 яшь”. Өлкәнрәк балаларны үзем белән мәчеткә алып барам, алар да динебезне белеп үссеннәр, дим. Татар телен дә, дин буенча үзем белгәннәрне дә аларга өйрәтәм. Аллаһка шөкер, ялкауланмыйча, тырышырга гына кирәк”, — дип кыска гына җавап бирде ул. Күп балалы гаилә буларак, Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән ташламалардан ничек файдаланулары турында да сорадым. “Дәүләттән күп балалыларга дигән җир кишәрлеге дә, бернинди ярдәм дә алмадык. Өегез зур, мәйданыгыз җитә дип, җир кишәрлеге бирмәделәр. Дәүләттән ярдәм сораган идем, 1 мең сум бир­деләр. Тиешле ташламалардан кулланабыз, шунысына рәхмәт.
Мөселман кибетенә барып, аннан рус телендә балалар өчен китаплар алдык. Үзем кечкенә чакта әбием өйрәткән татарча бер дога беләм. Хәзерге вакытта Коръәннән сүрәләрне рус телендә укыйм. Балалар үзара дус, тату. Мал-туар асрыйбыз. Аларны карарга да, бакчада эшләгәндә дә, кечкенә сеңелләрен карашырга да булышалар. Спорт белән шөгыльләнәләр. Регби, хоккей, йөгерү буенча рес­публикакүләм ярышларда беренче урыннарны яулап киләләр”, — дип сөйләде Фәридә. Милли гореф-гадәтләрне саклап, милли ашлар әзерләп, балаларында телебезгә, динебезгә карата мәхәббәт тәрбиялиләр алар. Корбан һәм Ураза гаетләренә йөриләр.
Очрашуда катнашучылар газетаны юбилее белән котлап, аның чәчәк атуын теләделәр, язылырга ышандырдылар. Ә без Сосмакка юл тоттык.

Гөлнара Вәлиева.