Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ни хәлең бар, Сарапул?
22.06.2017

Ни хәлең бар, Сарапул?

Бүгенге көндә Сарапул тарихи шәһәр һәм сәнәгать үзәге булып санала.
Аның үсешенә автомобиль юлы, тимерьюл һәм елга порты зур йогынты ясый.
Сарапулны шәһәр буларак танытучы предприятиеләр: Сарапул радиозаводы, Сарапул электрогенераторлар заводы, “Элеконд” акционерлык җәмгыяте алдынгылар рәтендә.
Икенче зур тармак – азык-төлек сәнәгате. Җитештерү күләме – 35%. Азык-төлек тармагын Сарапул икмәк продукцияләре комбинаты, Сарапул ипи комбинаты, Сарапул кондитер фабрикасы, “Сарапул-молоко”, “Милком” җәмгыяте , Сарапул ликер-аракы заводы, “Восточный” җәмгыяте, Сарапул кошчылык фаб­рикасы тәшкил итә.

Удмуртия шәһәрләре бүгенге заман шартларына туры килерлек яшәеш таләпләренә җавап бирәме? Аларда яшәү сыйфаты ни дәрәҗәдә? Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Бречалов республика төбәкләренә эшлекле сәяхәте вакытында шушы күзлектән чыгып бәя бирә. Узган атнада чираттагы сәяхәте Сарапул шәһәренә иде. Сарапулның йөзе булган уңышлы эшләүче предприятиеләрдә оешма җитәкчеләре, хезмәт ияләре белән очрашты ул.

Яшьләрне үстерү — киләчәккә иң зур инвестиция

Эшлекле сәяхәт вакытында Россия күләмендә бил­­геле авиация сәнәгате пред­приятиеләренең берсе — Сарапул электрогенераторлар заводында булдык. Заводның металл кою һәм электрогенераторлар җыю цех­ларында эш барышын үз күзебез белән күрдек. Шулай ук заводның социаль объектлары белән дә таныштык. Заманча спорт инвентарьлары белән җиһазландырылган “Озон” спорт-сәламәтләндерү үзә­ге әле яңа гына ачылган. Яңа бүлмәләр, үзенә җәлеп итеп торучы матур дизайн спорт белән шөгыльләнергә дәртләндереп тора.
Безгә электрогенераторлар за­во­дының 75 еллыгын бәйрәм итү тантанасында булырга туры килде.
Заводның тарихына күз салсак, ул эшчәнлеген 1942 елда башлап җибәргән. Завод сугыш елларында самолетлар өчен электрогенераторлар җитештергән һәм 75 ел дәвамында Россиянең авиация тармагы өчен шушы юнәлештә эшләвен дәвам итә. Бу вакыт эчендә ул Россиянең очкыч аппаратларын электр белән тәэмин итү системаларын җитештерүче төп предприятиеләрнең берсенә әверелә.
Бүген завод үсеш юлында. Предприятиенең генераль директоры Сергей Мусинов әйтүенчә, соңгы биш ел эчендә электрогенераторлар заводы җитештерүчәнлек сыйфатын яхшырту исәбенә җитештерү күләмен бер ярым тапкыр арттырган.
Заводны юбилей белән тәб­рикләп, Александр Бречалов аның дистә еллар дәвамында бер калып белән генә эшләмичә, заманча сулыш алып, үсеш теләге белән януын, үзгәреш кичерүен ассызыклап үтте.
“Заводта булып, мин заманча караш, социаль өлкәне үстерүгә игътибар зурлыгын, авыр чорлар кичереп тә, башкарган эшегез белән горурлану хисләрен югалт­мавыгызны тойдым. Әлеге сыйфатлар бу предприятиенең һәр башкарган эшенә сеңгән һәм ул кыйммәт бәяләнә. Шәхсән миңа килгәндә, сездән күп нәрсәгә өйрәнәсе бар әле.
Завод эшенә яшьләрне җәлеп итүегез әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Мин моны предприятие киләчәге өчен иң саллы инвестиция дип бәялим. Шулай ук заводта хезмәт куйган ветераннарга игътибар, ихтирам күрсәтүегез өчен рәхмәт. Мондый көчле, бердәм коллектив булганда, әллә нинди кыенлык­ларны да үтәргә, олы җиңүләр яуларга була”, — диде Александр Бречалов.

Хәтта «кош сөте» дә бар!

Сарапул шәһәренең абруен һәм яшәү сыйфатын арттыручы тагын бер предприятие — кондитер фабрикасы. Өч ел элек югары конкуренцияле базар шартларында эшләүче фабриканың җитәкчесе алышына. Шуннан соң фабрика яңа сулыш ала: җитештерү комплексы модернизацияләнә, яңа продукцияләр җитештерелә һәм аны сатуның яңа юллары булдырыла. Александр Бречалов фаб­рика эшчәнлеге белән якыннан һәм тулырак танышканнан соң, халыкны эш белән тәэмин итү өчен дә, Удмуртияне танытучы продукция җитештерү өчен дә фабрика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
“Кош сөте” — балачак хати­рәләренә килеп тоташа. Бу конфетларны азык-төлеккә кытлык вакытларда эзләп тә табып булмый иде. Бүген берәр җиргә кунакка барганда һәркем сувенир буларак та, күчтәнәчкә дип тә әлеге конфетларны алып бара. “Кош сөте” республикабыз турында дөнья халкына барысын да аңлатып бирә. Сарапул кондитер фабрикасында җитештерелгән продукция регионнарда таралсын өчен бик күп эшләр башкарыла. Илебезнең барлык кибетләрендә дә фабриканың продукциясе булсын өчен армый-талмый эшләргә кирәк. Без дә сезгә ярдәм итәрбез”, — диде ул хезмәт коллективы белән очрашу вакытында.

Сарапул давәханәсендә — яңа бүлек

Эшлекле сәяхәт вакытында Сарапул шәһәр дәваханәсенә дә (больница) бардык. Биредә дәваханәнең баш табибе Елена Галанова һәм “Гемодиализ лабораториясе” компаниясе директоры Денис Шәехмөхәммәтов үзара килешүгә кул куйдылар. Бик зур әһәмияткә ия килешү ул! Сәламәтлеккә туймаган кешеләрнең гомеренә бәрабәр. Килешү нигезендә Сарапул шәһәр дәваханәсе базасында гемодиализ бүлеге барлыкка киләчәк.
Бу яңа бүлектә Сарапулда һәм күрше районнарда яшәүче халыкка диализ ясау хезмәте күрсәтеләчәк.
Инвестор элек азык-төлек блогы буларак кулланылган, ә бүгенге көндә кулланышта булмаган бинага ремонт ясаячак. Ул бина бүгенге көндә җимерек хәлдә. Бу бүлекне ачып эшләтеп җибәрү өчен барлыгы 115,3 млн. сум акча таләп ителә. Проектны гамәлгә ашыру срогы — 15 ел. Берьюлы биредә 84 пациент, ә җиһазлар санын арттырган вакытта хәтта 96 авыру дәвалана алачак. Килешү кысаларында һәр 7 ел саен җиһазлар алыштырылачак һәм бинага төзекләндерү ясалачак. Моннан тыш, инвестор дәваханәнең башка бүлекләрендә дә төзек­ләндерү эшләрен башкарырга әзер.

Тулай торак йортка әвереләчәк

Тузган йортларда яшәүче кешеләрне күчерү — Удмуртия Республикасы өчен актуаль мәсьәлә. Сарапул районында (Каманың сул ярында) Симониха авылы бар. Биредә яшәү шарт­лары начар булу сәбәпле, мөмкинлеге булган гаиләләр күчеп, кайсы кайда урнашып беткәннәр инде. Ә менә мөмкинлеге булмаган гаиләләр әле һаман да биредә яши. Аларның күпчелеге өлкәннәр. Йортлары ташландык хәлдә, шәһәргә чыгып йөрү мөмкинлеге чикләнгән. Мондый ташландык йортларда яшәүче гаиләләр Сарапулның үзендә дә җитәрлек. Бу мәсьәләне хәл итү өчен шәһәр җитәкчеләре Сарапул шәһәренең Гончаров урамында урнашкан тулай торакны төзекләндереп, аны күпфатирлы йортка әверелдерергә карар кыл­ган.
Төзелеш буенча заказ, яңарту һәм капиталь төзекләндерү муниципаль хезмәте директоры Сергей Беркутов: “Күчеп килүчеләр өчен тулай торакның икенче катында 17 фатир: өч — бер бүлмәле, тугыз — ике бүлмәле, дүрт — өч бүлмәле фатирлар әзерләнәчәк. Ә бер фатир әлегә резервта торачак. 15 сентябрьдә үзгәртеп кору эшләре тәмамланачак дип планлаштырабыз. Ә декабрь урталарында гаиләләрне күчереп, алар Яңа ел бәйрәмнәрен биредә каршы алыр дигән максат белән эшлибез. Проект кысаларында беренче катта коридорларга ремонт ясалачак, тәрәзәләр алыштырылачак. Бу эшләр тулысынча 13 миллион сумга төшәчәк. Биредәге фатирлар Симониха авылыннан 5-6 гаиләгә, ә калганнары Сарапулдагы фатирга иң мохтаҗ гаиләләргә биреләчәк”.
Әлеге йортта яшәүчеләр арасында балалар күп булуына игътибар итеп, Александр Бречалов Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессенга балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт корылмалары төзергә кирәклеген искәртте. Аександр Ессен: “Озакламый бу йорт­тан ерак түгел балалар һәм олылар өчен бассейн, спорт секцияләре өчен заллары булган зур спорт үзәге ачылачак”, — дип җавап бирде.

Бу көнне әле яңа гына төзекләндереп, шау чәчәк­тә утыручы Кама яры буенда да, шәһәр буйлап та сәяхәт итәргә өлгердек. Кыскасы, Сарапул шәһәрен тулысынча күзалларга мөмкинлек булды. Борынгы, тарихи шәһәр безне уңышлары һәм алда әле чишеләсе мәсьәләләре, яшәеш таләп иткән максатлары, кала тормышына хас кичке шау-шу белән озатып калды.

Элмира Нигъмәтҗан.