Ниһаять, юллар өчен оялмабыз
31 июльдә К.Маркс урамының шәһәрнең нәкъ үзәгендәге К.Либкнехт урамы белән Ленин урамы өлеше үзгәртеп корулардан соң ачылды.
Бу урамны яңарту эшләре 2013 елның кышында башланган иде. Иң элек, коммуникацияләр күчерелде, 70 багана, 209 яктырткыч лампалар урнаштырылды. 2014 ел башында республикага федераль үзәктән юллар төзелешенә бирелергә тиешле субсидия күләменең өч тапкырга киметелүе сәбәпле, башланган эшне туктату куркынычы килеп туа. Проектны тормышка ашыру өчен республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев тырышлыгы белән кирәк булган 204 млн сум акча табылып, шәһәр хакимиятенә тапшырыла. Нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә барыбызның да күз алдында озынлыгы 825 метрлы, киңлеге 19 метрлы заманча эшләнелгән юл, киңлеге 4 метрлы брусчатка белән түшәлгән тротуар барлыкка килде. Урамның киңлеге 20,5 метрга киңәеп, 39,85 метр тәшкил итә.
Әлеге проектның тормышка ашуына хәтта ышанасы да килми. Чөнки шәһәр уртасындагы хәрабә йортларга карап, кем генә үзенең канәгатьсезлеген белдереп, шәһәр башлыкларын эченнән генә булса да сүгеп атмады микән? “Яңарыш” газетасында да төрле елларда моңа карата үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Ниһаять, «Кайчан бу урамны адәм рәтенә китерерләр инде? Оят бит!”- дигән сорауга җавап табылды. Әйе, 31 июльдә әлеге урамның яңартылган өлешен ачу тантанасы булды.