Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Нияз Дәүләтов: “Вакытымны бушка уздырмыйм”
22.07.2021

Нияз Дәүләтов: “Вакытымны бушка уздырмыйм”

Пычак ыргыту дигән спорт төре турында ишеткәнегез бар идеме? Бу “универсаль көрәш” спорт төренең аерым бер дисциплинасы булып санала. Аның үз кагыйдәләре һәм төгәл таләпләре бар.

Россиядә пычак ыргыту спорты 1996 елда барлыкка килгән «Рус көрәше» (2008 елда «универсаль көрәш» дип үзгәртелә) спорт төре белән башлана. “Универсаль көрәш”кә пычак ыргыту белән бергә каршылыклар полосасын узу, йөгерү, ату һәм рингта көрәшү керә. Мондый турнирларны оештыручыларның берсе – универсаль көрәш Бөтенроссия спорт федерациясе президенты Сергей Новиков пычаклар ыргыту спорты буенча патент ала, әнә шулай аерым дисциплина барлыкка килә. 2000 елда бу спорт төренең кагыйдәләрен кабул итәләр, ярышлар уздырыла башлый һәм ул дөньякүләм дәрәҗәгә чыга. Ә менә Россиядә рәсми спорт төре булып ул узган елда гына игълан ителә.
Удмуртиядә пычак ыргыту спорты Федерациясе рәисе Андрей Чиликин әлеге спорт төре белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта баруы турында сөйләде. “Безнең клубка атнасына 30га якын кеше килә. Өлкәннәр дә, балалар да йөри. Кемдер әлеге спорт төре белән һөнәри шөгыльләнергә тели, кемдер үзе өчен дип килә. Пычак ыргыту спорты күз күремен яхшырта, игътибарны арттыра, буыннарны ныгыта. Бүгенге көндә Удмуртиядә пычак ыргыту буенча 2 дистәгә якын осталар бар”, — диде ул.
Шундый осталарның берсе – 15 яшьлек Нияз Дәүләтов. Ул Ижауда туып-үскән, 100 нче мәктәптә белем ала. Замана яшьләренең күбесе вакытларын телефон, компьютер артында уздырырга яратса, Ниязның бер минут буш вакыты юк. Һәр көне алдан язылып куелган. “Кечкенәдән мине әти-әнием төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрттеләр. Мин футбол, кикбоксинг, воркаут, пинг-понг белән шөгыльләндем. Соңрак бик озак теннис уйнарга һәм йөзәргә йөрдем. Йөзү буенча 3 нче разрядым да бар”, — дип, үзе белән таныштырды Нияз. Аның спорт­ка булган мәхәббәтенә таң калырлык һәм күпләргә үрнәк итеп куярлык. Кыш көне сноу­бордта шуа һәм кар машинасында йөри икән. Җәен мотоциклда һәм спорт велосипедында шөгыльләнә. “Ял көннәрендә әти-әнием белән урманга йөрергә яратабыз. Әле болардан кала өйдә этем һәм сөйләшә торган попугай бар. Аларны карау, тәрбияләү дә минем өстә”, — ди Нияз.
Актив, бар нәрсәгә дә өлгерә торган яшүсмерне ике ел элек әти-әнисе “Патриот18” дип исемләнгән җәйге лагерьга язалар. Анда ул беренче тапкыр Андрей Чирков белән таныша. Ул балаларны пычак, балта ату серләренә өйрәтә. “Миңа беренче тапкырдан ук бик ошады, чөнки кечкенәдән пычаклар, аларның төрләре белән кызыксына идем. Шуннан бирле атнасына 4-5 тапкыр клубка йөрим, пычак, балта ату серләренә төшенәм. Моннан кала өйдә дә даими шөгыльләнәм. Чөнки техниканы һәрвакыт яхшырту өстендә эшләргә кирәк”, — ди Нияз. “Бу эштә миңа әтием бик ярдәм итә. Пычак ату өчен агач стендны да без аның белән бергә ясадык. Тимердән балталар, пычаклар ясыйбыз. Ярышларга да минем белән бергә йөри ул”, — диде Нияз.
Даими шөгыльләнүнең нәтиҗәләре дә озак көттерми. Бүген Нияз күпсанлы ярышларның призеры. “Иң истә калган ярышларның берсе Яр Чаллы шәһәрендә узды. Анда мин төрле номинацияләрдә 3 беренче һәм 3 икенче урынны яуладым. Ә Толь­ятти шәһәрендә пычакны турыга (пычак стендка әйләнмичә кадалырга тиеш иде) ыргыту техникасы буенча 8 кешедән торган иң осталар исемлегенә кердем. Шулай ук 4 дөнья чемпионы белән рәттән басып торуым миндә горурлык хисләре уятты”, — диде Нияз, үз уңышлары белән уртаклашып.
Яшь спортчы Удмуртиядә уздырылган ярышларда осталыгы буенча өлкәннәрне дә уздыра икән. “Һәрвакыт эзләнергә, төрле очлы әйберләр ыргытырга яратам. Өйдә чәнечкеләр, отвертка, кадаклар да атам. Пычак ыргыту буенча спорт мастеры исемен аласым, дөнья чемпионы буласым килә”, — ди ул. Ютубта үз каналын ачкан, шулай итеп дусларында, яшьтәшләрендә дә бу спорт төренә кызыксыну уятасы килә аның. Хәзерге вакытта Нияз Яр Чаллыда һәм Толь­ятти шәһәрендә узачак ярышларга барырга әзерләнә. “Күңелсезләнеп утырырга да, вакытымны бушка уздырырга да теләмим мин”, — ди ул. Нияз, уңышлар сиңа!

Эльвира Хуҗина.