Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Нишләргә дә белгән юк
6.09.2012

Нишләргә дә белгән юк

Мин кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп, өлкәннәр сүзенә колак салып үстем. Башкача була да алмый иде. Әтием үтә дә кырыс кеше булганлыктан, аның бер күз карашыннан курка идек. Хәер, хәзер дә берни дә үзгәрмәде. Минем өчен әтием тормышымдагы һәр башлангычта үрнәк һәм терәк. Әниемә исә сабыр итә белүем белән охшаганмын. Тик бүген мине башка сораулар борчый. Әти-әниемне борчырга куркам, шуңа газета укучылардан киңәш сорыйсым килә.

Ирем Р. белән бер уку йортында белем алдык. Студент елларыннан ук башланган мәхәббәт бөреләнеп, чәчәк атты. Укуны тәмамлагач, гөрләтеп туй иттек. Ике як та дус-тату яши башладык, кунакларга йөрештек. Ул икътисад бүлегендә белем алды, мин һөнәрем буенча юрист. Икебез дә, туганнар ярдәме белән, яхшы эшкә урнаша алдык. Торырга фатирыбыз, утырып чыгып китәргә машинабыз бар. Тик…

Башта гаилә тормышында бар да яхшы кебек иде. Көн саен диярлек чәчәкләр бәйләме, кыйммәтле бүләкләр…. Төс кыяфәтем төшеп калганнардан түгел, күпләрне үземә каратырдай мин. Ирем дә моны сизеп алды. Тора-бара көнләшүе бөтен кысаларны үтеп чыга башлады. Көн саен үземә карата нахак сүзләр ишеттем, кайчагында оятымнан җир астына төшеп китәрдәй була идем. Акылым белән гаиләбезнең упкынга тәгәрәгенен аңласам да, күңелем барсы да яхшы булыр дип көтте. Ирем белән яхшылап та, «Чыгып китәм!»- дип куркытып та сөйләшеп карадым. Бер-ике көн дәшми йөри дә, тагын ямьсез сүзләр белән талаша башлый. Ахыр чиктә кул күтәрүгә үк барып җитте. Монысын ук көтмәгән идем. Нахакка рәнҗетелүем, билгесезлектә яшәвем шулкадәр үзәгемә үтте, сабырлыгым да калмады инде. Тәнемнең күп өлешендә кара көйгән эзләр бар. Инде эштә дә миңа кырын күз белән карый башладылар. Сизәм, тиздән ирем минем эштән китүемне дә таләп итәчәк. Тик өйдә утырсам, ул көнләшүдән, кул күтәрүдән туктармы икән? Ул үзенең болай кылануын, мине үлеп яратуы һәм югалтырга куркуы белән аңлата. Кемнән киңәш сорыйм? Кайнанам янына барып егылыйммы, дусларга сөйлимме, нишлим? Әтиемнең холкын тиккә генә язмадым. Нинди хәлдә яшәвебезне белеп алса, ирем белән сөйләшеп тә тормаячак, әлеге мәсьәләне ир-атларча чишәчәк. Мин ике ут арасында. Ирем белән яшәп булмый, аерылып, кеше алдында: «Ире белән тора алмады»: дигән исем күтәрәсем килми. Нишлим икән?

А., Сарапул шәһәре