Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ниләр көтә сине, авыл?
24.04.2014

Ниләр көтә сине, авыл?

Авылда туып-үсеп, аннан читтә яшәгән һәр кешенең күңел түрендә уртак бер хис саклана. Ул туган җирне, аның табигатен, анда калган җанга якын кешеләрне сагыну хисе. Совет чорында да, аннан соң да “югарыдан” авылда нинди үзгәрешләр, болганышлар оештырмадылар. Сүздә аларның максатлары бик изге (авыл хуҗалыгында игенчелек һәм терлекчелек продуктларын арттыру, авыл кешесенең тормышын яхшырту) булса да, чынбарлык тормышта аларның киресе килеп чыкты. Авылларны-районнарны зурайту, берләштерү, ә аннан соң (моның ахмаклык икәнен аңлагач) яңадан иске хәлгә кайту, “бөек” Хрущевның мәңгелек туңда кукуруз үстерү проекты, “перспективасыз” дип кечкенә авылларны бетерү… Йә, Хода! Тагын ниләр күрәсең бар, кадерле авылкаем, җан кисәгем һәм … мескенем?
Рус халкының “керән ачы тормадан баллырак түгел” дигән әйтеме бар. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Базар икътисадына күчкән вакытта да: “Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырабыз, илнең туклану продуктлары буенча чит илләрдән бәйсез булачакбыз”, — дип, халыкның колагына токмач элделәр. Россия Хөкүмәтенең элекке премьер-министры Виктор Степанович Черномырдинның сүзләре искә килеп төшә: “Без изге эш эшләргә теләгән идек, ә чынлыкта һәрвакыттагыча килеп чыкты”. Ягъни һәрвакыттагыча уңышсызлык, уйламыйча эшләү.
Базар икътисадына күчкәч, авылда кешеләргә җирдән өлеш бүлеп бирделәр һәм аны “пай җире” дип атадылар. Бөтен авыл хуҗалыгы техникасын (тракторлар, комбайннар, йөк машиналары һ.б.) түрәләр үзләренә алдылар (“Түләнми калган хезмәт хаклары хисабына” имеш!). Ә хуҗалыкларда булган терлекчелек фермалары, эшсез калган меңәрләгән терлекчеләр язмышлары… Әле язылачак фаҗигале романнарга тема. Билгеле, техникасы, чәчүләк орлыгы, ашламасы һ.б. булмаган авыл кешесе ничек ул “пай җирен” эшкәртсен ди? Инвесторлар кешеләрнең пай җирләрен алып, аннан файдаланалар, икмәкне билгесез җиргә алып китәләр. Пай хуҗаларына җирдән файдаланган өчен фәлән центнер икмәк, фәлән центнер печән бирәләр дә, шуның белән вәссәләм. Гаделме бу, түгелме? Ансын кем тикшергән дә, кем белгән?
Алдаулардан, талау-кимсе­тү­­ләрдән туйган авыл халкы андый сорауга җавап эзләп тә маташмый. Чөнки белеп тора: гаделлекне беркайчан да таба алмаячак. Гаделлекне эзләп, аны табар өчен көрәшеп йөрерлек кеше дә юк шул инде авылда. Анда пенсионерлар гына калып бара.
Инде җир эшкәртерлек хәле булмагач, бераз мал-туар тотып, аның итен базарда сатып, ипилек-тозлык акча эшләп, яшәү әмәлен табарга уйлаган иделәр кайбер авыл кешеләре. Тик иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, ди бит халык. Күрәсең, олигархларга авыл кешеләренең ит сатып, аларга көндәшлек тудырулары ошамаган. Ә көндәшне базардан куып чыгарырга кирәк. Ничек итеп? Эзли торгач, тиешле әмәлен дә тапканнар!
Шуларның берсе — санитария һәм гигиена кагыйдәләре. Ветеринария таләпләрен дә шунда китереп кушканнар. Базарларда ит сатуның яңа кагыйдәләрен язганнар ди “авыл патриотлары”. Имеш, авыл халкы җитештергән ит санитария-гигиена кагыйдәләренә туры килми. Ветеринария врачын да чакыртып-нитеп тормыйлар. Чирле мал итенең базар киштәләренә эләгүе бар, имеш. Бу “аргумент”ларның тавыклар көлерлек икәнен аны уйлап чыгаручылар үзләре дә яхшы беләләр.
Чирле мал итен базар ветеринары бер карауда ук белә һәм базарга керттерми. Ә чисталыкка килгәндә, минем авылда күп тапкырлар мал суюда катнашканым бар. Башка милләт халык­лары ничектер — белмим, ә татарлар бу эшне зур чисталык белән башкаралар. Иткә җил белән бер салам кисәге килеп кунса да, аны кайнаган су белән юып төшерәләр. Ә менә югарыда әйтелгән “кагыйдәләр”не язучылар, күрәсең, ит комбинатларында беркайчан да булмаганнардыр. Андагы пычраклык, мәхшәр турында шаһитлардан тыңлагач, мин бик озак вакыт ашханәгә керергә дә, казылык кабарга да җирәнеп йөргәнемне хәтерлим.
Ә “кагыйдә” язучылар нәрсә таләп итәләр? Имеш, авыл кешесе суясы малын ит комбинатында суйдырып, анда ветеринария тикшерүе үтәргә тиеш. Бу ни дигән сүз? Әйтик, авыл ит комбинатыннан 30 чакрымда урнашкан ди. Кеше малын анда нәрсә белән алып барсын? Район үзәгеннән (ит комбинатлары гадәттә шунда урнашкан) “ГАЗ” яки “УАЗ” чакырту алтын бәясенә төшә (аның бер сәгате мең сумга якын). Асфальт юл булмаса, машина килми дә. Ярый, 5-6 мең түләп, малыңны алып та килдең, ди. Ә ит комбинаты хезмәте өчен авыл кешесеннән ничә мең суырачаклар?
Кыскасы, авыл кешесе ит сатып (тәмле ит сатып дип өстик) бераз матди хәлен яхшырту урынына, зыян гына күрә түгелме соң? Әгәр бу башбаштаклыкка власть әһелләре игътибар биреп “кагыйдәләрне” авыл кешесе мәнфәгатьләрен кайгырту ягына үзгәртмәсәләр, мескен авыл тагын бер җиңелүгә дучар булачак. Сүздә түрәләр халык мәнфәгатьләрен кайгырталар: имеш санитария, гигиена, ветеринария таләпләре… Ә чынлыкта, бөтенесе киресенчә килеп чыга: авыл кешесен терлекчелек продукциясен җитештерүдән читләштерү, барлык азык-төлек продукциясе җитештерүне олигархлар кулына бирү. Алар ил халкын нинди азык-төлек белән тәэмин итәрләр?
Монда артык баш ватып торасы да юк: чит илләрдә химик матдәләр кулланып, яман аты чыккан ГМО (генно-модифицированные организмы) кулланып җитештерелгән очсызлы продукция сатып алып, кибет киштәләрен тутыру күпкә җиңелрәк һәм кемнәрдер өчен отышлырак та.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.