Ник яратмыйлар безне?
Бүген халыкара мәйданда безне Украинадагы хәлләр аркасында күпләр аңламыйлар, ә бик күпләр, Америка коткысына бирелеп, аңласалар да яклап чыгарга куркалар. Бу хакта инде күп язылды һәм сөйләнде. Ләкин бернәрсәне генә аеруча ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк, дип саныйм. Әгәр Украина НАТО хәрби блогына кабул ителеп, анда Америка ракеталары урнаштырылса, бу Россия өчен үлем куркынычына тиң вакыйга булачак. Моны булдырмас өчен Россия кулыннан килгән бөтен чараларны күрергә тырыша. Донецк һәм Луганск республикаларына бик кыйммәткә төшкән матди ярдәмнәр оештырулар нәкъ менә шушы юнәлештәге бик күркәм эшләр. Бу республикаларга ярдәмгә оештырылган автомобиль колонналары ничә миллиард сумга төшә торгандыр, бу турыда мәгълүматлар юк (дуслар өчен эчкерсез ярдәмнең бәясен сорамыйлар).
Ә менә Америка һәм НАТОның, Украина вакыйгалары аркасында, Россиягә каршы оештырылган санкцияләре китергән зыянның бәясе бар. Белгечләр әйтүенчә, елдан артык вакыт эчендә бу зыян 250 млрд доллар чамасы тәшкил итә. Ни эшлисең, базар икътисадында яшибез бит: бөтен нәрсә сатуга һәм сатып алуга корылган. Хәтта илнең иминлеген дә шундый кыйммәт хакка сатып алырга туры килә.
Россия Президенты Владимир Путин үзенең төрле чыгышларында илнең сәяси һәм икътисади хәленә объектив анализ бирә. Ил кризис кичерә, ә төрле санкцияләр бу кризисның тискәре тәэсирен тагын да көчәйтәләр. Мондый авыр шартларда ил халкының бердәм булуы, хөкүмәтнең кризис китергән авырлыкларны җиңәргә ил халкын оештыра белүе кирәк. Ә бит бөтен ил бер максатка ирешү юлында тупланса, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп була. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы нәкъ шул турыда сөйли.
Җәмгыятьне берләштерүнең төп шартларының берсе — ул кабул ителгән законнарның гадел булуы һәм аларны һәр гражданинның төгәл үтәве. Бүгенге Россиядә иң зур проблема — кануннарның төгәл үтәлмәве. Түрә югарырак кәнәфидә утырган саен канунны да күбрәк боза. Санкт-Петербург шәһәрендә блокада кичергән карчыкны кибеттә ике пачка май өчен акча түләмәгән дип, полициягә алып китәләр. Мескен карчык бу хурлыкка түзә алмый, вафат була. Икенче мисал. Илнең “Оборонсервис” дигән оешма җитәкчесе Евгения Васильева илгә 3 миллиард сумлык зыян китерә. Бу хакта Россия матбугаты гына түгел, ә бөтен дөнья матбугаты шаулады… Нәтиҗәдә, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның инде ике ел ярымы гына калган. Салынган штраф күләме дә артык зур түгел. Ул бит ялгызы гына урлашмаган. Калган җинаятьчеләр җаваплылыктан читтә калдылар. Ә Васильеваның төрмә тормышына ничек өйрәнүе турында телерадиотапшырулардан көне-төне сөйлиләр. Ә бит боларны бөтен дөнья күреп тора.
Европа илләренә турист булып барган кешеләр андагы юлларның төзеклеге, урамнарның чисталыгы (тротуарларны шампунь белән юалар, диләр) турында шаккатып сөйлиләр. Ә европалылар безгә килеп нәрсә күреп китәләр. Илдәге кимчелекләр турында сүз чыкканда без, гадәттә, дәүләт органнарын хурларга яратабыз. Имеш, чистартмыйлар, оештырмыйлар. Ә без үзебез илдә тәртип булсын өчен нәрсә эшлибез соң?
Шул ук алдынгы Европада кем дә булса урамда чүп ташласа, очраган һәр кеше тәртипсезне туктатып, чүбен җыярга мәҗбүр итә яки полициягә тапшыра икән. Ә бездә җәмәгать транспорты тукталышында шундый картина күзәтелә: транспорттан чыгучыларның бик сирәге файдаланылган билетын чүп савытына сала (ә алар һәр тукталышта бар!), ә күпчелек кеше билетларын җиргә генә ташлыйлар. Алар кешеләрне дә, үзләрен дә хөрмәт итмиләр. Вак мәсьәлә бу. Ләкин үзебезне үзебез хөрмәт итмәгәч, кемнән хөрмәт таләп итә алабыз?
Россиядә базар икътисады дигән төшенчәне ”фәнни” яктан исбатларга тырышучы Егор Гайдарның шундый сүзләре бар иде: “Бары тик базар икътисадын сафка бастырырга кирәк. Ә ул бөтен тәртипне үзе үзгәртәчәк”. Дөрес әйткән Россияне капитализмга күчерү теоретигы. Бөтен тәртипләр үзгәрде. Түрәләр ил байлыгын урлап, чит ил банкларына күчерү юлында зур уңышларга ирештеләр. Төрле матбугат чараларына күз салсак, анда чит илләрдә безнең турында нәрсә сөйләүләре, түрәләрнең һәм гади халыкның Россия турында нәрсә уйлаулары турында мәгълүмат җитәрлек. Илнең дәрәҗәсе югары булсын өчен ул үткәрә торган халыкара сәясәт кенә түгел, ә гади халыкның аң дәрәҗәсе, мәдәни югарылыгы, җәмгыятьтә үз-үзен тотышы да зур роль уйный икән. Тик бу хакта кем генә уйлый соң бездә?
Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.