Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Николай Фёдоров: «Удмуртиядә авыл хуҗалыгының нигезе сакланган»
17.07.2014

Николай Фёдоров: «Удмуртиядә авыл хуҗалыгының нигезе сакланган»

Узган атнада башкалабыз ипподромында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 32нче республика авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды. Анда республикабызның төрле почмак­ларыннан килгән нәселле хайваннар үрчетүче кырыктан артык оешма катнашты. Чараны ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев катнаштылар. Алар күргәзмә белән танышып, хуҗалык җитәк­челәре һәм белгечләре белән аралаштылар, республика агро­сәнә­гате тармагы үсешенә керт­кән өлешләре белән кызыксындылар. 

Республикабыз авыл хуҗалыгы гаять бай икән. Күргәзмәгә килгән һәр кеше шундый фикергә килгәндер. Биредә сыерлар, таналар (кара-чуар һәм холмогор токымы), атлар (вятка, орлов, рус авыр йөк ташучы, юртак токымнары), ана дуңгызларны, дуңгыз балаларын (эре-ак, уржум, ландрас, дюрок, йоркшир токымнары), үгезләрне, сарыклар, йорт кошларын, карп балыкларын, Удмуртиядә үрчетелүче урта урыс токымыннан бал кортларын күрергә була иде. Күргәзмәгә килүчеләргә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Бигрәк ата-аналары белән бергә килгән кечкенә балаларга төрле җәнлекләрне, кош-кортларны күзә­түе күңелле булды.
Кичтән Удмуртия башлыгы резиденциясендә Николай Федоров республикабызда сөт бирүче терлекчелек тармагы торышы һәм үсешенә кагылышлы киңәшмә уздырды. УР Хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Александр Коробейников җирле агросәнәгать комплексындагы хәл белән таныштырды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәселлелек эше департаменты директоры Владимир Лабинов удмурт аграрийларының хезмәтен илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырып, әлеге тармакны ничек үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. РФ Авыл хуҗалыгы мини­стры очрашу ахырында Удмуртия агросәнәгатендә көч куючы иң яхшы 11 хезмәткәргә министрлык исеменнән бүләкләр тапшырды. Журналистлар белән әңгәмә барышында, ул Удмуртия, авыл хуҗалыгы потенциалын югары бәяләде. «Удмуртия авырлыклар булуына карамастан, сөт җитештерү тармагын сак­лап кала алган», — дип билгеләп үтте Николай Федоров. Шулай ук җитәкче федераль үзәктән ныклы ярдәм булачагына да басым ясады. Удмуртия хакимиятенең инновацияләр, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, сөтчелек тармагы өчен белгечләр әзерләү буенча төбәкара фәнни белем бирү үзәген булдыру турындагы тәкъдиме РФ Авыл хуҗалыгы министры тарафыннан хупланды. Александр Соловьев Николай Федоровка төбәктәге агросәнәгать тармагына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә теләктәшлек бел­дергәне өчен рәхмәтен җит­керде һәм киләчәктә үзара хез­мәттәшлекнең киңрәк колач алуына ышанычын белдерде.

Айзирә Заһретдинова әзерләде.