Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Никахлар күктә языла
16.12.2016

Никахлар күктә языла

Шәһәрдә гомер итүче яшь гаиләләр арасында балаларына милли тәрбия бирүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен саклап яшәүчеләр сирәк. Гүзәл һәм Искәндәр Шәеховлар — әнә шул сирәк гаиләләрнең берсе. Бу парның очрашу, танышу тарихы очраклы гына килеп чыга. Никах күкләрдә языла дигән сүз нәкъ менә алар турында.
Гүзәл, 107нче балалар бакчасында тәрбияче: “Без 2010 елда таныштык. Апам белән вакытлыча яшәү өчен фатир эзли идек. Искәндәр безнең күңелгә хуш килгән фатирның хуҗасы булып чыкты. Күзләребез очрашкач, әллә нәрсә генә булды. Беренче тапкыр фатирны карарга килгәндә, әнисе дә бар иде. Ул да мине ошаткан, тик бу турыда улына әйтергә генә кыймаган. Икесе дә бер уйда булганнарын соңыннан гына белгәннәр. Берникадәр вакыттан соң Искәндәр минем телефон номерымны сорап алды. Аралаша башладык. Ул мине үзенең бик тәрбияле гаиләдән булуы, чын егетләргә генә хас сыйфатларга ия булуы белән җәлеп итте. Ничек гашыйк булганымны сизми дә калдым. Ноябрь башында очрашып йөри башладык. Үзем кадәр зур, йомшак уенчык куян бүләк итте ул. Гомумән, һәр очрашуга чәчәкләр, кәнфитләр күтәреп килә иде. Ике ай очрашып йөргәч, тәкъдим ясады. Әти-әнисе белән таныштыру өчен кунакка чакырды. 2011 елны бергә каршыладык. Ә гыйнварда ул минем туган авылыма, гаиләм белән танышырга кайтты. Әнием аны бер күрүдә үз улы кебек яратты. Февральдә кыз сорарга кайттылар, ризалык биреп, никах көнен билгеләдек. 11 мартта никах укылды, 2нче июльдә гөрләтеп туй уздырдык. Кызыбыз Ралинаны мәхәббәт белән, милли гореф-гадәтләребезне өйрәтеп үстерәбез. Әтисе кичләрен аңа татар телендә китаплар укый. Мин туган телебездә шигырьләр, җырлар өйрәтәм. Бабасы гармун уйнаганда, Ралина татар биюләрен башкарырга да ярата”.

Искәндәр, “Калашников” концернында оператор: “Гүзәл үзенең гүзәллеге, оялчан булуы белән йөрәгемне яулады. Бер күрүдә гашыйк булдым мин аңа. Үзем шәһәрдә туып үссәм дә, авыл кызына өйләнергә тели идем. Ә анда чын татар кызларына хас сыйфатлар тупланган: кул эшләренә дә оста, аш-суны да тәмле пешерә, гаиләбезнең нуры да ул. Беренче тапкыр очрашканнан соң, өйгә кайту белән әти-әниемә: “Мин өйләнәм”, — дидем. Алар бик сөенделәр, әни шатлыклы күз яшьләрен яшермәде. Ул минем өчен Аллаһы Тәгаләдән матур, акыллы кәләш сорап, көн саен дога кылган. Аның догалары кабул булды. Бик матур гаилә кордык. Ике якны да хөрмәт итеп яшибез. Шулай ук яшь гаиләләргә дә бер-берләрен аңлап, ихтирам итеп яшәүләрен телим”.

Эльвира Хуҗина.