Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Низаг тудырган төзелеш
17.05.2017

Низаг тудырган төзелеш

Узган елның октябрь аенда журналистлар спартакиадасына баргач, Ува мәчетендә булып, андагы тәртипкә, бирегә укырга йөрүчеләрнең үзара бердәм, тату булуларына, остазлары Абдур-Рахман хәзрәтнең гыйлеменә, тырышлыгына сокланып кайт­кан идем. Бу хакта “Яңарыш”ның 10нчы ноябрь санында тәфсилләп язылган мәкаләм дә басылды.
Күптән түгел, шушы Ува мәчете тирәсендә кис­кен мәсьәлә туа һәм Ижау шәһәрендәге К. Маркс урамындагы Үзәк мәчеттә аның чишелешен эзләүгә багышланган җыелыш узды. Төп мәсьәлә шунда: Ува мәчете янында элек ике катлы агач йорт булган һәм әлеге йортның хуҗасы бүгенге көндә шушы өе урынына биек итеп сәүдә йорты төзи башлаган. Увада яшәүче милләттәшләребез моңа бик борчыла, төзелешне туктату юлларын эзлиләр. Әлеге бина мәчетне тулысы белән каплаячак. Җыелышта Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мәхәммәтшин, Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов, Ува мәчете имамы Абдур-Рахман хәзрәт Гатауллин, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсенең дини берләшмәләр эше буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Сергей Ильинский, журналистлар катнаш­ты.
Ува татарлары үз борчуларын белдереп, инде кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр, Ува районы хакимияте вәкилләре белән дә очрашып сөйләшкәннәр. Район хакимиятендә бу төзелешнең алар рөхсәтеннән башка баруы, документлар буенча әлеге йорт бары тик төзекләндерелергә генә тиеш дип юатканнар. Тик милләттәшләр инде ике ел туктатылмыйча барган төзелешне күреп, тәмам хафага төшкәннәр. Аптырагач, алар ярдәм өмет итеп, бергәләшеп мөфтияткә хат юллаганнар. Мөфтият үз чиратында прокуратурага, төзелеш эшләрен күз уңында тотучы оешмаларга мәсьәләне хәл итүләрен сорап хатлар язган. Алар, әлбәттә, җавапсыз калмаган. Төзелеш кануннарын бозып алып барылган төзелеш өчен хуҗасына ике мең штраф түләткәннәр. “Нәрсә инде ул мондый зур төзелеш алып барган кеше өчен ике мең сум штраф?! Бу гына киртә түгел. Ул аны түләгән дә, бинаны төзүен алга таба да дәвам итә”, — ди җыелышта катнашучылар.
Бу хәлне уртага салып фикер алышканнан соң, вакыйганың асылына ныграк төшенер өчен, Увага барып кайтырга, халык белән дә, хакимият башлыгы белән дә очрашып сөйләшергә кирәк, дигән фикергә килде җыелышта катнашучылар. Һәм, кичекмәстән, Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Нәгыйм хәзрәт Каюмов, Сергей Ильинский һәм журналист Хәмидә Гайфуллина юлга чыктык.
Дөрестән дә, мәчеттән ерак түгел, күршедә кызу төзелеш бара. Мәчеткә җыелган халык бу турыда: “Башта йортның хуҗасы шушы иске йортын төзекләндерәм”, — дип, безне тынычландырды. Ә таш бина көн саен үскәннән-үсә. Мәчетне тәмам каплап бетерде. Төзелештән күренеп тора, бу йорт булмаячак, бина сәүдә йортына ошый. Алай була калса, әле ул мәчетне каплап кына калмый, бу тирәдә тынычлык һәм тәртип тә булмаячак. Хакимият башлыгына мөрәҗәгать иттек, нәтиҗә юк. Кирәк дип тапсалар, күптән төзелешне туктаткан булырлар иде инде. Бар нәрсәне акча хәл итә”, — ди.
Ува районында мәчет иман йорты гына түгел, мил­ләт­тәш­ләребезне берләш­терүче бер­дәнбер үзәк ул. Алар биредә дин сабакларын алалар, аралашалар.
Мәчеткә 90нчы елларда нигез салына. Төзелешне башлап җибәрүчеләрнең берсе Вәсил хәзрәт Мингазетдинов була. Аның һөнәре буенча инженер булуы да, кулында кирәкле эш кораллары, төзелеш материаллары булуы, ә иң мөһиме: мәчет төзү, дини тормышны балкытып җибәрү максаты белән янып йөрүе төзү эшен күпкә тизләткән. Авыл халкы Вәсил абыйны бик хөрмәт итә һәм рәхмәтле аңа. Вәсил абый үзе бу еллар турында: “Мәчет урынында элек чүплек, билдән кычыткан, агачлык иде. Шуларны чистартып, агачларын кисеп, җыештырып, урын әзерләдек. Мәчетне бер­гәләшеп, бик тиз күтәрдек.

Әле төзелеш барган мәчет эчендә тимер кисмәккә торбалар ялгап, мич ягып җылыттык, намаз укыдык, тышта казан асып, ашау пешереп, дини бәйрәмнәрне билгеләп үттек”, — ди. Вәсил хәзрәт Мингазетдинов мәчетнең беренче имамы да була. Аңа үз өстендә бик күп эшләргә, дини китаплар күп укырга туры килә. Ижауга йөреп, дин сабакларын ала. Бүген ул — ­авылның хөрмәтле аксакалы. Өлкән яшьтә булуына карамас­тан, бүген дә дин, мәчет өчен җанын биреп йөри. Ул оештырып җибәргән дини эшне хәзерге көндә Абдур-Рахман хәзрәт дәвам итә. Ул дини дәресләр оештырган. Ир-атлар атна саен җомга намазына җыела. Гаетләргә тирә-як авыллардан да киләләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Абдур-Рахман хәзрәтнең үзенең дә дүрт яшьлек кызы бик кечкенәдән дин сабакларын өйрәнә. Быел ул Ижау­да узган Коръән уку бәйгесендә катнашып, беренче урын яулаган.
Шулай күркәм итеп яшәп ятканда, алар алдына тормыш шушындый мәсьәлә китереп куйган.
Бу хәлгә карата башкаларның да фикерләрен язып үтәсем килә. Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов: “Бу йортны салырга рөхсәт юк. Хуҗасын мәчеттәге кешеләр дә, хакимият вәкилләре дә кисәткән. Күрәм: биредә чынлап берничә катлы йорт салына. Кешеләр әйтүе буенча, ул — сәүдә йорты. Аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мәскәүдә шундый рөхсәтсез салган йортларны җимерәләр, бу кешене дә туктатырга кирәк. Үзе җимермәсә, мәхкәмә карары нигезендә махсус техника белән сүтеп ташларга кирәк булачак. Мәхкәмә шушы төзелешнең рөхсәтсез башкарылуы хакында карар чыгарыр дип ышанам”, — диде.
Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт: «Күршеләр белән тату яшәргә кирәк. Инде бу мөмкин булмый икән, дәүләт тарафыннан бирелгән юллар белән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — диде.
Ува районы башлыгы Владимир Головин низаг тудыручының кануннар белән исәпләшмәве, кисәтүләргә карамастан, үзенең эшен дәвам итүе турында әйтте. “Без дә шушы ук законнар кысаларында эш итәбез. Аларны боза алмыйбыз. Әлеге төзелешне алып баручы кеше, сәүдә үзәге түгел, йорт төзим”, — дип бара. Шушындый олы йорт буламы дигәч, ул: “Филипп Киркоровларга шундый йорт­лар төзергә ярый. Безгә юкмыни?” — дип җавап бирә. Әлеге мәсьәләне эзлек­ле рәвештә, закон нигезендә чишәбез. Моңа чик кую эшенә мөфтият, җәмәгатьчелек килеп кушылгач, бергә уңай нәтиҗәгә ирешербез”, — диде. Ул мәсьәләне бары тик бер юл белән генә — суд аша гына хәл итеп булачак”, — дип җиткерде.
Күмәк көч тау күчерер, диләр. Таулар күчерергә туры килмәсә дә, бердәмлек булганда, әлеге тау кадәр төзелешне туктату һәм сүтү эшендә Ходай уң итәр дигән өмет бар.

Элмира Нигъмәтҗан.
Х.Гайфуллина фотосурәтләре.