Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Нефть бәясе нигә түбән тәгәри?
21.01.2016

Нефть бәясе нигә түбән тәгәри?

Соңгы айларда дөнья базарында нефтьнең бәясе түбән тәгәрәде һәм моның җитди сәбәпләре бар. Икътисади кризисның төп сәбәбе шунда. Әгәр 2011 елда бер баррель нефть (159 литр) 110 доллар торса, бүгенге көндә ул 30 доллар да түгел. Әгәр сатыла торган нефтьнең күләме йөзәрләгән миллион тонна булуын исәпкә алсак, Россия күргән зыянның күләмен исәпләп чыгару авыр түгел. Россия өчен шундый авыр шартларда Согуд Гарәбстаны үзе сата торган нефтьнең бәясен тагын да арзанайтканнан-арзанайта. Бу ни дигән сүз? Россия сата торган нефтьнең бәясе тагын да арзанаячак һәм без күрә торган зыянның күләме тагы да артачак. Ә бит Согуд Гарәбстаны моны аңлы рәвештә, Россиягә корт­кычлык ясар өчен эшли һәм бу корткычлыкның авторы — Америка Кушма Штатлары. Ирексездән шундый сорау туа: “Нигә соң Согуд Гарәбстаны нефтьнең бәясен арзанайта, аның үз табышын киметәсе һәм зыян күрәсе килә микәнни?” Бу бит гади карашка, үзең утыра торган ботакны кисү белән бер. Ләкин моның үз сәбәпләре бар.

Беренчедән, Согуд Гарәбста­нында табыла торган нефтьнең үзкыйммәте түбән (нефть катламы артык тирәндә түгел, аны алу җиңел), табигый шартлар анда уңайлы (мәңгелек җәй). Безнең нефтьчеләр кебек 40 градуслы салкыннарда да эшләмиләр. Табышны югалтмас өчен табыла торган нефтьнең күләмен анда теләсә-кайсы көндә арттыра алалар. Икенчедән, инде күп дистә еллар югары бәя белән нефть сатып, Согуд Гарәбстаны бихисап күп акча җыйган һәм шуңа күрә аз-маз зыян күрү дә ул илнең байлыгын киметә алмый. Анда гади халык өчен безнең ил халкының төшенә дә керми торган ташламалар һәм уңайлыклар тудырылган. Өченчедән (һәм бу төп сәбәп), Согуд Гарәбстаны сәяси яктан АКШка буйсына һәм Россиягә каршы ясала торган теләсә-кайсы корткычлык океан артыннан бирелгән күрсәтмә нигезендә эшләнә.
Берничә ел элек Татарстан ра­диосыннан бер дин әһеле чыгыш ясаган иде. Ул нефть һәм газның Аллаһы биргән зур бүләк икәненә басым ясап, бу табигый байлыкларның мөселманнар яшә­гән төбәкләрдә булуын исбатларга тырышты. Чыннан да, иң зур нефть ятмалары Гарәб илләрендә, Әзербайҗанда, Татарстанда, Башкортстанда, ә газ — Төркмәнстанда. Кем белә, бәлки дин әһеле сүзләрендә дөреслек бардыр.
АКШ төрле корткычлыклар ясап, дөнья базарында нефть бәясен төшерергә тырыша. Чөнки Россиянең Оборона һәм икътисади куәте АКШка бөтен дөньяны талап баерга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә Россияне теләсә-нинди юл белән көчсезләндерү — АКШның иң зур хыялы.
Нефть чыгаручы илләргә Американың басымы төрле яклап ясала: сәяси, дипломатик һәм финанс-икътисади яктан. Монда АКШның зур өстенлеге бар, чөнки дөньяда нефть өчен исәп-хисап долларларда ясала, нефть табучы илләр кирәкле кредитларны да АКШтан долларлар белән алалар. Ә доллар АКШның акча берәмлеге һәм доллар ярдәмендә теләсә-кайсы илгә басым ясый. АКШ бу мөмкинлектән бик оста файдалана да. Бер генә мисал китерик. 1985 елда АКШ Гарәб илләренә басып ясап, нефтьнең баррель бәясен 40 доллардан 10 долларга кадәр төшерде. Ә бу 1991 елда Россиядә икътисади һәм сәнәгать кризисы китереп чыгарды.
Россия җитәкчелеге моны һәрвакыт истә тота. БРИКС килешүенә һәм ШОС килешүенә кергән илләр белән берлектә Россия нефть һәм нефтехимия товарлары өчен исәп-хисапны башка валютада ясап (бәлки бөтенләй башка яңа валюта уйлап чыгарырга кирәк булыр) АКШ диктатыннан котылырга тели. Ләкин бу — бик катлаулы процесс.
Нефть ничек кенә кыйммәт булмасын, аны эшкәртелмәгән килеш сату файданы күп китерми. Мисал китерик: бер тонна нефть 320 долларга сатыла, ә бер тонна нефть продуктлары 1300 доллардан да кыйммәтрәк. Ә нигә соң без шундый зур табышны кулдан ычкындырабыз? Безнең нефть эшкәртү заводларыбыз юкмыни? Иң кызганычы шунда — заводлар бар, алар хәзер иң алдынгы технологияләрне кулланып, сыйфатлы нефть продуктлары чыгара алалар. Түбән Кама нефтехимия комбинаты үзе генә дә ни тора! Андый заводлар илдә җитәрлек.
Хикмәт шунда: нефтехимия продуктларының дөнья базарына Россияне кертмиләр икән. Төп сәбәп күптән билгеле, көндәшләрне базарга кертмичә, үзләренә югары табыш алу. Әгәр нинди дә булса ил безнең нефтехимия товарын сатып алырга теләсә, аны теләсә-нинди юллар белән (хәтта хәрби көч куллану белән куркытып) безнең товардан баш тартырга мәҗбүр итәләр. Украина һәм Сирия вакыйгалары аркасында Көнбатыш пропагандасы Россиянең дәрәҗәсен төшерү өчен армый-талмый эшли. Шулай булгач, дөньялар тынычланмыйча безгә нефть продуктлары сатып зур файда алу язмагандыр, күрәсең.
Проблемалар нинди генә авыр булмасын, нефть һәм газ сәнәгате безнең илгә акча китерүче, аның тотрыклы яшәвен тәэмин итүче тармак булып тора. Илнең төп девизы: “Күбрәк табарга, күбрәк сатарга, күбрәк акча эшләргә”. Галимнәрнең нефть запасы чикләнгән, киләчәк буыннарга нәрсә калыр, дигән җан сыкрап әйткән сүзләрен ишетүче юк. Ә нефтьтән алынган долларлар чит ил банкларына агуын дәвам итә.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.