“Немецларның әниләре бармы икән?..”
1941нче елның декабрь суыгы йорт тәрәзәсенә әйтерсең лә бөтен явыз уйларын өрә. Салам түбәне күтәреп аласы килә бугай аның. Өй эчендә тынлык. Өч сабый бала, бер-берсенә сыенып, әниләреннән күзләрен дә алмый утыра. Әниләре бәби көтә. Эче авыртуга түзә алмый бөгәрләнеп яткан, йөзен балаларына күрсәтәсе килми. Иренен тешләп булса да түзә. Тик балалары гына аның бу газапларын күрмәсен. Ниһаять, кендек әби килде. Бисмилласын әйтеп, ананың эчен сыпырды.
— Балалар, борчылмагыз, — диде ул, иншә Аллаһ, әниегез исән-сау котылыр.
Бала, интеккән әнисен кызгангандай, тизрәк туарга булды, туу белән аваз да салды. Суыкка чыдый алмый шарт-шорт килгән бүрәнәләр тавышына бала елавы да кушылды. Балалар әниләре янына килеп бастылар, кызыксынып, яңа туган энеләренә карап тора башладылар. Ләкин бу шатлыклы вакыйга да аларның ашыйсы килүен баса алмады. Әниләре авырып, урын өстендә ятканда ничек тә түзәргә була иде әле, хәзер инде чыдар хәлләре калмады. Гомәр елап җибәрде.
— Бу бәләкәй малай туды гына, инде ашый да башлады, — дия-дия үкседе ул.
Ә нарасый әнисенең сөтсез имиенә чытырдап ябышкан, аны аннан аерып алам димә. Өйдә ризык түгел, аның валчыгы да юк. Әниләре дә инде күптәннән ач. Шулай төн узды.
Кояш күтәрелеп, сәке өстен яктырта гына башлаган иде, бригадир камчысы белән тәрәзә какты.
— Гәрәй хатыны, эшкә чык! Чәчүлек орлыкка барырга кирәк. Синнән башка кемне җибәрим — авылда урысча белүче бүтән кеше юк. Спаска барырга кирәк, — дип туктаусыз шакуын белде ул.
Мәрьям торып басты. Ачлыктан, бала табу авырлыгыннан хәлсезләнгән аяклары гәүдәне чак тоталар иде. «Ярый, ярый», — диде хатын, идәннән күтәртмәле чабаталарын капшап. Дүрт бала — дүрт күз нуры ашарга көтеп утыра, ничек эшсез ятасың, ди. Әтиләре сугышның беренче көненнән үк китте. Ашарга ризык, эчәргә су, ягарга утын калмады.
Беркөнне кичке якта олы кызы Шәмсия кечкенә генә төргәк салам алып кайтып килгәндә, колхоз рәисе килеп чыккан. Аты белән узып барышлый чанасын эләктереп алып киткән, җитмәсә: «Бүтән салам ягасы булмагыз!» — дип акырган. Ә бит ул салам күлдән алып кайткан бозны эретергә кирәк иде. Үкереп елый кыз, чөнки белә: бер тамчы су да капмаган ананың сөте булмый.
Мәрьям, күкрәгенә ябышкан баласын аерып алып, җилпучка салды да чабатасын кия башлады. Колхозга чәчүлек орлык кирәк булганда, гел Мәрьямне чакыралар, чөнки ул приютта үскән, шунда урысчага өйрәнгән.
Өстәвенә, бик уңган һәм җаваплы хатын, бервакытта да буш кул белән әйләнеп кайтмый.
Әниләре китүгә, яңа туган энесе Ислам еларга тотынды, аңа Гомәр кушылды.
— Ашарга бир, ашарга бир, — дип тартты ул Шәмсиянең итәгеннән.
— Бәгырькәем, ник елыйсың? — дип юатып карады Шәмсия Исламны, ә теге акыруын белде.
Шәмсия сөтен ташлаткан сыерны абзардан өйгә куып кертте. Хәер, аны куасы юк, ул үзе йөгереп керде. Кыз сыерның җиленен тартып карады — угыз сөт чыга. Кыз агач җамаякка сава башлады. Тырыша торгач, ярты җамаяк сөт сауды. Калган саламны ягып, көленә сөтле савытны утыртты. Исламның авызына берничә тамчы сөт каптырды. Бала йотлыга-йотлыга эчте. Шуннан соң тынычланып йокыга китте.
Сыерны чыгарырга дип ишекне төртсә, ачылмый. Ишекне кар күмеп өлгергән. Ачылган кадәр ярыктан шуышып чыкты да кар көрәргә тотынды. Тугыз яшьлек ач кызның беләкләре көрәкне көчкә тота иде. Ишекне ачып, сыерны куа башлады, ләкин аның салкынга чыгасы килми. Балалар елый, аларга кушылып, сыер үкерә, сикерә башлады. Көч-хәл белән чыгарды ул сыерны. Аннары сеңлесе Айсылу белән Гомәрне кочагына алды. Күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп, аларның башына төшеп, чәчләрен юешләтте.
— Еламагыз. Мин хәзер басуга барам, бәлки, учма очрар, — диде ул. — Тик сез тәртипле булыгыз, энегез Исламны карагыз.
Шәмсия, бәләкәй чанасын тартып, юлга чыкты. Ачы җил, бәйдән ычкынган усал эттәй, аның аякларын, кулларын тешләде, битен уйды, тезләрен чеметте, колакларына кереп: «Кызый, мин җиңәм сине, аягыңнан егам», — дип пышылдый кебек иде. Ләкин Шәмсия кире борылмаячак, чөнки өйдә ач туганнары көтеп тора.
Менә салам эскерте. Күпме генә эзләсә дә, берни тапмады кыз. Инде кирегә борылыйм дигәндә генә, сукканнан калган бер учмага юлыкты. Яулыгын салып, кар өстенә куйды. Өрә-өрә, учманы яулыгына тутыра башлады. Сөенеченнән, тезләре туңуын да сизмәде. Торыйм дип аягына басмакчы иде, кая ул, аяклары аны тыңламый. Ул яңадан кар өстенә утырды. Инде ничек кайтырга? Елап утырудан файда юк. Үрмәләргә кирәк. Бераздан, рәхмәт яугыры, аякларга хәл кердеме, хуҗасын тыңлый башладылар.
Балалар апаларын шатланып каршы алдылар.
— Ашыкмагыз, хәзер пешерәм, — диде Шәмсия, учакка ут төртә-төртә. Учмасын кул тегермәнендә тартты, умач уды. Су кайнап чыккач, аңа кипкән кычыткан, умач салды. Балалар ашагач, йоклап та киттеләр. Исламның гына йокысы качты, гел елады. Шәмсия аны юындырды, аннан соң ияген суырта башлады.
Әниләре өч көннән соң гына арып-талып, тәмам йончып кайтып керде. Үзе белән өч яшүсмер кыз бала да иярткән. Ул шулкадәр арыган һәм туңган, өйгә керүгә, йокыга талды. Ә өйдә караңгы, чөнки лампага салырга керосин юк.
Кемдер Мәрьямгә, керосин урынына кулланырга ярый дип, ниндидер сыеклык биргән иде. Беркөнне шул сыеклыкны лампага салып ут төртеп җибәрүе булды, лампага, аннан соң өйгә гөлт итеп ут капты. Куркуыннан, балаларны тәрәзә аша урамга ыргытты, тик Гомәрне генә таба алмады. Баксаң, малай куркудан сәке астына кереп качкан икән. Аны урамга алып чыккач кына янып торган лампаны кулында тотып торуын күрде. Кулын сулы кисмәккә тыкты. Аннан соң янгынны сүндерә башлады. Инде эш бетеп, балаларны күршеләренә керткәч, кулларының пешкәнен белде — әрнүенә түзәр әмәл юк. Икенче көнне унбиш чакрым ераклыктагы больницага китте.
Әниләре кайтканчы, Шәмсия ватык тәрәзәне такта белән кадаклады, өйне юып чыгарды, балаларны алып кайтты. Мәрьям моңа сөенсә дә, балаларының ач булуына күңеле әрни иде. Ичмасам, сыер бозауласа, сөтле булырлар иде. Авылда ачлыктан үлүчеләр күбәя. Күрше урыс авылында хәлләр алай ук авыр түгел, диләр, чөнки алар янында гына күл бар. Балык тоталар, яшелчә үстерәләр, дип сөйлиләр.
Беркөнне Мәрьям сыерын шул авыл ягына таба куалады, эченнән генә Аллаһтан ярдәм сорады. Авыл башындагы бер йорт каршына килеп туктады. Капканы карт урыс бабае ачты.
— Сыерны алыштырыр идем, балаларым ач, — диде аңа Мәрьям, урысчалап.
— Сиңа ничә яшь, кызым?
— 29 яшь тула, бабакай.
— Әй, бала, бала, ирең кайда?
— Фронтта. Хаты килә. Безнең өчен бик борчыла.
Мәрьямнең бугазына төер тыгылды.
— Әйдә, балам, ал безнең сыерны. Үзеңнекен калдырып тор. Ул бозаулаганчы, әби белән ничек тә түзәрбез, — диде бабай.
Бабай шаярмый иде. Менә ул капкадан үз сыерын алып чыкты. Өстәп, бер чиләк бәрәңге дә бирде. Дөрес, әбигә бу бер дә ошамады. «Җүләрләндеңме әллә, карт?» — дип елый-елый ирен тиргәде.
Ул көнне балалар туйганчы сөт эчте. Аеруча Гомәр шат иде. Шәмсия:
— Әни, Гитлерның, немецларның әниләре бармы? Нигә алар шундый явыз икән? Гитлер балаларының да ашыйсы киләме икән? Кечкенә вакытта әниләре аларга усал булма, димәгәнме? — дип сорый.
Шәмсия белә: әгәр әтиләре өйдә булса, алар ачка интекмәс иде. Сугышка кадәр нинди рәхәт яшәде бит алар.
41нең зәһәр кышын үткәрделәр. Аннан соң яз килде, ташу акты. Күңел күтәрерлек вакыйгалар булмаса да, кычыткан, алабута баш калкытты… Язгы чәчү башланды. Мәрьям көнне төнгә ялгап эшләде, үгез җигеп, чәчүгә чыкты…
Рауза МӘХМҮТОВА.
Түбән Кама шәһәре.
Җилпуч – Он салу һәм иләү өчен хезмәт итә торган җәенке агач савыт.