Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Наркотик юлын таба
7.08.2013

Наркотик юлын таба

“10 июль 2013 ел. Ижауда тадҗик милләтеннән булган 17 яшьлек егетне илебезгә законсыз рәвештә героин алып чыкканы (РФ 228нче җинаять кодексының 2нче бүлеге) өчен кулга алганнар. Россия тикшерү идарәсе тикшерү комитетының УР буенча мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, Тадҗикистан гражданины үз туган иленнән 114,23 грамм көчле концентратлы героин алып чыккан. Аны яшереп таможня аша чыгару өчен ул махсус кечкенә контейнерларга салынган героинны йоткан.

Кулга алынган егетне медицина учреждениесенә алып барып, әлеге контейнерларны алганнар. Җинаятьчегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, тикшерү эшләре дәвам итә.

19 июльдә узган Удмуртиянең наркотикларны контрольдә тоту идарәсенең Коллегия утырышында ярты ел эчендә башкарылган эшләренә йомгак ясалды һәм югарыда телгә алынган гадәти булмаган юл белән наркотик таратучы тадҗик егете турында тәфсилләп сөйләнелде. “Болай йотып, ашказанында наркотик алып чыгу очракларының Россиядә булганы бар иде, Удмуртиядә мондый хәл беренче тапкыр. Бу 114,23 грамм көчле концентратлы героин республикабыз буенча таралган булса, ничәмә яшь кешенең гомеренә зыян китергән булыр иде. Аның 10 тапкырга сыеклануын исәптә тотсаң да, 50 меңгә якын доза дигән сүз бит ул”, — ди Удмуртия республикасы наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе рәисе полиция полковнигы Сергей Лукин.

Пресс-конференциядә 2013 елның гыйнвареннан алып, июнь аена кадәр күрсәтелгән наркотикка бәйле саннар да сөендерерлек түгел. Бу вакыт эчендә законсыз рәвештә наркотик тарату белән бәйле 1156 җинаять эше теркәлгән. Наркотик җинаятендә 557 кеше тотылган. Аларның 58,2%ын 18-29 яшьтәгеләр тәшкил итә. 27 җинаятьче – балигъ булмаганнар, 30ы — хатын-кыз, 4е – чит ил гражданнары (СНГ илләреннән). 62се җинаятьне наркотик матдәләр кулланган халәттә эшләгән.

Ярты ел эчендә УР хокук саклау органнары тарафыннан 43,8 кг героин, 17,3 марихуана, 9,4 кг гашиш, 2,5 кг синтетик наркотиклар һәм 3,6 кг амфетамин законсыз рәвештә әйләнештән алынган. “Иң кыены синтетик наркотиклар белән көрәшү, — ди, Сергей Лукин. Даруханәләрдән наркотик матдәле теге яки бу даруны кулланыштан алу өчен еллар буе көрәшәбез, ә алар урынына икенчесе барлыкка килә. Синтетик наркотиклар – иң зыянлысы, алар организмны бик тиз арада эштән чыгара. Андый наркотикны бер тапкыр гына кулланып караган кешенең дә организмында бу эзсез калмый”.

УР Наркоконтроль идарәсе тарафыннан 13 наркопритон оештырылу һәм эшләү очрагы, 2 наркотиклар кантробандасы да фаш ителгән.

Моңа карамастан, наркотик сатып акча эшләүчеләр үз товарларын сатып алучысына илтеп җиткерү, тарату юлларын табып, бик хәйләкәр юллар белән эш итеп кенә тора. Меңләгән яшь кызлар-егетләр тозакка эләгеп, гомерләрен харап итә. Наркотик таратучылар белән көрәшеп кенә наркомания һәм аның белән бергә таралучы үлемсез чирләрне әлегә җиңеп булганы юк. Иң мөһиме: яшь буынның үзе белән эшләү, наркоманиянең коточкыч үлем икәнен бик кечкенәдән аңнарына сеңдерү. Шушы хакта кайгыртып та УР наркоконтроль идарәсе мәктәп укучылары, студентлар белән әледән-әле очрашу, аңлату эшләре уздыра. 2012 ел азагында 29 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортында социаль-психологик тест үткәрелгән. Тест үтүдә 6584 укучы катнашкан һәм, аның нәтиҗәләре күрсәтүенчә, 2105 кеше “хәвеф-хәтәр төркемендә” дип табылган. Алга таба әлеге 2105 укучыга комплекслы тикшерү уздырылган. 240 кеше әлеге тикшерүне узудан баш тарткан. Димәк, аларның баш тарту сәбәбе дә аңлашыла. Ә 13 укучының наркотик һәм психотроп чараларны куллануы ачыкланган. Мондый тестлар уздыру һәм укучылар арасында наркотик кулланучылар барлыгын ачыклау студентларга мондый юлга басмаска кисәтү булып тора, дигән фикердә наркоконтроль идарәсе. Ул бигрәк тә яшьләргә үз сәламәтлекләренә битараф карамаска, сак булырга, әти-әниләрне уяу булырга өнди.