Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Наркотикларга каршы уен
16.12.2016

Наркотикларга каршы уен

Удмуртия республикасы Эчке эшләр ми­нистр­лыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәсе һәм яшьләр арасында популяр булган “Удмуртиядә энкаунтер” проекты авторлары наркотикларга каршы “Ерткыч күләгәсе — 2” квестын оештырдылар. Интеллектуаль спорт уенында Ижаудан һәм Удмуртиянең башка районнарыннан студентлар, төрле оешмаларда эшләүче яшьләр катнашты. Барлыгы 15 команда җыелды.
Уен барышында катнашучыларга шәһәрдә яки шәһәрдән читтә шифрланган объектны табарга кирәк иде. Әлеге объектны тапкач, уенчылар монда махсус кодны эзләделәр. Табылган кодны уенның Интернет сайтында язып, киләсе биремне белергә тиешләр иде.
Әлеге чара башланырга бер атна кала уенчыларга махсус бирем дә бирелгән. Алар Интернет челтәре аша нар­котик сатуны оештыручы сайтларны ачыкларга һәм “Мин — наркотикларга каршы” дигән темага плакат әзерләргә тиеш булганнар. Катнашучылар тарафыннан Удмуртия республикасы территориясендә наркотик таратуны оештыручы 160 сайт ачыкланган. Аларның барысы да наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе тарафыннан тикшереләчәк. Сайтның адреслары Роскомнадзорга җибәреләчәк. Ә катнашучылар ясаган плакат наркотикларга каршы чараларда кулланылачак.
Мондый уеннар яшьләрнең төнге кафеларда, клубларда ял итүен алыштыра ала.