Наркотикларга каршы бергә көрәшик
Ижауда төрле бина диварларында наркотикларны сату, тарату турында мәгълүмат булган язуларны бетерү буенча эш алып барыла. Хокук саклау хезмәткәрләренә «Наркотикларга каршы яшьләр хәрәкәте» оешмасыннан 25кә якын волонтер ярдәм итә.
“Диварлардагы мондый язулар наркотик матдәләр сатыла торган махсус сылтамаларны, төрле каналларны табу өчен кулланыла. Алар аркылы сатып алучы үзенә кирәк товарны сайлый, акчасын күчерә. Аңа исә наркотик матдәләр куеп калдырылачак урын турында мәгълүмат килә. Бу бик зур явызлык, шуңа күрә без бу язуларга каршы көрәшергә тиеш”, — диде УР буенча Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы вәкиле Айдар Ризванов.
Ә хокук саклау органнарына бу язулар белән көрәшергә ярдәм итүчеләрнең берсе — волонтерлар. Максатлары — наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр сату турында мәгълүмат булган язуларны ачыклау һәм бетерү. “Без волонтерлар белән атна саен әлеге язуларны теркибез һәм шуннан соң аларны эшкәртәбез: фотога төшерәбез, вакытын, урынын күрсәтәбез. Аннан соң район буенча җыелган мәгълүматны физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсенә, район хакимиятләренә һәм наркотик-лар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенә җибәрәбез”, — дип сөйләде “Наркотикларга каршы яшьләр хәрәкәте” оешмасы координаторы Галина Якушева.
Бер атна эчендә шәһәрнең бер районында ундап шундый язу табарга була. Ә бер ай эчендә хәтта 70ләп язуга тап булырга мөмкин. Волонтерларның хәбәрләреннән соң язулар берничә көн дәвамында юкка чыгарыла икән. Әгәр сез мондый тыелган язуларны күрсәгез, үзегез яшәгән йортның идарәче компаниясенә (бу язулар сез яшәгән йорт янында булган очракта) мөрәҗәгать итә, шулай ук «Подросток» профилактика штабының gcpodrostok@yandex.ru электрон адресына фотография җибәрә аласыз.
“Хәзер Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Идарәче компанияләр мондый язуларны мөстәкыйль рәвештә бетерергә хокуклы. Шулай ук халыкның притоннар турында мәгълүматлары булса, бу очракта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — диде Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотик-лар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең дүртенче бүлеге хезмәткәре Алексей Савин.
19-30 октябрьдә Удмуртиядә «Хәбәр ит: үлемне кайда саталар!» Россиякүләм акциясе дә башланып китте. Наркокүзәтү хезмәткәрләре гражданнарны наркотиклар сатучыларның, наркотиклар саклау урыннарының, наркоманнарның җыелу урыннарының адресларын белгән очракта, кичекмәстән 02 (кәрәзле телефоннар өчен 102) телефоны аша шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар. Шулай ук, 22 һәм 29 октябрь көннәрендә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр 8 (3412) 415-127 телефоны аша шалтыратып, наркотикларга бәйлелекне дәвалау, реабилитацияләү буенча белгечләрдән, табиблардан киңәш алырга мөмкин булачак.