Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Наркомания — замана афәте
20.06.2018

Наркомания — замана афәте

БМО карары белән гамәлгә кергән бу дата 1987 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлбәттә, әлеге проблема турында бер көн генә түгел, ә даими сөйләнелә, күп чаралар уздырыла. Бүгенге көндә наркоманиянең нинди зур афәт, кеше тормышы өчен чын фаҗига булуын күпләр аңлый. Кызганыч, наркотикларны таратучылар, сатучылар һәм аларны кулланучылар саны гына кимеми. Алай гына да түгел, яшүсмерләрне һәм яшьләрне упкынга тартучы бу агуның төрләре дә артып тора.

Саннар ни сөйли?

2017 елда республиканың наркологик учреждениеләрендә нар­котикларга бәйлелек кичерүче 2401 авыру теркәлгән. 2016 елда бу сан 2387 булган. Аларның 20,5%ын хатын-кызлар тәшкил итә (2016 ел белән чагыштырганда хәл үзгәрмәгән). Шунысын да әйтергә кирәк: хәзерге вакытта диспансерларга исәпкә кую өчен авыруның ризалыгын алырга кирәк. Дөрес, нар­котикларга бәйле булучылар турында мәгълүмат исәпкә алына, тик алар диспансерларда күзәтү астында түгел. 2018 ел башында шундый 1041 авыру исәпкә алынган.
Узган ел наркотик матдәләр кулланып, сәламәтлекләренә зур зыян китергән авырулар санының бераз артуы да күзәтелә. 2018 ел башында әлеге күрсәткеч 2475 кешене тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5%ка күбрәк дигән сүз.
2017 елны исәпкә алынган нар­котик матдәләр кулланучы 4876 кешенең 2885е наркотикларны инъекция ысулы белән кулланган. Бу саннар әлеге күрсәткечнең 5,3%ка кимүен күрсәтә.
Удмуртия буенча бәяләгәндә, нар­команнарның саны 10,7%ка ар­туы күзәтелә. Мәсәлән, Сара­пул
шәһәрендә исәпкә куелган авырулар саны 1дән 9га кадәр, Вот­­кинскида 6га арткан. Рес­пуб­­ли­ка­ның башка шәһәр, районна­рында саннар үзгәрешсез.

Яшүсмерләрне наркотиклардан саклыйк!

Удмуртия Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының наркология юнәлеше буенча дәвалаучы махсус оешмаларында 2017 елда 18 яше тулмаган 580 яшүсмер исәптә торган. 2016 ел белән чагыштырганда бу сан 2,1% артыграк. 2018 елның 1 гыйнварына диспансерларда исәптә наркотикларга бәйле булган 19 яшүсмер, һәм берничә тапкыр наркотик кулланып караган 35 яшүсмер исәптә тора. 2016 ел белән чагыштырганда наркомания авыруы белән авыручылар 35,7% арткан. 2017 елда, 10 елга беренче тапкыр, 16 яшьлек яшүсмернең наркотик матдәләр кулланудан агуланып үлү очрагы теркәлгән.
Республика наркология дис­пансерында әлеге авырудан дәвалау, яшүсмерләргә ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Монда бер сменада 36 баланы кабул итәрдәй диспансер бүлеге, 20 урынга исәпләнгән стационар, реабилитация бүлеге бар, ышаныч телефоны эшли. 2017 елда диспансерның балалар бүлегендә 10147 яшүсмерләрне һәм балаларны кабул иткәннәр, алар белән наркотикларның зыяны, әлеге агуны куллану никадәрле куркыныч булуы турында әңгәмәләр уздырыл­ган. Шулай ук балаларны дәвалау бүлегендә психологлар ярдәмен күрсәтү, физкультура белән шөгыльләнү, педагоглар белән төрле чаралар уздыру каралган. Тәрбия эшенә, яшүсмерләрне төрле түгәрәкләргә тартуга, спортка мәхәббәт уятуга да күп игътибар бирелә монда. Белгечләр һәм табиб­лар баласы шундый авыруга дучар булган ата-аналарга тиз арада ярдәм сорарга, оялмаска, курыкмаска киңәш итәләр. Бары тик шул очракта гына газиз кешеләребезне әлеге куркыныч афәттән тартып алып калып була.

“Тозлар”га каршы көрәш

Ижауда наркотикларга каршы оеш­тырылган “АнтиСпайс” акциясе башланды. Ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ижау халкы акция дәвамында тукталышларда, ташландык бина диварларында, баганаларда һәм башка урыннарда наркотиклар, «тозлар» турында рекламалар, аларны таратучыларның телефон номерлары язылган белдерүләр турында 78-10- 40 телефоны аша шалтыратып хәбәр итә ала. Айга бер тапкыр “Подросток” шәһәр профилактика үзәге Ижау халыклар дружинасы һәм “Стопнаркотик” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре ярдәмендә әлеге белдерүләрне юк итү өчен рейдлар оештырачак.
***
Наркомания – замана афәте. Наркотиклар куллануның бик аянычлы нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Югарыда китерелгән саннар да шул турыда сөйли. Әлеге агуны кулланучылар саны арта. Бу яман чир яшьләрне, балаларыбызны үз “капкыны”на йота. Димәк, аңа каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. “Мондый хәл минем гаиләмдә булмаячак”, — дип, беркем дә наркомания проблемасын читләтеп узмасын иде. “Наркотик­ларга — юк!” яки “Без нар­котикларга каршы!” дигән сүзләр һәркемнең дә тормыш шигаренә әйләнсен иде. Милләтнең байлыгы аның сәламәтлегендә.

Эльвира Хуҗина әзерләде.